Фирдат Валеев

16 марта
РАМАЗАН АЕ,ИЗГЕ АЙ.
Рамазан ае, изге ай,
Гамәл-эшләребез җай.
Ит изгелек,кыл яхшылык,
Яманлыкка урын сай.
Бар ниятләребез якты,
Бозыклык түгелеп акты.
Җәннәт ишекләрен ачты,
Тәмугка йозак такты.
Мәчетләрдә яңгырый азан,
Иң күркәм ай Рамазан.
Аерылабыз гөнаһлардан,
Туган кебек яңадан..
Кабул булсын Уразабыз,
Аннан бит көч алабыз.
Рамазанда күңелләргә
Иман нуры салабыз.
Кичер Аллам гөнаһлардан,
Сакла бәлә-казадан!
Җанга шифа булып ятып,
Сакла тәмуг-язадан!
Сабырлык бир кешеләргә,
Сәламәт тәнебезгә!
Аек акыл аңыбызга,
Җылылык –каныбызга!
Күңелләребез сафлансын,
Бар өметләр аклансын!
Шәфкатьлелек һәм изгелек
Йөрәкләрдә саклансын!
Рамазанның уңаеннан
Саулык сорыйм Ходаемнан.
Аерма бәндәңне Аллам,
Исәнлек тугаеннан!
Очар өчен җиһан булсын,
Якыннарым исән булсын!
Фәрештәләр ике яклап,
Йолдыз булып иңгә кунсын!
Күзләребез дөрес күрсә,
Аяк кулларыбыз йөрсә,
Тагын ниләр теләр идең,
Пакьлек йөзебезгә өрсә?
Түзә алып барына да,
Киңенә дә,тарына да,
Җиңеләя җаным-тәнем,
Авыр уйдан арына да.
Тыныч тормыш илебезгә,
Белем,үсеш телебезгә!
Туар таңның ягымлыгын,
Бирсәң иде Ходай безгә!
Бар мөселман кардәшләрем,
Динебездә сердәшләрем!
Сезгә якты теләкләрем,
Эчкерсез гамәл-эшләрем!
Уразадан тынычланып,
Ярсулардан тынып калып,
Яшик җирдә хаклык белән,
Күктән бетмәс дәва алып!
Фирдат Валеев. Чулпан. 16.03.2024

Комментарии

Комментариев нет.