Бала табу – хатын-кызның алма кебек пешкән, иң бәхетле, иң матур мизгеле. Бар изге уйлар да шул чакны уйлана, адәм балалары гадирәк, мәрхәмәтлерәк, самимирәк була сыман. Ә туганнары, бигрәк тә әти-әни ни кичерә? Өйгә бала кайту мең мәшакать тудыра. Билгеле, күңелле мәшакәтьләр алар. Гаиләләрне ныгыта, араларны сафландыра, күркәмләндерә торганы... Кыскасы, яшәешне бизәрдәй чор бу.Бигрәк тә Рәзинә өчен. Егерме ел элек тудырган кызын яңадан дөньяга китергән сыман булды бит ул. Куркыныч һәм аяныч сүзләр. Ничек инде нарасыеңның бер сөендереп, бер көендереп яшәвен күрмисең ди? Белде, сизде ул аларны, тик сабые ерактагы кояш сыман, яктыртуын яктыртты, җылысы гына булмады....Төгәл 20 ел элек Рәзинә 40 яшендә ана булырга әзерләнде. Ләкин бар булачак әниләр кебек шатланып көтмәде ул бәби алып кайтуын. Өйдә авыру әнисе, бер кайда да эшләмәгән юньсез сеңлесе генә иде. Ә үзе – ашханәдә җыештыручы. Хезмәт хакы бик түбән. Тиеннәрне санап, тешен кысып эшләде. Яшьтән чибәр булса да, берәү дә игътибар итмәде бугай үзенә. Иелгән башлы, күңелсез уйларга чумган моңсу йөзле кешене кем күрсен? Бердән-бер көнне бу канун кинәт бозылды. Әллә каян гына килеп чыккан Фәрит исемле үзеннән күпкә яшь шофер егет аңа кирәгеннән артык игътибар күрсәтә башлады. Эштән соң каршы алулар, гөлләмәләр, мәгънәле сүзләр – гомум алганда, хатын-кыз йөрәген яулар өчен бер үк сценарий, ләкин һәр гүзәл зат моны ешрак уңай кабул итә, алай гына да түгел, үзенчә хисләнеп, хыялланып... Фәрит тә охшамаслык егет түгел иде. Кара бөдрә чәчле, җырдагыча, сызылып киткән кара мыеклы. Тик күңеле генә эче черек алма сыман, тыштан ярыйсы, эчтән – бер-нигә яраксыз булган икән. Ике-өч матур очрашудан соң фатирына чакыра башлады, бармаса – тавыш чыгарды. “Яратмыйсың, димәк,” – сүзе белән бер генә куркыта иде. Бу сүз җитә кала иде – ярату булгандыр, күрәсең, бәлки, яратасы килү генәдер... Соңрак, мескен хатынның авырга узуын ишеткәч, бөтенләй чыгарыннан чыкты, кул күтәрергә дә күп сорамады ул. Күз яшьләре Рәзинә бите буйлап элеккегә караганда да күбрәк акты – бертуктаусыз, елга булып... Боларны күреп торган Фәрит чыдамады – югалды, җир йотты, диярсең. Бер фикергә килергә кирәк иде. Киңәш сорардай кеше юк: әнисен борчырга батырчылык итмәде, ә сеңлесе яңарак өйдән чыгып китте, исәндерме-түгелдерме, билгесез. Дуслар-туганнар да юк. “Баланы табарга кирәк”, - дигән уй үзен дә аптыратты, тик кире чигенмәде Рәзинә. Эч серләрен сөйләргә кеше булмаганга өй буенда үскән каенга шыпырт кына зарлана торган булды. Тәрәз төбендә төн буе аңа багып, уйланып чыга башлады. Тыңлавын тыңлый, тик юата алмый иде шул аның кебек үк ялгыз ак каены! Шыбыр-шыбыр яфракларын җилфердәтеп тора бирде: адәм баласының бар сагышын үзенә сеңдереп......