Рамзис Мишәр
5 мая

Кышның суыклары җанны телеп,

Сусаганда, шашкан назларга,
Ачып күңелемне, иләс җилгә,
Мин табындым яшел язларга.
Һәр күзәнәк, тәннәремдә булган,
Коендылар кояш нурында,
Күңел шашты чәчкә томанында,
Бәхет тоткан сыман кулымда.
Чыгып китәр булып, какты йөрәк,
Унсигезем гүя үтмәгән,
Күз алдыма, тәүге сөйгән язым,
Шундый бик саф, яшен түкмәгән.
Бу мизгелдә мин бәхетле идем,
Булсын ялкын, күптән үткәннән,
Рәмәт сиңа, минем якты язым!
Димәк тормыш, бушка үтмәгән..
Рамзис Мишәр.

Комментарии

Комментариев нет.