Күпме юллар уздым гомеремдә

Чыгып киткәч авыл башыннан.
Борылып та кайчак кайтыр булдым,
Тормыш җиле бәргәч каршымнан.
Арыганда-өшегәндә кайтып
Егылдым мин туган туфракка.
Йөрәгенең җылысына өстәп,
Утын куйды әнкәй учакка.
Догаларын кылып озатканда
Болгап кала әнкәй кулларын.
Күпме юллар уздым. Иң изгесе –
Авылыма кайтыр юлларым.
Физәлия Дәүләтгәрәева

  • Азамат Зиннатуллин - Ауылым М.Имашева кое хем сузлере

Комментарии