Кыр казлары.

Күрдем казлар очканын.
Зәңгәр күкне кочканын.
Ишеттем тавышларын,
Уянды сагышларым.
Сәлам бирдем аларга,
Очып барган казларга.
Теләгемне теләдем
Язмышларын сорадым.
“Очыгыз сез, очыгыз
Зәңгәр күкне кочыгыз,
Ачык булсын юлыгыз
Көтә сезне күлегез.
Явыз аучы уклары
Атып яраламасын,
Өерегез бергә булсын
Бүленеп таралмасын.”
Тезелеп оча казлар
Канатын кага-кага,
Еракта аваз булып
Каз тавышлары кала.
Лилия Ф. Гиматдинва-Хисамова

gif

Комментарии

Комментариев нет.