- Бер күңелдә ике кеше Бер күңелдә ике кеше, Ике якка таба тартыла. Берсе карый уңга,алга- Икенчесе карый артына. Бер йөрәктә ике тойгы: Шашып сөеп,берсе ярата! Икенчесе -зәһәр елан, Агуларын чәчеп, тарата! Ике тарих бер кешегә, Сыямы соң аның җанына? Ике тамыр, ике исем..., Ничек сыйсын аның аңына? Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова Оренбург шәһәре 2024 ел.
- Су да тарта үзенә. Су буена төшкән идем- Карап тордым кояш батканын. Кара төннең җәймә салып Салмак кына суга ятканын. Суның чите төнгә каршы Сәер булып нигә тоела? Әллә чынлап су анасы Төнге суда йөзеп, коена? Кичке суның сихри көче, Тарта кебек мине үзенә. Су анасы чыккан судан, Көлеп карый минем күземә. Күңелемә курку керде, Атлыйм дисәм , аяк бәйләнә. Дулкын уйный, йөрәк дулый, Суга карыйм, башым әйләнә. Белми калдым, ничек мендем Биек ярның текә башына. Судан чыкты кара шәүлә, Килеп басты минем каршыма. Төнгә каршы төшеп йөрмә , Тирән сулы елга буенда. Суның көче уба диләр, Тарта диләр суның төбенә. Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова Оренбург шәһәре 2023 ел.
- Талып йоклый ник күңел Арлы-бирле йөрдем урап Иләк , Урал буйларын. Су өстеннән йөгереп үтте, Башка сыймас уйларым. Ялан аяк ерып комны, Төштем каер суына, Читтә генә ике үрдәк, Чумып-чумып коена. Яр читендә усак үскән, Биектән суга карый. Ай нурлана, сәлам биреп Нурларын суга тарый. Матурлыкны нигә күрми, Талып йоклый бу күңел. Басып торам яр башында, Әллә мин , әллә түгел! Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова Оренбург шәһәре 2023 ел
- Язлар китә, җәйләр килә. Суык кышны кыйнап, куып Кергән идем языма. Йөргән идем хискә тулып, Уралып яз назына. Шул арада җәй дә керде, Яшел алмасын тагып, Җир җиләге тулып пеште, Кояшның нурын алып. Кая гына чаба вакыт... Өлгерәм дип, йөгерәм. Гомер арбасын сөйрим лә Сөренмәм дим, егылмам! Агым судай вакыт ага, Юа салган эземне, Юа алмас ак кәгазгә, Язып куйган сүземне! Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова Оренбург шәһәре 2023 ел
- Язгы хисләр. Гөлҗимеш тә ал чәчәген атты, Эссе җәйгә безне чакырып. Майның ае үтеп китеп бара, Ак чәчәген җилгә очырып. Яшел үлән өстләренә кунган, Яз чәчәген мин дә орладым. Матурлыкны күреп, хискә тулып Яшлек елларыма юл алдым. Җибәрәсем килми ямле язны, Шомырт чәчәгенең исләрен. Сиреннәргә карап гашыйк булдым Уяндылар күңел хисләрем. Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова Оренбург шәһәре
- Май бәйрәме. Каршы алып май аен Яфрагын ярган каен, Шытып чыккан үләннәр Яшелеккә күмгәннәр. Беренче май бәйрәме, Кулда чәчәк бәйләме! Йөрәкләрдә бер теләк- Тынычлык илгә кирәк. Ачык булсын күк йөзе, Диеп кабатлый сүзне. Зур майданда бер бала, Сүзе җилдә тарала. Кошлар отып алганнар Сүзне җырга салганнар, Таратып тирә-якка Сайрый алар тирәктә. Нинди матур Җир шары! Бармы шундый җир тагы?! Кояш нуры иркәли, Ләйсән яңгыр сипкәли. Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова.
- Кыр казлары. Күрдем казлар очканын. Зәңгәр күкне кочканын. Ишеттем тавышларын, Уянды сагышларым. Сәлам бирдем аларга, Очып барган казларга. Теләгемне теләдем Язмышларын сорадым. “Очыгыз сез, очыгыз Зәңгәр күкне кочыгыз, Ачык булсын юлыгыз Көтә сезне күлегез. Явыз аучы уклары Атып яраламасын, Өерегез бергә булсын Бүленеп таралмасын.” Тезелеп оча казлар Канатын кага-кага, Еракта аваз булып Каз тавышлары кала. Лилия Ф. Гиматдинва-Хисамова
- Сиреннәр. Ямле язны каршы алам, Чәчәкләр белән бергә. Язгы кояш нурын сибә, Җылысын биреп җиргә. Өй алдында ак сирень Бөркеп чәчәген атты. Язның җиле исеп йөреп Чәчәк исен таратты. Җем-җем килә, күзен ачып, Чәчәкләр миңа карый. Яз җилләре сыйпап үтеп Чәчәкнең таҗын тарый. Ак сиреннәр арасында, Утыра бер күк сирень. Язның яме-чәчәкләрдә Сиреннәр ачты серен. Вак-вак кына, ак чәчәкләр- Бер бәйләмгә бәйләнгән. Күңелкәем уйнап оча- Күбәләккә әйләнгән. Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова. Оренбург шәһәре
- Саулык бирсен Ходаем. Кар бабай җилен өрә, Боздан челтәрләр үрә. Урамда буран дулый, Кар очып, күктә уйный. Яңа ел безгә килгән, Ак кардан тунын кигән! Чаң сугып, вакыт чаба, Капканы арттан яба. Кердек елның башына, Юрыйк әле яхшыга! Тыныч булсын күгебез, Якты булсын көнебез! Өмет нуры сүнмәсен, Күңелләр сүрелмәсен. Бәхет урап үтмәсен, Күз яше түгелмәсен.!!! Ачык булсын юлларым, Чуалмасын уйларым. Сибеп иман нурларын Саулык бирсен Ходаем. Гомерләр булсын озын, Йөрәкләр булсын түзем. Яшик әле яратып, Җан җылысын таратып. Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова Оренбург шәһәре
- Бара сугыш-әле дә бара. Көтеп алдык кышның салкынын Шул салкынның кызу ялкынын. Ап-ак бәскә урман төренде, Бик ерактан кояш күренде. Бөртек бер кар кунды кулыма. Энҗе карлар ятты юлыма. Җылы биреп күңел түренә, Ак карлардан нурлар түгелә. Матурлыкка карап таң калдым, Яктылыкка таба юл алдым. Якты кояш нурын тарады Кар өстенә нурлар таралды. Кара болыт килде агылып, Сугыш керде кышка тагылып. Кара төтен ятты ак карга, Әрнү салып канлы ярага..., Бара сугыш, әле дә бара! Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова Оренбург шәһәре 2022 ел.