Диләрия Абдуллина тиздән 85 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк абруйлы институт эшчәнлеге, анда ана телен саклау һәм үстерү уңаеннан нинди эшләр алып барылуы турында сөйләде. Ул милли мәгариф бүлегендә әзерләнгән туган (татар) тел һәм әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләр белән таныштырды, туган тел укытучылары һәм чарада катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ
2024 нче елның 11 сентябрендә Башкортстан Республикасының Туймазы шәһәрендә «Төмәнәк» тарихи-мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасының күренекле язучылары Рабит Батулла, Ләбиб Лерон һәм Институтның милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Диләрия Абдуллина белән бик җылы очрашу узды.