25 янв 2022

Ап-ак карлы кышлар килде,

Муллык, бәрәкәт килде йортларга.
Вакыт житте кадерле юбилярыбызны,
Туган көне белэн ихлас котларга💜
Буген, Казан шэхэрендэ яшәүче Елгушов Николай Петровичнын 65 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле җизнәбез! Сиңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кунакчыл, ачык йөзле, туры сүзле, туганчыл, ярдәмчел кеше син безнең өчен. Безгә эшләгән яхшылыкларын үзеңә савап булып әйләнеп кайтсыннар. Барысы өчен зур рәхмәт. Алдагы тормышында да тазалык, җан тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер, түти белән тигезлектә, булганына шөкер итеп, киләчәкне өмет итеп, балалар, оныклар игелеген күреп яшәвеңне телибез.
Маңгаенда сырлар - үткән еллар,
Борчулары эзе - ак чәчен.
Барлык туганнарын олы рәхмәт әйтә,
Котлы булсын синең, 65 яшен.
Сине хөрмәт итеп иң-иң якын кешеләрен тәбрикли.

Комментарии

Комментариев нет.