РӘГАИБ КИЧӘСЕ

Бүген кояш баегач Рәгаиб кичәсе башлана.
Рәгаиб киче – ел саен Рәҗәп аеның беренче җомга киченә туры килә торган бик бәракәтле изге кичә.
Рәгаиб кичәсе нинди кичә?
Бу – Пәйгамбәребезнең әтисе Габдуллаһ белән әнисе Ваһаб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре.
Ни өчен без Рагаиб кичәсен билгеләп үтәбез? Чөнки шушы никах нәтиҗәсендә дөньяга рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дөньяга килгән.
Габдуллаһтан да, Әминәдән дә алтыннар, байлыклар калмаган. Аларның никахыннан дөньяга бер изге бала туган. Бөтен никахларның максаты, нәтиҗәсе – бала. Әгәр без үзебездән соң холык ягыннан да, әхлак ягыннан да – бөтен яктан үзебезгә караганда яхшырак балалар калдырабыз икән, димәк, безнең гомеребез заяга үтмәгән, димәк, без Аллаһ Тәгалә каршысында бурычыбызны үтәгәнбез, дигән сүз.
Рәгаиб сүзе «рәгибә» сүзенең күплек саны, «зур кыйммәткә ия булган теләнгән әйбер, кыйммәтле бүләк, нигъмәт, сый» дигән мәгънәләргә ия.
Рәгаиб кичәсендә мөселманнар изге теләкләренең тормышка ашуын, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын гафу итүен сорап дога кыла.
Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш итәбез.
Шулай ук эшләгән гөнаһларга тәүбә кылу, Аллаһтан гафу үтенү, мохтаҗларга ярдәм бирү, сәдакалар өләшү, догалар кылып әрвахларны искә төшерү, бүләкләр белән балаларны шатландыру, ата-аналарны, туган һәм кардәшләрне бу изге кичә белән котлау, гаилә, балалар өчен имин тормыш теләү саваплы санала.

РӘГАИБ КИЧӘСЕ - 918887168559

Комментарии