Әткәй, әткәй...

Бик күп еллар инде
Китсәң дә син безнең арадан
Һаман әле биргән киңәшләрең
Ярдәм итә авыр чакларда.
Истә һаман матур елмаюың
Минеке кебек моңсу карашың
Эх, күрәсе килә бер булса да
Күзләреңнең матур карасын.
Иркә кызым, бөтерчегем диеп
И иркәли идең син мине
Тыныч йокла, әткәй... Аллага шөкер
Мин әле дә иркә кыз инде.
Алтын кулларыңның җылысын
Һаман тоям әле...Һаман тоям...
Киявең дә нәкъ үзең, әткәй
Шундый җылы бүген минем оям.
Иң акыллы, иң зирәк кеше
Син ул, әткәй, дөнья йөзендә
Шулай дисәм и шатлана идең
Нурлар балкый иде йөзеңдә.
Горурлыгым идең син һәрвакыт
Рәхмәт, әткәй, рәхмәт, мең рәхмәт!
Сиңа охшаган диләр мине... Минем өчен
Синең кызың булу - зур бәхет.
Дога кылам сезгә һәр көн иртән
Тыныч йокла, әткәм әнкәм белән...
Рүзилә Гатауллина

  • АЙДАР ХАН - ӘТКӘЕМӘ (Наиль Кадиров муз., Рузилә Гатауллина сүз.)
  • АЙДАР ХАН - ӘНКӘЕМ ГӨЛЕ ( Наиль Кадиров муз., Рузиләт Гатауллина суз.)
  • Не указан - Бик сагындым, әнкәй, тавышыңны

Комментарии