СӨЙГӘНЕҢНЕ СӨЕНДЕРҮ ӨЧЕН СУПЕР РЕЦЕПТ!

Изге Вәли көне дип атыйбызмы, Изге Валентин дипме, әллә инде, "бу гомумән безнең бәйрәм түгел" дигән фикердә торабызмы, анысы һич мөһим түгел. Ничек кенә булса да, елга бер тапкыр гашыйклар көнен билгеләп үтү, сөйгәннәребезгә тагын да күбрәк наз-игътибар бирү начар гадәт түгел инде ул. Әниләр бәйрәме бар, егетләр бәйрәме, шахтерлар, монтерлар, машина йөртүчеләр көне.... Бу исемлекне чиксез дәвам итеп булыр иде, чөнки безнең илдә көн дә бәйрәм, көн дә туй! Менә, менә, көн дә бәйрәм! Ә ни өчен әле "безнең бәйрәм, безнеке түгел" дигән бәхәсләргә урын калдырмыйча гына, нәкъ безнеңчә, нәкъ татарча итеп, матур гына бәйрәм итә алмыйбыз "Гашыйклар көнен"?! Ә бит уйлап карасак, сөйгән ярларыбызны дәүләт, ил уйлап тапкан (!) ниндидер аерым бәйрәмнәрдә, чараларда гына, сәбәп белән генә түгел, ә чын күңелебездән, йөрәгебездән чыккан матур хисләр этәргәнгә, һәр көн шатландырып торырга тиешбез. Тиешбез дию урынлы түгелдер әлбәттә, чөнки мондый "батырлыкка" һәр кешенең үз күңеле өнди, илһамландыра. Ә шулай да, иртән "Тор, соңга каласың" диясе урынга, "Кадерлем, хәерле иртә" дип кочаклап, үбеп уятсак, "Үзең җылытып аша", диясе урынга матур әзерләп табын артына чакырсак, бер-беребездән читтә булганда, болай гына, романтик смслар юлласак, сәбәпсез генә чәчәк бүләк итсәк, кәнфит алып бирсәк.... начар булыр идемени? Һәрберебезнең үз сөйгәне, үз дөньясы, димәк, үз рецепты, үз сере... Бу яктан, сайтыбызның хуҗалары - Гүзәл белән Илдардан үрнәк алсак та була. Меңләгән тамашачыларын сокландырган матур пар булып кына калмыйча, алар һәрвакыт бер-берсен сөендерергә, матур сүзләргә, күңелне, кәефне күтәрә торган кечкенә һәм зур (!) сюрпризларга зур әһәмият бирәләр. Тугры тамашачылары өчен Илдарның Гүзәлгә һәрвакыт көтелмәгән, оригиналь бүләкләр ясавы да инде сер түгел. Гашыйклар көнендә дә җырчылар бер-берсен котламыйча калмый, әлбәттә. "Моңарчы ун ел рәттән гашыйклар көнен гастрольләрдә үткәрергә туры килде-ди Илдар. Яраткан тамашачыларыбызны концерт вакытында чын күңелдән мәхәббәт көне белән котлый идек. Ә болай, шәхсән минем фикеремчә, елга бер тапкыр килә торган гашыйклар көнен көтеп утырырга түгел, ә һәр көнебезне мәхәббәт көне итәр өчен тырышырга тиешбез. Мин үзем күңелем белән романтик. Гүзәлне бүләкләр белән сөендерер өчен, яисә чәчәк бәйләмнәре алып кайтыр өчен ниндидер сәбәп көтеп тормыйм. Миңа, киресенчә, көтмәгәндә бүләк ясавы кызыграк. Мисал өчен, гадәти бер көнне Гүзәлгә 150 розадан торган букет бүләк иткән идем. Бәйрәм дә түгел, башка сәбәбе дә юк, дөресрәге, сәбәбе бары бер