Балан бэлеше 😋

50гр(+ - ) маргаринны он остенэ кыргычтан кырдым, шуна бер уч тутырып шикэр комы, бер чэй калагы разрыхлитель салып, яхшылап удым. Шуна бер йомырка, ике аш калагы(чумэлэкэй) каймак, ике аш калагы майонез, 4 аш калагы сыек май,чеметем тоз салып камыр бастым. Камыр йомшак, кулга ябышмый торган булды. Мин эчлек эзерлэгэнче ял итте.
Эчлек: 2,5 чашка(кофе чашкасы) шикэр комы, 1 чашка он, 1 чашка крахмалны бергэ бутадым.
Камырны бик юка итмичэ жэеп табага салдым, камыр остенэ бер кат шикэрле катнашма, анын остенэ баланны жэйдем хэм калган кушылманы балан остенэ жэеп бетердем.
Духовкада, 40 минут чамасы пешердем. Ныклап суынып беткэнен котэргэ туземлек житмэде, эчлеге катканын котсэн эйбэт булыр иде дэ бит, тизрэк тэмен белэсе килэ шул. Э тэме, эйткэнемчэ, искитмэле. Камыры эйбээт. Бу камыр кубрэк алма пирогына барырга тиеш, чонки баланнын ачысы камырнын тэмен "оттенять" итэ. Эбизэтелне пешереп карагыз!)))))
Резида Файзуллина.

Комментарии