Матур төш күрү өчен укыла торган дога 📌

Ятканда бу доганы укыган кеше гүзәл төш күрер дип өмет ителә. Шуңа өстәмә итеп, ятар алдыннан ястү намазын укып, югарыда китерелгән догаларның кайберләрен укырга кирәк.
📚 1.
نُؤْمِنُ بِاللهِ نَثِقُ بِاللهِ نَرُدُّ أُمُورَنَا إِلَى اللهِ وَحَسْبُنَا اللهُ
وَنِعْمَ الْوَكِيلُ . وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِىِّ الْعَظِيمِ
✨ Нүэминү билләәһи нәсику — билләәһи нәруддү үмүүранәә иләллааһи вә хәсбүнәллааһү вә нигьмәл-вәкиил. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим ✨
Мәгънәсе: Аллаһыга ышанабыз. Эшләребезне Аңа тапшырабыз. Аллаһ нинди гүзәл вәкилдер! Аңардан башка көч һәм куәт иясе юктыр.
📚 2.
اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ رُؤْيَا صَالِحَةً صَادِقَةً غَيْرَ كَاذِبةٍ نَافِعَةً غَيْرَ ضَارَّةٍ
✨ Әллааһүммә иннии әс-әлүкә руэйә саалихәтән саадикатән гайра кәәзибәтин нәәфигатән гайра дарратин ✨
Мәгънәсе: Аллаһым! Синнән салих, тугры, дөрес, ялгансыз, файдалы һәм зарарсыз төш күрүне сорыйм.

Комментарии