ЯЛГЫЗЛЫК НИНДИ УЛ

Беләсеңме, ялгызлык нинди ул,
Җан сызлавы ничек булганын,
Хәтта көлкеле хәбәр ишетеп,
Елыйсылар килеп торганын?
Беләсеңме, әрнеп сызласа җан,
Елый гына түгел, кычкыра.
Хәтта түбәсен югалтып акыл,
Упкыннарга чаклы ычкына.
Син белмисең ялгызлык нинди ул,
Белергә дә берүк язмасын.
Ялгыз булсаң башка җан эзләрсең,
Әмма инде таба алмассың.
Венер ФӘТТАХ 2.07.2013 ел

  • Фархетдинова Зайнап - Ялгызлык утында янмагыз

Комментарии