Язгы Кояш...

Җылыт әле...Җылыт
Нигә сүрән әле нурларың
Үт әле, үт йөрәк түрләренә
Назга төреп күңел кылларын.
Балкыт әле, балкыт зәңгәр күкне
Нурландырып барлык җиһанны
Язгы гөлләр тизрәк терелсеннәр
Мәхәббәткә төр син җаннарны.
Нурыңны чәч әле, Кояшкаем
Сусадык бит синең җылыңа
Бәхет нуры өләш әле безгә
Җылылык бир Язым җанына.
Рүзилә Гатауллина

  • Инсаф Марданов - Кунелем яз тели

Комментарии