Асхия Костикова

УЙНАШТАН ТУГАН.
6 ӨЛЕШ.
Кондезлэрен жае чыкканда базарда сату итучелэргэ тамак ялына эшкэ алынды, кичлэрен хаман шул корэклэр сараенда уздырды.
-Дочка, я бы тебя к себе взяла. Мне тебя очень жалко. Но в моей халупе со мной живёт мой сын изверг. Наркоман, нигде не работает, вот я и в свои семьдесят улицу мету и охраняю здесь. Мне самой то в доме места не бывает. Я сама частенько в этом сарае ночую. Шла бы ты, девонька, к своим. Здесь же и татар много живёт. Слышала я, что у нас у президента жена даже татарка.
Фирузэ тын да алмый Настя тутинен сойлэгэнен тынлады, уз язмышы белэн чагыштырды. Эллэ инде аны да шундый бэхетсезлек кенэ сагалап торамы сон?
-Дочка, ты вот что сделай. Живот у тебя уже большой. Тебя скоро никто и на базаре не наймет. Завтра же пятница. Ты иди дочка, к мечети. Там и подаяния хорошо дают. Бог даст, кто нибудь поможет.
Хэер сорарга? Мэчет янында телэнеп торырга? Юк, юк, мин мона мэнге бармаячакмын. Фирузэнен борып- борып эче авырта башлады. Авыртуы басылмасмы, дип ул урындыклардан этмэллэнгэн ятакка менеп ятты.
Иртэн чиста кулмэк киеп, башына яулык бэйлэм, экрен генэ мэчет янына атлады. Мэчет тирэли халык куп жыела икэн. Ойлэ намазы алдыннан хэер эстэучелэр бермэ- бер кубэеп, урын очен тарткалаша башлады. Фирузэ мэчеттэн читкэ юл читенэ чыгып басты. Яныннан мэчеткэ намазга ашыгучы ирлэр атлый. Бик матур итеп шэхэр остенэ барлык мэчетлэрдэн азан тавышы агыла. Шушы монлы азанга ияреп, мэчеткэ сыймаган ир- атлар намазлыкларын жиргэ жэеп, намазга керештелэр.
Эллэ кон борку булганга, эллэ бер жирдэ озак басып торганга, Фирузэнен хэле китте. Егылудан куркып, ул юл читенэ утырды.
Анына килеп Фирузэ кузлэрен ачты. Ниндидер ят булмэ, янында ак халатлы таныш булмаган кешелэр.
-Мин кайда? - диде Фирузэ саф татарча.
-Ты в больнице. А вот кто ты, мы не поняли.
-Фируза. Я приезжая. Я из Мензелинска.
-Мензелинск. Это город или село? Где оно находится?
-Я из Татарии. Из Казани.
- Ну вот. Сразу так надо было говорить. Так значит, ты татарочка?
Фирузэ, татарочка, дигэч, оялып китте.
-Да.
- По узбекски говоришь? Нет? Ну хорошо. У нас врачи очень хорошие. Все будет отлично. Отдохни и сообщи своей родне, чтобы привезли документы и одежду. Будешь лежать на сохранении. У тебя угроза выкидыша.
Фирузэ, караватыннан сикереп торды.
-Нет, нет. Мне здесь лежать нельзя. Я не могу. Я пойду. Мне домой надо.
Ладно, ладно. Конечно, домой пойдешь. Как только родишь, так сразу и пойдешь домой. А сейчас отдохни. Завтра к тебе зайдет зав. отделением и там решите все вопросы.
Палата врачы, шэфкать туташлары палатадан чыгып китугэ Фирузэ янына палатадагы башка хатыннар жыелды. Алар барысы да монда бэби табар алдыннан кереп ятканнар икэн. Арадан берсе Фирузэгэ:
-Тебе вообще повезло. Представляешь, главный врач этой больницы татарка. Так что, считай, тебе здесь все условия создадут,- диде.
Чынлап та, иртэн анализлар тапшыргач, шэфкать туташы Фирузэне ординатор булмэсенэ алып китте.
-Син монда бераз котеп том,яме.
Бераз дигэне, ярты сэгатьлэпкэ сузылды. Коридор буенча кемнендер шык-шык итеп атлап килгэне ишетелде. Ишек ачылып китте.
-Ну-ка, где здесь обещанная татарочка? - дип, татарлыгы йозенэ чыккан таза гына гэудэле врач ханым булмэгэ керде.
-Здравствуйте.
-Татарча сойлэшэсенме син?
