Кеше гомере-бары бер уч ком ул,

Саклар өчен юк шул чарабыз.
Учтагы ком акрын аксын өчен,
Бармакларны кыса барабыз.
Бармак кына түгел, күңел кысык,
Анда керә алмый берни дә.
Туган туганыннан бизеп бара,
Тынычлык юк бүген күп өйдә.
Бер әнидән туган балалар да,
Бер-берсенең хәлен белмиләр.
Югарырак менеп киткәннәре,
Түбән туганнарны күрмиләр.
Алар имеш, хәзер югарыда,
Алар гына дөнья тоткасы.
Өйләр бикле, ә күзләре кысык,
Туган кирәк түгел кыскасы.
Дөнья булгач, авырлыклар килсә,
Ярдәм итми инде җиде ят.
Хәл белергә туганнарың кирәк,
Туганнарың итмәс сине ят.
Каберләргә иңгән чагында да,
Туган төшә каршы алырга.
Туганына атап, дога кылып,
Җир куенына аны салырга.
Шушы кыска гына гомерләрдә,
Туганнарны зинһар, онытмыйк.
Бай булсын ул, булсын дөм хәерче,
Бер-беребезгә эзне суытмыйк.
Гильмуллин Вагиз

Комментарии