Дога кылам

Илем, көнем имин булсын, диеп
Кыйблаларга карап дога кылам
Кайгы-хәсрәт килгәннәрне күрсәм
Йөрәгемне алып бирер булам.
Якыннарым исән йөрсен, диеп
Ак теләкләр теләп дога кылам
Уйларымда фәрештәләр булып
Иңнәренә очып барып кунам.
Дус-туганнар сау булсыннар, диеп
Һәр көн иртән-кичен дога кылам
И, Аллаһым, кичер гөнаһларны
Без бит аны аңламыйча кылган...
Кулларымны кушып күтәрәм дә
Сүрәләрне укып дога кылам
Газапларга, авыр сынауларга
Бирмә, и, халкымны Ходам!
Мирһади Разов

Комментарии