генә - Гүзәлне яратуым, ихтирам итүем. Гаиләле яисә, яратышкан парлар өчен, бер-берсен сөендерергә тырышу "безнең дә мәхәбббәт бар бит әле, бер-беребезне котлыйк әле", дигән максаттан, "галочка" өчен генә булмасын иде. Ә менә әле кавышмаган, бер-берсенә гашыйк булып кына йөргәннәр өчен "Изге Вәли көне", миңа калса, мәхәббәтләрен, хөрмәтләрен, изге хисләрен белдерү, чәчәкләр бүләк итеп күңелләрен сөендерү өчен менә дигән матур бәйрәм. Миңа калса, андый бәйрәмнәр яшьрәк вакытта күпкә кызыграк була. Менә, исемдә, мәктәптә укыганда коридорга зур ящик куялар иде. Үзеңә ошаган кешенең исемен язасың. Хәтерлим, ел саен минем исем язылган 7-8, хәтта ун хат була иде. Ә кемгәдер бер-ике, яисә бөтенләй юк. Бу бит үзенә күрә бер тест, безне тәрбияләр, яхшырак итәр өчен бер чара. Кешедә канат үсә, яисә киләчәктә башкаларга ошар өчен миңа тагын нәрсәләр эшләргә, ничек яхшырак булырга, матуррак киенергә һ.б. сораулар туа, стимул барлыкка килә", - дип үзенең фикерләре белән уртаклашты Илдар Хәкимов. Гүзәл-Илдар иҗатын сөюче дусларыбыз! Сез яшь, алдынгы карашлы, креатив! Яраткан кешеләрегезне ничек сөендерергә, шатландырырга, шаккатырырга яратасыз? Үзегезнең тәкъдимнәрегез, киңәшләрегез белән уртаклашсагыз иде! "Кунаклар китабы"нда сезнең супер рецептларыгызны көтеп калабыз! Иң кызыкларын, матурларын бәлки "Яңалыклар"га ук эләрбез! Әйе, әйе! Нигә әле кемнедер шатландыру, кәефен күтәрү, канат кую, хәтта ки, кемнедер бәхетле итү "рецепты" актуаль яңалык булмаска тиеш ди?! Бигрәк тә, шундый матур бәйрәмдә! Гомер бер генә! Бәхет үзебез тудырган матур мизгелләрдән тора. Әйдәгез, бер-беребезне һәр көн сөендереп яшәргә тырышыйк! Гүзәл белән Илдарны - ике гашыйк җанны, әлеге матур бәйрәм белән котлыйбыз! Үз бәхетләре белән газиз кызларын, якыннарын, әти-әниләрен һәм меңләгән тамашачыларын бәхетле итеп, матур, моңлы җырлары белән сөендереп яшәсеннәр иде! Гүзәл белән Илдар исә сезне - ТУГРЫ ДУСЛАРЫН, чын күңелләреннән тәбрик итеп, музыкаль сәламнәрен юллыйлар ("Гашыйк итеп сакла син" җырын алар бүген бары сезнең өчен генә башкаралар. Нәкъ менә хәзер шул җырны тыңлап алу сезне илһамландырыр, мәхәббәтегезне, бәхетегезне, һичшиксез, тагын да арттырыр!). "Ялгызлар үз тиңнәрен тапсыннар, ә инде бер-берсен тапкан парлар, сөеклеләрен куандырып, җырдагыча, гомер буе бер-берсенә гашыйк булып яшәсеннәр иде", - дигән теләкләрен җиткерә сезгә җырлы гаилә.

СӨЙГӘНЕҢНЕ СӨЕНДЕРҮ ӨЧЕН СУПЕР РЕЦЕПТ! - 480749083301
СӨЙГӘНЕҢНЕ СӨЕНДЕРҮ ӨЧЕН СУПЕР РЕЦЕПТ! - 480749002405
СӨЙГӘНЕҢНЕ СӨЕНДЕРҮ ӨЧЕН СУПЕР РЕЦЕПТ! - 480748955813

Комментарии

Комментариев нет.