11 мая

Кырау төшкән үсемлекләрне ничек терелтергә?

🤨
📌 Бакчага үсеш стимуляторлары сиптерергә кирәк. Бу катнашма яшелчә өчен дә, җиләк-җимеш культуралары өчен дә кулай. Мәсәлән, 10 литр суга 1 грамм исәбеннән янтарь (гәрәбә) кислотасы.
Эшкәрткәннән соң үсемлекләрне кояш яндырмавын хәл итегез, күләгә булдырыгыз. Зыян нык булса, 5-7 көннән шул ук состав белән тагын эшкәртегез.
📌 Үсентеләрне тукландырыгыз. Җир өстендәге өлеше мөмкин кадәр тизрәк терелсен өчен, азот бирегез. Минераль ашлама – 10 литрга 20 грамм исәбеннән мочевина, нитрофоска, аммиак селитрасын, шулай ук органика – кош тизәген (1:20 исәбеннән), сыер тизәген (1:10 исәбеннән) кулланырга мөмкин.
Өшегән үсемлекләр бераз артка калачак, әмма карап торгач, күтәрелеп китәчәк һәм барыбер уңыш бирәчәк.
Сельчанка
@tuganaylar (ТУГАНАЙЛАР – газета кряшен)

Комментарии

Комментариев нет.