Үзем генә беләм , үзем генә ,

Күңелемнең әрнү сагышын.
Төшләремдә күреп уянамда ,
Җил китерә синең тавышың .
Үзем генә беләм , үзем генә ,
Сине ничек өзелеп сагынам .
Синең киткән юлларыңа карап ,
Кире кайтар , диеп табынам.
Үзем генә беләм , үзем генә ,
Газаплардан үзәк өзелә.
Ничә язлар , инде ничә җәйлэр ,
Еллар булып артка тезелә.
Үзем генә беләм , үзем генә ,
Эчтә нинди утлар янганын.
Өзелеп - өзелеп искә төшкән чакта ,
Кайнар күз яшьләрем тамганын. Гүзәлия Исламова.

Комментарии