Менә бала тудырыр вакыт җитте. Ничек табар, үстерер – болар турында уйламаска тырышты. Авыр булса да, сабыр кешенең интегүен берәү дә сизмәде. Күрше-күлән юанайган хатынга карап, чыш-пыш килде, ләкин, мыскыл итүче, битенә бәреп әйтүче булмады. Шөкер, исән-имин котылды: кыз бала дөньяга килде. Арып-алҗып йокыга киткәндер. Ачыргаланып елаган тавышка сискәнеп уянып китте. Яшь кенә чибәр бер ханым үксеп беткән, бер-ни аңлата алырлык хәлдә түгел үзе. Озак ятты Рәзинә, барына да төшенергә тырышты, ләкин аң томаланган, җеп өзәрлек тә көче калмаган иде шул. Бар да кырыкка җиткәч бала табар иде. Тукта, чү, баласы үлгән бит бүлмәдәш хатынның! Ире белән тормышлары көйле түгел икәне дә барып җитте аңа соңрак, бик ярата икән аны Зинира (исеме шулай икән), бала белән генә җайлап булыр төсле тоелган. Кич буе, озын төн чыкканчы тыңлады Рәзинә аның үксүен. Ә иртән... коточкыч карарга килде! Баласын күтәреп кергән шәфкать туташыннан азрак көтүен үтенеп сорады да, үзе баш табип кабинетына таба атлады. Сүзен читтәнрәк – бәхетсезлеген аңлатудан башлады. Бу олы хатынның ни өчен моң-зарын сөйләвен аңламый торды табип. Сүзенең асылына төшенгәч, урыныннан сикереп үк торды:-Сез нәрсә, ханым, башыгызга зәгыйфьлек килдеме әллә? Унбиш яшьлек түгелсез, ләбаса, бала ташлап чыгып китәргә?!Бернинди үгетләү, тиргәү дә ярдәм итмәде. Рәзинә баласын үз кулы белән Зинирага тапшырды. Кирәкле документларга имзалар куелды. Йөрәк парәсенең яңа әти-әнисе каты шарт куйды: очрашулар эзләмәскә, югалырга, бөтенләй күренмәскә! Сорап йөдәтер дигәннәрдер....Ул көнне дә сызылып таң атты. Иртәләрне бик ярата иде ул. Ә бүген бар алсулык караңгылык эчендә калгандай тоелды. Күңелендә бушлык, салкынлык. Иң-иң кадерле кешесен тере килеш югалтты бит. Рәзинәсе өчен өзгәләнгән әнисе дә озак яшәмәде, бакыйлыкка күчте. Бу җирләрдән качарга кирәк иде. Туган йортын, эшен ташлап, читкә чыгып китте бәхетсез хатын. Сеңлесе кайтып-фәлән керсә дип, фатир ачкычын күрше Әминәгә калдырды, кайтмаса, кеше-мазар кертеп торуы турында да үтенде. Үзе Чиләбе шәһәрендә яшәгән әнисенең ике туган апасына барып сыенды. Төзелешкә эшкә урнашты, ярыйсы гына хезмәт хакы алып эшләде, лаеклы ялга да шуннан китте. Фәния апасының балалары юк иде, бик якын күрде үзен. Ике ялгыз хатын бер-беренә терәк булып озак еллар кичерде. Сабые бер генә минутка да хәтереннән чыкмады Рәзинә ханымның. Уйларында ул аның тәпи басканын, сөйләшә башлавын, мәктәпкә йөрүен, - барын да күз алдына китереп яшәде. Менә баласына бүген 20 яшь тула! Никтер йөрәге сыкрап куйды чәчләре күптән инде ап-ак булган Рәзинәнең. Озак уйлап тормый, юлга әзерләнде. Нидер тарта аны, сөйрәп алырдай итеп чакыра! Әнисе кебек үк якын Фәния апасы аны поездга кадәр озата барды. Ямансу иде аңа, ләкин Рәзинәне туктатырлык түгел иде шул.Поезд да, аның күңел ашкынуын аңлагандай, алга чаба. Чакрымнар үткән саен, йөрәк кысылуы көчәя генә бара. Ни булыр бу? Кемдер көткәндәй, ашыктыргандай бит. 20 ел элек чыгып киткәннән соң башка кайтмады ич ул туган төбәгенә.Әллә ни үзгәрмәгән дә сыман туган шәһәре. Бар да шул кебек: йортлар да, кибетләр дә. Таныш урамнарны үтеп, ике катлы йортына таба атлады. Үз фатиры ишеген түгел, күршесенекен шакыды ул.