-Эйе.
Хэзер эйдэ мина бэйнэ бэйнэ узен турында сойлэп бир. Ялганлама да, яшермэ дэ, мин ялганны яратмыйм.
Фирузэ узенен ничек бу якларга килеп чыкканын, укырга хэм эшкэ керэ алмаганлыгын да, торырга урыны юклыгын да, хэтта алдагы конне мэчет янына хэер сорарга чыгуын да яшермичэ сойлэп бирде.
-Мин сине бэбилэгэнче шушы больницада калдырам. Синен документларынны берэр шэфкать туташын жибэреп, алып килерлэр. Хэзер мин табибына эйтермен, киемнэр дэ китерерлэр. Нэрсэ кирэк була, табиб аша мина чыгарсын. Елап куз яше тугеп, сэламэтлегенне бетермэ. Узганы узнан инде. Хэзер син узен турында тугел бала турында уйла. Яхшы итеп аша. Кур инде бу кабыргаларынны. Тиренне тишеп чыга бит. Аша, йокла, саф хавага чыгып йореп кер. Срогын якынлашкан, иртэрэк тэ табып куярга момкинсен. Мин кирэк буосам, оялып торма. Мин Талия Авзаловна булам,- дип, ничек тиз килеп керсэ, шулай ук тиз генэ чыгып та китте.
Фирузэ бер атнадан тупылдап торган малай тапты. Анын документларын алырга барган шэфкать туташы Настя тутигэ барсын да сойлэп биргэн. Бала тууга больницага Настя тути дэ килеп житте. Уземэ кайтырбыз. Малайны милиция алып китте. Утыртырлар инде аны.Мин дэ картайган конемдэ караучым булыр дип ометлэнгэн идем. Булмады. Синен малайка яхшы булсын инде. Икэу бергэ устерербез эле, бер дэ кайгырма.
Фирузэне больницадан чыгарыр алдыннан тагын ординаторскига дэштелэр. Талия Авзаловна Фирузэне уз кызыдай кочаклап алды.
-Э хэзер киен, егетне инде киендерделэр. Сине аста минем машина котэ. Бар, бар.
Фирузэ кая барырга белми, аптырап калды. Кая кайта сон ул баласы белэн? Эллэ Талия Авзаловна Настя тутилэргэ илтеп куяр микэн.
Шофер машинанын ишеген ачып аны утыртты, табиблар, шэфкать туташлары машина янына озатырга тоште. Алгы утыргычка баш табибэ Талия Авзаловна кереп утырды. Фирузэнен кулына зэнгэр тасма белэн торелгэн кадерле торгэген киереп тоттырдылар. Машина кузгалып китте.
Шэхэр буйлап ярты сэгатьлэп баргач, бер катлы шэхси йорт янына туктадылар.
-Менэ бу синен йортын, Фирузэ. Эйдэ, эйдэ, курыкма. Монда беркем дэ юк. Бу минем мэрхум кайнанамнын йорты. Без узебез фатирда торабыз. Э йорт буш тора ничэ елдан бирле. Димэк ул сезне коткэн. Йорт эче шундый иркен, жихазлары да заманча. Хужалары, эйтерсен лэ, эле генэ чыгып киткэн. Еллар буе буш торган йортка бер дэ ошамаган. Хэтта бала караватына хэм бишеккэ кадэр элеп куелган. Бала билэу остэле, бала киемнэре- барысы да эйтерсен лэ аны коткэн.
- Мин озак юана алмыйм. Белэсен, эшем жаваплы. Баланс исем сайладынмы эле? Исем сайла. Ирем белэн мулла алып килеп, азан белэн исем куйдырырбыз. Беэрэ нэрсэ кирэк булса тумбочка остендэ телефон. Мин киттем.
Фирузэ аптырап ни эйтергэ дэ белми, авызын ачып басып калды.
Бары тик улы юрган эчендэ боргала башлагач кына, анына килде. Билэуне сутеп, экрен генэ улын кулына алды, кукрэген ачып, улын имезергэ кереште. Егет тэмам ачыккан икэн, тэмлэп энисенен кукрэген имде дэ, тагын мыш- мыш килеп йоклап китте. Кичкэ Талия Авзаловна ире Бэйрэм Хэлилович белэн мулланы алып килеп улына Ирек дип исем куштылар.
Бер килгэнендэ Талия Авзаловна узенен монда ничек килеп чыкканын сойлэп алды.
