ВетеранКүктә болытлар күптән таралды,Ерагая сугыш еллары.Тик ап-ак чәчле батыр солдатныңКүңелләре һаман яралы.Уянды ул бүген кинәт йокыдан-Туплар шартлый кебек яңадан.Юк, сугыш түгел, салют тавышыИшетелә кызыл майдандан.Таңга кадәр тагын йокламады,Күз алдында аның иптәше.Соңгы көрәштә,кояшлы майдаЯтып калган батыр якташы.Җиңү көне язгы нурга чумган,Илебезне бәйрәм яулап алган.Тик шатлыктан бүген ветеранныңКүзләренә кайнар яшь тулган.Туган җирен, бөтен ЕвропаныЯвыз дошманнардан коткарган.Дәваларга илнең яраларынЯзмыш аны исән калдырган.Җир шарында мәңге онытылмасСезнең изге бөек даныгызЭй, Ходаем, тагын бик күп елларВетераннар исән булыгыз.
Канабеки
:ИлГиза Сайранова
.
Ветеран
Күктә болытлар күптән таралды,
Ерагая сугыш еллары.
Тик ап-ак чәчле батыр солдатның
Күңелләре һаман яралы.
Уянды ул бүген кинәт йокыдан-
Туплар шартлый кебек яңадан.
Юк, сугыш түгел, салют тавышы
Ишетелә кызыл майдандан.
Таңга кадәр тагын йокламады,
Күз алдында аның иптәше.
Соңгы көрәштә,кояшлы майда
Ятып калган батыр якташы.
Җиңү көне язгы нурга чумган,
Илебезне бәйрәм яулап алган.
Тик шатлыктан бүген ветеранның
Күзләренә кайнар яшь тулган.
Туган җирен, бөтен Европаны
Явыз дошманнардан коткарган.
Дәваларга илнең яраларын
Язмыш аны исән калдырган.
Җир шарында мәңге онытылмас
Сезнең изге бөек даныгыз
Эй, Ходаем, тагын бик күп еллар
Ветераннар исән булыгыз.