Үзеннән биш-алты гына яшькә өлкән Әминә беренче карашка картаймаган төсле тоелса да, еллар үзенекен иткән, йөзенә һәм буй-сынына күп үзгәрешләр сызган. Чәй табыны янында озак кына сөйләшеп утырдылар.-Сеңлең тора фатирыгызда. Әле ул эштә. Тәүбәсен әйтте алай, кияүгә дә чыкты, бер улы бар. Кич керми калма туганыңа. Сине юксына ул, кайтыр дип көтә, - диде Әминә. Моңа бик сөенде Рәзинә.-Зыяратка әни янына барып киләм дә, керәм-керәм, - диде ул, ашыгып.-Рәзинә, ике көн элек кенә бик яшь, йөкле бер ханым сиңа хат калдырды, сеңлең өйдә юк иде. Аннан аңа бирмәскә – сиңа үзем хат язарга тора идем, - дип сикереп торды Әминә һәм аңа конверт сузды, - үзе ул шундый сиңа ошаган...Бу сүзләр яшен суккандай тәэсир итте Рәзинәгә. Менә нигә кайтырга ашкынган икән ул! Бу тик аның кызы гына булырга мөмкин. Калтыранган куллары белән конвертны ачып, елый-елый укырга тотынды. Әминә, аңа комачауламас өчен, икенче бүлмәгә чыгып торуны кулайрак тапты.“Исәнме, әни! Синең минем чын әни булуыңны мин бүген генә белдем. Үлем тырнагына эләккән әнием соңгы сулышында синең турыда сөйләде, эзләп табуымны үтенде. Мин сине гаепләмим, әни! Миннән котылыр өчен бармагансың син бу адымга, башкаларны кызганып эшләгәнсең. Башка вакытта булса, миңа болай тоелмас иде. Ничек инде кеше үз баласын башкага бирсен? дияр идем, кызганмас та идем хәтта. Ә әнием үлеп, үзем бала табарга йөргәндә мин алай уйламыйм. Бик кирәк син безгә! Бала үстерешер өчен генә түгел, бергә булыр өчен...”, - дип язылган иде хатта. Берәр сүзен аңламавыннан куркып, кабат-кабат, кайнар яшьләренә чылата-чылата укыды Рәзинә. Конверт тышында язылган адресны күргәч кенә, сикереп торды да, Әминә сорауларына да җавап бирми, чыгып йөгерде....Аны Зинираның ире, көтеп торгандай, бик җылы каршы алды. Роза бала табу йортында, кыз тапкан икән. Зурлап, үткән ел туй ясаганнар, әти-әнисе яхшы кешеләр, кияү Розадан 10 яшькә өлкән, фатиры да бар, тормышлары җитеш. Күпме яңалык! күпме үзгәреш көтә Рәзинәне! Ә иң мөһиме, аны беркем дә читкә тибәргә, кыерсытырга уйламый монда. Егерме ел эчендә мең газап кичергән хатын, бар интегүләреннән дә бер минутта арынган сыман, зыяратка таба ашкынды. Әнисе, сөеклесе дә бу шатлыкларны белергә тиеш иде бит. Әй, сөйләде ул аңа, озак итеп, каберендәге һәр чәчәк таҗын назлый-назлый. Зыяраттан чыкканда кояш ярыйсы гана аска тәгәрәгән, тик туган якта гына була торган гүзәл кич булырга әзерләнгән иде. Озак еллар адашып чит җирләрдә йөргән баласын ул шатланып каршы алды. Яңадан яши башлаячак түгелме ул? Ул бит монда барысына да кирәк, бик кирәк! Шундый уйлар белән чиксез шатланып һәм “төшем түгелме?” дип куркып, үз урамнарына таба борылды. Сеңлесенә Әминә әйткәндер, көтәдер, дип ашыкты, кабаланды ул...Әлфия Шәйхлисламова. Туймазы районы, Кандра авылы.
ИЛАҺИ АВАЗ
:Альфия Шайхлисламова
Егерме елдан соң...