Казанда медицина институтын тэмамлагач, 5 елга монда эшлэргэ жибэрделэр. Язмыштыр инде, ирем дэ табиб. Шулай очрашып, яратышып ойлэнештек. Ике бала устердек. Улыбызга инде 30 яшь, ул да табиб, тик чит илдэ гаилэсе белэн яши.
Талия Авзаловна сойлэвеннэн туктады.
-Э икенче...улыгыз. Гафу итегез, кызмы? Ул да табибэме?
-Кыз.
Талия Авзаловна яшьле кузлэрен яшерергэ тырышып, башын читкэ борды.
-Кыз иде. Ул да табибэ булырга телэде. Тик хыялы тормышка ашмады. Икенче курстан сон, тауда вафат булды. Ул альпинизм белэн шогыльлэнэ иде. Купме тауларга менде, бар да яхшы иде. Э бу юлы 2000 м биеклектэге тауда фажига булды. Я, ярар, бу теманы ябыйк инде. Мина бик авыр, син дэ эллэ нэрсэлэр уйлама, юкса, сотен кимер.
Сине кургэч, кызымны кургэндэй булдым. Сез ничектер бер берегезгэ ошагансыз да.
Шул коннэрдэн сон купме сулар акты, купме язлар килде, купме яна еллар каршы алынды. Фирузэ сэнгать училищесын тэмамлап, музыка, вокал дэреслэре укытты. Улы Ирек волейбол спорт тореп сайлады. Энисе кебек жырла бик сэлэтле булды. Талия Авзаловнаны дэу эни, э Бэйрэм Хэлиловичны дэу эти дип усте. Хэер, алар узлэре дэ Фирузэне кызлары, э Ирекне оныклары дип саныйлар иде. Мэрфуга эбисе бикбауча "эбекэй" булды. Иреккэ 18 яшь тулып, институтта керергэ эзерлэнеп йоргэн коннэрнен берсендэ, аларнын капкасын шакыдылар.
******
Мэрфуга тути, кеше барлыгын шэйлэп, капкага килде.
- Кем бар? Кем йори анда?
-Гафу итегез. Мина Фирузэ ханым кирэк иде. Фирузэ ханым монда яшиме?
-Яшэвен монда яши. Кем сон син? Тавышыннан танымыйм.
-Мин Казаннан килдем апа. Мина Фирузэне куреп бик нык сойлэшэсе иде. Бэлкем капкагыздын кертерсез. Хичьюгы капка аркылы сойлэшмэбез.
-Казаннан, Эллэ Татарстаннанмы?
Эйе, дим бит. Казан бер генэ инде ул, апа. Татарстаннын башкаласы,
-И, уз кешебез инде алайса. Ярар, ярар кер, эйдэ. Капка тобендэ басып торма.
Мэрфуга капканы ачып та жибэрде, артына да чут утырмады.
Каршысында эйтерсен лэ оныгы Ирек басып тора. Лэкин яшькэ генэ аннан бераз олырак димме. Тути ни эйтергэ белмэде, эллэ бу кунакны кире куып чыгарырга, эллэ ой туренэ дэшэргэ.
Тынлыкны килгэн кунак бозды.
-Апа,сезне куркыткан булсам зинхар гафу итегез. Мин бик куптэннэн, СССР заманыннан бирле Фирузэне эзлим. Сез анын эниседер дип уйлыйм Мин Бикбау авылында да ике мэртэбэ булдым. Тик Фирузэнен адресын белгэн кеше генэ таба алмадым. Гомерем беткэнче мина аны курергэ кирэк. Аны чакырып чыгара алмассызмы?
-Фирузэне чакырып чыгарырга, ул бит ойдэ тугел. Концертлар белэн ил буйлап чыгып китте шул эле ул.
-Апа жаным, алай булгач, сез мине тынлагыз инде. Мин сезнен вакытыгызны куп алмам.
-Бездэ килгэн кешене куып чыгара торган гадэт юк. Эйдэ жэйге ойгэ,хэзер чэй хэзерлим. Тиздэн улым да кайтып житэргэ тиеш.
-Гафу итегез, сезнен улыгыз да сезнен белэн торамы?
-Улым,дигэч тэ, оныгым ул минем. Фирузэнен малае инде. Иреккэем бэбекэем . Син кара чэй эчэсенме, яшел чэйме? Мин узем монда инде ничэ ел яшэп тэ хаман ойрэнэ алмыйм эле ул яшел чэйгэ. Авылдагыча тэмлэп куе итеп ясап кэжэ соте салып эчсэн, йорэккэ май булып ята инде менэ.
