Артыңда бер ныклы тыл бар кебек

Кайтыр туган йортың булганда.
Үз-үзенә тарту көчен салган
Туган йортың сиңа туганда.
Бер урын бар кайтып егылырга,
Бу тормыштан арып талганда.
Көч-куәтен, дәрт-дәрманын биргән,
Бер урын бар хәлсез калганда.
Артыңдагы ышанычлы тылдай,
Туган йортың сине күзәтә.
Аннан алып чыккан акыл-фәһем
Югалмаска җирдә өйрәтә.
Бер урын бар җирдә, тик бер урын,
Кайда сине һәрчак көтәләр.
Кайда, очар коштай җыелышып,
Кайдан тагын очып китәләр.
Артыңда бер ныклы тыл бар кебек
Кайтыр туган йортың булганда.
Кадерләре аның мең кат арта
Чит җирләрдә дөнья куганда.
Физалия Давлетгареева

  • Эльмира Сөләйманова- (ор-яна жыр) - "Туган йорт сагышы"

Комментарии