Бала табу – хатын-кызның алма кебек пешкән, иң бәхетле, иң матур мизгеле. Бар изге уйлар да шул чакны уйлана, адәм балалары гадирәк, мәрхәмәтлерәк, самимирәк була сыман. Ә туганнары, бигрәк тә әти-әни ни кичерә? Өйгә бала кайту мең мәшакать тудыра. Билгеле, күңелле мәшакәтьләр алар. Гаиләләрне ныгыта, араларны сафландыра, күркәмләндерә торганы... Кыскасы, яшәешне бизәрдәй чор бу.
Бигрәк тә Рәзинә өчен. Егерме ел элек тудырган кызын яңадан дөньяга китергән сыман булды бит ул. Куркыныч һәм аяныч сүзләр. Ничек инде нарасыеңның бер сөендереп, бер көендереп яшәвен күрмисең ди? Белде, сизде ул аларны, тик сабые ерактагы кояш сыман, яктыртуын яктыртты, җылысы гына булмады.
...Төгәл 20 ел элек Рәзинә 40 яшендә ана булырга әзерләнде. Ләкин бар булачак әниләр кебек шатланып көтмәде ул бәби алып кайтуын. Өйдә авыру әнисе, бер кайда да эшләмәгән юньсез сеңлесе генә иде. Ә үзе – ашханәдә җыештыручы. Хезмәт хакы бик түбән. Тиеннәрне санап, тешен кысып эшләде. Яшьтән чибәр булса да, берәү дә игътибар итмәде бугай үзенә. Иелгән башлы, күңелсез уйларга чумган моңсу йөзле кешене кем күрсен? Бердән-бер көнне бу канун кинәт бозылды. Әллә каян гына килеп чыккан Фәрит исемле үзеннән күпкә яшь шофер егет аңа кирәгеннән артык игътибар күрсәтә башлады. Эштән соң каршы алулар, гөлләмәләр, мәгънәле сүзләр – гомум алганда, хатын-кыз йөрәген яулар өчен бер үк сценарий, ләкин һәр гүзәл зат моны ешрак уңай кабул итә, алай гына да түгел, үзенчә хисләнеп, хыялланып... Фәрит тә охшамаслык егет түгел иде. Кара бөдрә чәчле, җырдагыча, сызылып киткән кара мыеклы. Тик күңеле генә эче черек алма сыман, тыштан ярыйсы, эчтән – бер-нигә яраксыз булган икән. Ике-өч матур очрашудан соң фатирына чакыра башлады, бармаса – тавыш чыгарды. “Яратмыйсың, димәк,” – сүзе белән бер генә куркыта иде. Бу сүз җитә кала иде – ярату булгандыр, күрәсең, бәлки, яратасы килү генәдер... Соңрак, мескен хатынның авырга узуын ишеткәч, бөтенләй чыгарыннан чыкты, кул күтәрергә дә күп сорамады ул. Күз яшьләре Рәзинә бите буйлап элеккегә караганда да күбрәк акты – бертуктаусыз, елга булып... Боларны күреп торган Фәрит чыдамады – югалды, җир йотты, диярсең. Бер фикергә килергә кирәк иде. Киңәш сорардай кеше юк: әнисен борчырга батырчылык итмәде, ә сеңлесе яңарак өйдән чыгып китте, исәндерме-түгелдерме, билгесез. Дуслар-туганнар да юк. “Баланы табарга кирәк”, - дигән уй үзен дә аптыратты, тик кире чигенмәде Рәзинә. Эч серләрен сөйләргә кеше булмаганга өй буенда үскән каенга шыпырт кына зарлана торган булды. Тәрәз төбендә төн буе аңа багып, уйланып чыга башлады. Тыңлавын тыңлый, тик юата алмый иде шул аның кебек үк ялгыз ак каены! Шыбыр-шыбыр яфракларын җилфердәтеп тора бирде: адәм баласының бар сагышын үзенә сеңдереп...