Татарстан хэллэре сораштыра сораштыра тэмлэп чэй эчкэннэн сон икесе дэ аптырашка калдылар. Гадел башлап сойлэп китэ алмады, Мэрфуга тути нидэн башлап сорарга белми аптырады.
Урамны янгыратып, мотоцикл узган тавыш ишетелде дэ, йорт янында туктап калды.
Менэ Ирек улым да кайтты. И яратмыйм шунын матайга утырып чапканын. Дэу этисе бик ярата оныгын. Туган коненэ ни телисен шуны алып бирэм дигэн дэ, безнен башсыз малай шутер дигэн. Урам янгыратып чаба инде менэ хэзер шул шутер путерда
Гадел колеп жибэрде.
-Скутердыр ул,апа.
-Мина димэгэе хет нэмэ булсын. Шатыр шотыр чапкач,шутер инде,шутер!
-Эбекэй, мин кайттым!
Капканы жил генэ ачып, ишека алдына матур, ыспай киенгэн яшь егет килеп керде хэм эбисе янында таныш булмаган кеше куреп, тукталып калды.
-Ой, эбекэй, синен кунагын бар икэн. Гафу ит. Мин монда урам ярып кычкырып керэм. Исэнмесез, абый.
-Исэнмесез,ээээ.
-Улым, бу абыен Гадел исемле. Ул безнен Татарстаннан эниенне эзлэп килгэн икэн.
_Мин..эээ...Мина...эээээ. Син....эээээ. Гафу итегез инде сезне борчыдым бугай мин. Мин хэзер китэм.
-Юк, абый. Бер дэ борчылмагыз. Эбекэй безнен уз ватанын сагынып саргаеп бетте инде. Эйеме, эбекэем минем. Шуна ана татарлар белэн сойлэшу бик тансык.
_Колмэ эле улым. Менэ син узен Узбэкстаныннан читкэ китеп яшэп кара эле башта. Шуннан сон белерсен сагыну сагынмауны.
_Менэ шундый инде ул эбекэй. Бер суз эйтсэн кайтып китэм дип елый да башларга момкин эле ул.
-Ирек, сез мине бераз озатып куймассызмы икэн?
-Борчылмагыз, хэзер остемне генэ алыштырам да сезне озатырмын. Сез кайсы кунакханэдэ тукталдыгыз?
-Шахрезадэдэ. Мин монда такси белэн килдем.
_Зыян юк. Ул кунакханэ бездэн бик ерак тугел. Оч квартал арасы гына. Берара Ташкентыбызны да карап китэрсез.
Ирек тиз генэ душ коенып, остен алыштырып , Гаделне озата китте.
Бераз сузсез генэ баргач, Гадел суз башлады.
-Ирек, сез мэктэпне бетердегезме инде, кайда укырга ниятлисен?
Эйе, мэктэпне яхшы гына бетердем. Техниканы бик яратам, Техник институтка документларымны тапшырдым. Икенче носхэсен медицина университетына юлладым. Дэу эти белэн дэу эни бик телилэр минем табиб булуымны. Алар барысы да табиблар бит. Мине дэ уз династиялэре юлы белэн китуемне телилэр. Тик минем кунелем медицинага битараф.
-Э этиен кайда эшли,
Ирек тынып калды.
-Гафу ит,Ирек. Сойлисен килмэсэ, сойлэмэ.
-Анын нэрсэсен сойлисен. Мин этиемне ботенлэй белмим. Энидэн кечкенэ чакта ну таптыра идем мин этине. Ул башта мина этиен очучы дип йорде. Мин куктэ очкан хэрбер самолетны, минем этием самолеты дип уйлый идем. Самолетлар артыннан йогерэ йогерэ хэллэрем бетэ иде. Куз алдымнан югалганчы, тотеннэре эреп таралганчы кул болгап кала идем. Хэтта малайлар белэн сугыша идем шул хакта.
Аннары инде, эти хаман кайтмагач, мин энидэн этине таптырмый башладым. Лэкин этигэ гел хатлар язып бардым. Эмма адресын белмэгэч, мин аларны кая жибэрергэ генэ белмэдем. Мэктэптэ малайлар кыйнасалар да, энигэ сойлэми идем, чонки анын кайгырганын мин бик яхшы белэ идем. Бары тик хатка этиемэ генэ яза идем. Кайчан аягым сыдырылган, кайчан борыным канаган. Ну, ул хатларны укысан, комедия инде менэ. Бала чага булганмын инде.
