Кеше гади булып туа дөньяга...

Гади генә китә... Тик нигәдер без, кешеләр, тормышны катлауландырырга яратабыз, гади генә яши белмибез. Аннан тормыш авыр, катлаулы дип зарланабыз. Кешенең тормышы кирәк...кирәк... дип үтә дә китә. Аның үткәнен сизми дә калабыз. Кирәк дигән әйбер бөтен вакытны ала да куя. Ә чынында бит безгә күбрәге җан җылысы кирәк. Ул акчага сатылмаса да, биргән саен артып торса да, күп кеше нигәдер шул җан җылысын җәлләп яши. Күп кешенең карашларында ихласлык, җылылык, гадилек, мәхәббәт юк. Рәхәтләнеп, ләззәтләнеп табигатькә, кешеләргә, якты дөньяга сокланып яшәр урынга, кеше бер-берсен сөйләп, кешедән гаеп эзләп, тормышына, язмышына зарланып, авыр язмышында башкаларны гаепләп үткәрә күп вакытын. Ә гаепне бит башкалардан түгел, иң беренче үзебездән эзләргә кирәк. Язмышыбыз маңгайга язылып куелса да, һәр туган яңа көнне матур итеп, якты эз калдырып үткәрү үзебездән тора. Яңа таңны елмаеп каршы алып, җан җылыңны туганнарыңа, яныңдагы якын кешеләреңә, дусларыңа, күршеләреңә кызганмыйча таратып, дөнья мәшәкатенә үртәлмичә генә, һәрбер эштән тәм табып, якты йөз, җылы караш, киң күңел белән, булганына шөкер итеп яши белсәң, дөнья матурлыгын күңел күзегез тоя башлар, җаныгызга тынычлык, йөрәгегезгә мәхәббәт, күңелегезгә җиңеллек килер, үткәннәрегез үкенечсез булыр. Якын кешеләрегезне исән чакта, дөньялыкта җан җылыгызга төреп, кадерләп, хөрмәтләп яшәгез!!!!!!! Беләсез бит, югалтулар авыр...Бүгенгенең кадерен белегез!!!!!! Иң зур теләгем минем - җир йөзендәге барлык кеше дә бәхетле булсын иде, эчке бәхетен эзләп тапсын иде...
[Рүзилә ГАТАУЛЛИНА - "Күңелем моңнары]

  • Рөстәм Асаев - Гомер ике килми (Фирзәр Мортазин муз., Рүзилә Гатауллина сүз.)

Комментарии