...Менә бала тудырыр вакыт җитте. Ничек табар, үстерер – болар турында уйламаска тырышты. Авыр булса да, сабыр кешенең интегүен берәү дә сизмәде. Күрше-күлән юанайган хатынга карап, чыш-пыш килде, ләкин, мыскыл итүче, битенә бәреп әйтүче булмады. Шөкер, исән-имин котылды: кыз бала дөньяга килде. Арып-алҗып йокыга киткәндер. Ачыргаланып елаган тавышка сискәнеп уянып китте. Яшь кенә чибәр бер ханым үксеп беткән, бер-ни аңлата алырлык хәлдә түгел үзе. Озак ятты Рәзинә, барына да төшенергә тырышты, ләкин аң томаланган, җеп өзәрлек тә көче калмаган иде шул. Бар да кырыкка җиткәч бала табар иде. Тукта, чү, баласы үлгән бит бүлмәдәш хатынның! Ире белән тормышлары көйле түгел икәне дә барып җитте аңа соңрак, бик ярата икән аны Зинира (исеме шулай икән), бала белән генә җайлап булыр төсле тоелган. Кич буе, озын төн чыкканчы тыңлады Рәзинә аның үксүен. Ә иртән... коточкыч карарга килде! Баласын күтәреп кергән шәфкать туташыннан азрак көтүен үтенеп сорады да, үзе баш табип кабинетына таба атлады. Сүзен читтәнрәк – бәхетсезлеген аңлатудан башлады. Бу олы хатынның ни өчен моң-зарын сөйләвен аңламый торды табип. Сүзенең асылына төшенгәч, урыныннан сикереп үк торды:
-Сез нәрсә, ханым, башыгызга зәгыйфьлек килдеме әллә? Унбиш яшьлек түгелсез, ләбаса, бала ташлап чыгып китәргә?!
Бернинди үгетләү, тиргәү дә ярдәм итмәде. Рәзинә баласын үз кулы белән Зинирага тапшырды. Кирәкле документларга имзалар куелды. Йөрәк парәсенең яңа әти-әнисе каты шарт куйды: очрашулар эзләмәскә, югалырга, бөтенләй күренмәскә! Сорап йөдәтер дигәннәрдер.
...Ул көнне дә сызылып таң атты. Иртәләрне бик ярата иде ул. Ә бүген бар алсулык караңгылык эчендә калгандай тоелды. Күңелендә бушлык, салкынлык. Иң-иң кадерле кешесен тере килеш югалтты бит. Рәзинәсе өчен өзгәләнгән әнисе дә озак яшәмәде, бакыйлыкка күчте. Бу җирләрдән качарга кирәк иде. Туган йортын, эшен ташлап, читкә чыгып китте бәхетсез хатын. Сеңлесе кайтып-фәлән керсә дип, фатир ачкычын күрше Әминәгә калдырды, кайтмаса, кеше-мазар кертеп торуы турында да үтенде. Үзе Чиләбе шәһәрендә яшәгән әнисенең ике туган апасына барып сыенды. Төзелешкә эшкә урнашты, ярыйсы гына хезмәт хакы алып эшләде, лаеклы ялга да шуннан китте. Фәния апасының балалары юк иде, бик якын күрде үзен. Ике ялгыз хатын бер-беренә терәк булып озак еллар кичерде. Сабые бер генә минутка да хәтереннән чыкмады Рәзинә ханымның. Уйларында ул аның тәпи басканын, сөйләшә башлавын, мәктәпкә йөрүен, - барын да күз алдына китереп яшәде. Менә баласына бүген 20 яшь тула! Никтер йөрәге сыкрап куйды чәчләре күптән инде ап-ак булган Рәзинәнең. Озак уйлап тормый, юлга әзерләнде. Нидер тарта аны, сөйрәп алырдай итеп чакыра! Әнисе кебек үк якын Фәния апасы аны поездга кадәр озата барды. Ямансу иде аңа, ләкин Рәзинәне туктатырлык түгел иде шул.
Поезд да, аның күңел ашкынуын аңлагандай, алга чаба. Чакрымнар үткән саен, йөрәк кысылуы көчәя генә бара. Ни булыр бу? Кемдер көткәндәй, ашыктыргандай бит. 20 ел элек чыгып киткәннән соң башка кайтмады ич ул туган төбәгенә.