-Э сезгэ минем эни нигэ кирэк булды? Казан хэтле Казаннан ни йомыш белэн эзлэп килдегез сез аны?
Ирек, син инде бала-чага тугел. Мин Ташкентка эниенне генэ тугел, сине дэ эзлэп килдем. Мин сезне гомерем буена эзлэдем. Нихаять таптым. Ирек, син минем улым. Ишетэсенме, мин ул синен этиен. Син минем улым. Мин яшьлектэ бик зур хата ясадым. Ул хата мине гомерем буе озата килде. Хатасыз кеше булмый дилэр. Лэкин хаталарны сон булса да тозэтергэ кирэк,улым.
-Юкны сойлэмэгез! Сез нэрсэ? Минем энием гомер буена Узбэкстанда яши. Мин дэ Ташкентта туып, Ташкентта устем. Татарстанга аяк та басканым юк. Сез бэлкем безнен яхшы тормышка кызыгып тозак корырга телисездер? Барып чыкмас! Безнен эни белэн арабызга кереп, монэсэбэтлэребезне бозарга телисезме? Юк, абый, ялгышасыз! Мин энием ягыннан татар булсам да, этием минем узбэк. Ишетэсезме, мин узбэк егете!
-Ярар,ярар,Ирек. Авырткан жиренэ кагылдым бугай. Зинхар гафу ит. Эйдэ бу хакта сойлэшмик. Мин ялгышканмындыр.
Кунакханэ янына килеп житкэч, салкын гына саубуллаштылар. Гадел уз булмэсенэ кереп, ни эшлэргэ белми,аптырап караватына ауды.
-Фирузэ,Фирузэ! Ник сон без болай ялгыштык. Юк, ялгыштык тугел, мин ник ялгыштым? Ник мин акны карадан аера белмэдем. Румия белэн дэ тормышымны сине эзлэп табар очен оздем бит. Румия уз бэхетен тапты. Анын очен соенэм генэ мин. Бер дигэн итеп ире белэн кызларын устереп яталар. Уги итеп карамый ул иренен кызына. Эле башка аналар уз кызларын да шулай яратмыйдыр? Купме еллар буе сине эзлэп, инде таптым дигэндэ генэ, тагын сезне югалттым. Инде хэзер ни эшлэргэ мина? Юк, мин Фирузэне курмичэ, анын белэн сойлэшмичэ, анлашмыйча беркая да китмим. Улсэм дэ алар янында улэрмен.
Ирек бик зур дулкынлану белэн ойгэ кайтып, эбисенен эзерлэгэн ашын да ашап тормыйча, шкафнын ин югары булкэсендэ гаилэ документлары тутырылган сумканы тартып чыгарды. Энисенен дипломнары, мактау кэгазьлэре, яшь чагында тошкэн торле торле фотолары, Ирекнен сабый чагындагы фотолары..... Нихаять кэгазьлэрне идэнгэ таратып салгач, узенен туу турындагы таныклыгын табып алды.
Галиев Ирек . Этисе графасында сызык. Озын сызык. Димэк,ул этисез туган. Уйнаштан туган!
-Эбкэй, эбекэй дим. Кил эле монда дим.
-Нэрсэ,улым? Ни булды? Ник донья беткэндэй кыланасын?
-Эбекэй, эйт эле, кем минем эти. Син ул кешене белэсенме?
-Улым, бу хакта эниен кайткач, эниен белэн сойлэшерсен,яме. Мин карт кеше, каян белим инде
-Юк, эбекэй, син эйт эле. Буген безгэ кем килде? Син ул кешене белэсенме?
-Белэсенме, дип. Беренче куруем,улым. Шулай да мин аны куругэ ук бик нык сина ошаттым шул. Эйдэ, улым бу хакта сойлэшмик эле. Эниен кайткач, уртага салып сойлэшербез.
Энисенен кайтыр конен Ирек зарыгып котте. Энисе юлдан арып кайтса да, кэефе бик яхшы иде. Тик ойдэгелэрнен уз-узлэрен тотышлары ана бик сэер тоелды.
-Энкэй, бер бер хэл булмагандыр бит, Ирек, нэрсэ булды улым?
-Эни, мин синнэн сорарга тиеш. Мина унсигез яшь тулды. Лэкин мин этиемнен кем икэнен белмим. Кечкенэ чакта син аны очучы ди иден. Мин сина ышана идем. Хэзер син минем этине кем дип алдарсын икэн. Эни мин синнэн жавап котэм.

Асхия Костикова - 920130410935

Комментарии