ГӨЛНУРЫМ...

Ильнур Гомәров көе
Рүзилә Гатауллина сүзләре
Күзкәйләрең зәңгәр диңгез төсле
Карлыгачтай кара кашларың
Бер күрүдә күзем алалмадым
Гашыйк итте серле карашың.
Гөлем, гөлем, Гөлнурым
Ходай җибәргән ярым
Син гөлем дә, син нурым
Җырлап туялмас җырым.
Синең гүзәллеккә хәйран калып
Сандугачлар моңлы көй көйли
Болын чәчкәләре көнләшеп лә
Бер-берсенә карап сер сөйли.
Яратасым килә гомер буе
Күзләреңнән күзем алмыйча
Бар дөньямны онытып, онытылып
Яратудан туя алмыйча.

  • Ильнур Гумеров - Гөлнурым

Комментарии