Әллә ни үзгәрмәгән дә сыман туган шәһәре. Бар да шул кебек: йортлар да, кибетләр дә. Таныш урамнарны үтеп, ике катлы йортына таба атлады. Үз фатиры ишеген түгел, күршесенекен шакыды ул.
Үзеннән биш-алты гына яшькә өлкән Әминә беренче карашка картаймаган төсле тоелса да, еллар үзенекен иткән, йөзенә һәм буй-сынына күп үзгәрешләр сызган. Чәй табыны янында озак кына сөйләшеп утырдылар.
-Сеңлең тора фатирыгызда. Әле ул эштә. Тәүбәсен әйтте алай, кияүгә дә чыкты, бер улы бар. Кич керми калма туганыңа. Сине юксына ул, кайтыр дип көтә, - диде Әминә. Моңа бик сөенде Рәзинә.
-Зыяратка әни янына барып киләм дә, керәм-керәм, - диде ул, ашыгып.
-Рәзинә, ике көн элек кенә бик яшь, йөкле бер ханым сиңа хат калдырды, сеңлең өйдә юк иде. Аннан аңа бирмәскә – сиңа үзем хат язарга тора идем, - дип сикереп торды Әминә һәм аңа конверт сузды, - үзе ул шундый сиңа ошаган...
Бу сүзләр яшен суккандай тәэсир итте Рәзинәгә. Менә нигә кайтырга ашкынган икән ул! Бу тик аның кызы гына булырга мөмкин. Калтыранган куллары белән конвертны ачып, елый-елый укырга тотынды. Әминә, аңа комачауламас өчен, икенче бүлмәгә чыгып торуны кулайрак тапты.
“Исәнме, әни! Синең минем чын әни булуыңны мин бүген генә белдем. Үлем тырнагына эләккән әнием соңгы сулышында синең турыда сөйләде, эзләп табуымны үтенде. Мин сине гаепләмим, әни! Миннән котылыр өчен бармагансың син бу адымга, башкаларны кызганып эшләгәнсең. Башка вакытта булса, миңа болай тоелмас иде. Ничек инде кеше үз баласын башкага бирсен? дияр идем, кызганмас та идем хәтта. Ә әнием үлеп, үзем бала табарга йөргәндә мин алай уйламыйм. Бик кирәк син безгә! Бала үстерешер өчен генә түгел, бергә булыр өчен...”, - дип язылган иде хатта. Берәр сүзен аңламавыннан куркып, кабат-кабат, кайнар яшьләренә чылата-чылата укыды Рәзинә. Конверт тышында язылган адресны күргәч кенә, сикереп торды да, Әминә сорауларына да җавап бирми, чыгып йөгерде.
...Аны Зинираның ире, көтеп торгандай, бик җылы каршы алды. Роза бала табу йортында, кыз тапкан икән. Зурлап, үткән ел туй ясаганнар, әти-әнисе яхшы кешеләр, кияү Розадан 10 яшькә өлкән, фатиры да бар, тормышлары җитеш. Күпме яңалык! күпме үзгәреш көтә Рәзинәне! Ә иң мөһиме, аны беркем дә читкә тибәргә, кыерсытырга уйламый монда. Егерме ел эчендә мең газап кичергән хатын, бар интегүләреннән дә бер минутта арынган сыман, зыяратка таба ашкынды. Әнисе, сөеклесе дә бу шатлыкларны белергә тиеш иде бит. Әй, сөйләде ул аңа, озак итеп, каберендәге һәр чәчәк таҗын назлый-назлый. Зыяраттан чыкканда кояш ярыйсы гана аска тәгәрәгән, тик туган якта гына була торган гүзәл кич булырга әзерләнгән иде. Озак еллар адашып чит җирләрдә йөргән баласын ул шатланып каршы алды. Яңадан яши башлаячак түгелме ул? Ул бит монда барысына да кирәк, бик кирәк! Шундый уйлар белән чиксез шатланып һәм “төшем түгелме?” дип куркып, үз урамнарына таба борылды. Сеңлесенә Әминә әйткәндер, көтәдер, дип ашыкты, кабаланды ул...
Әлфия Шәйхлисламова. Туймазы районы, Кандра авылы.