- Хатыннан җавап шундый булды.Инде баланы әнисе карамагына тапшырмый чарасы калмады Фәниснең. Фәймә апа оныгын бакчадан үзе барып ала башлады. Фәнис кичен, эше беткәч, әнисенә кереп, Ирекне алып, өенә кайта аннары. Тик менә хатын дигәне әле кайтып кермәгән дә була. Розалия — чибәр хатын, кафеда, кызлар белән утырганда, аның янына ирләр, яшь егетләр килеп утыра башлады. Розалия тайгак юлга кереп китте. Менә бит ничек яши ул?! Рәхәтләнеп күңел ача, ир канаты акча эшли, аны киендерә, “для души” сөяркәләр бар. Их, рәхәт тормыш менә шундый була инде.Фәнис аңышканда, хатыны аяк терәп эчә башлаган, семья дип ике утырып бер уйламый башлаган иде.Ир:” Бәлки дәваланып карарсың”,- дип, хатынын туры юлга бастырырга тырышып карады. Тик барып чыкмады.Розалия үзенең эчкече хатынга әйләнеп бетүен танымады. Фәниснең, улын алып, әнисе янына кире кайтудан башка чарасы калмады. Ирек беренче классны укып бетергән, җәй буе урамда диярлек, әбисенә алай мәшәкать тудырмады. Розалия, ире белән улы чыгып киткәнгә, артык борчылмады. Кафеда танышкан ирләрне туры квартирасына алып кайта торган булды.Бүген беренче сентябрь. Зәринә беренче класска укырга бара. Җәй буе һаман кулына алып караган мәктәп формасын киде, ак алъяпкычын да киеп куйды. Әнисе чәчен матур итеп үрде, аннары ак бантикларын тагып куйды. Менә мәктәп сумкасын киясең дә булды, беренче класс укучысы буласың да куясың инде. Сумкасын әнисе үзем күтәреп барыйм дигән иде, Зәринә аяк терәп каршы төште, аның чынлап укучы булып күренәсе килде.Кызның, көзге каршына басып, әйләнә-әйләнә көязләнүен читтән генә Гөлгенә күзәтеп торды. Менә бит аның да кызы үсеп җитте. Ялгыз башка читен булса да, кызын интернатка бирмәде. Әнә нинди зур булган инде! Бер туктамый такылдап тора.” Соңга калмыйк ,әйдә барыйк”,- дип ,әнисенең башын катырып бетерде. Җәй көне Ирек исемле малай белән дуслашкач, елап керүдән туктады кыз. Ирек бер малайга да Зәринәне кыерсытырга ирек бирмәде. Ул малайны Гөлгенәнең күргәне юк, тик шулай да “әйбәт малай булырга тиеш” дигән фикергә килде Гөлгенә.—Әни, әйдә киттек инде, соңга калабыз бит, – инде йөзенче тапкыр Зәринә әнисенә эндәште.—Әйдә, барабыз инде кызым, вакыт. – Гөлгенә, кызын җитәкләп, ишеккә юнәлде.Тулай торак коридорын үткәндә, күршеләрнең матур итеп киенгән Зәринәгә күзләре төште.—Ай-яй, шулай матур итеп киенеп, нинди зур кыз бара икән дип торабыз, Зәринә икән бит. Кая бара икән ул бүген сумкалар асып? – дип сораган булдылар.—Укырга барам, мәктәпкә, — кызның үзенә шулай яратып эндәшүләренә күңеле булды.—Шулаймыни? Зур үскәнсең икән инде, “биш”кә генә укы, яме матурым, –дип, күршеләр кызның аркасыннан кагып калдылар.Урамга чыккач, ана белән кыз бераз күзләрен ачып-йомып тордылар. Тулай торакның коридорындагы караңгыга ияләшкән күзләрен сентябрьнең якты кояшы чагылдырды. Көне бик җылы һәм кояшлы бүген, агачлар да сары яфракка төренгәннәр, урамда көз исе. Шул чак Зәринә, каршыдагы йорт ягына карап, кемгәдер кул изәде.—Кем бар анда, кызым?—Ирек. Әнә, ул да әтисе белән мәктәпкә бара, әтисе машинасын кабызган.Гөлгенә кызы күрсәткән якка күз салды. Ак машина янында урта гәүдәле бер ир кайнаша. Мыегы да бар икән. Аның янында басып торган малай ,алар ягына таба карап, кулын изәп тора иде.—Әни, әйдә, алар янына барабыз, — Зәринә, әнисен җитәкләп, шулар янына сөйри башлады.—Ярамас, кызым, таныш булмаган кешеләр янына бару.—Таныш ич инде ул. Ирек бит, әйдә инде, әни.—Ярамас, кызым, әниләре чыкса орышыр.—Юк аларның әниләре. Ирек:” Әни безнең белән тормый, ул күп итеп аракы эчә,”- диде.Чарасыздан кызы җитәкләп сөйрәүгә биреште Гөлгенә, кызы әйдәгән якка таба атлап китте.—Исәнмесез, – дип, тартынып кына исәнләште ул Фәнис белән. – Менә кызым сезнең улыгызны күреп алды да, әйдә-әйдә дип, сезнең янга алып килде.—Беләбез, беләбез без ул Зәринә дигән кызны, – Фәнис, шаярып, Зәринәгә күзен кысты. – Укырга барабызмыни, дус кеше?—Әйе, беренче класска, – дип җавап бирде кыз.—Сез минем кызымны беләсезмени? – дип сорады Гөлгенә.—Белмичә, улымның дусты бит ул, безгә кунакка да кергәне бар аның.—Шулаймыни әле? Ник миңа әйтмичә, кешегә кереп йөрисең әле син? – дип, Гөлгенә кызының кулыннан тартты.—Орышмагыз инде аны. Әни бик чакыргач кына керә иде, бик акыллы кыз ул Зәринә, — Фәнис, тагын шаярып, Зәринәгә күзен кысты.—Әйтми—нитми алай ярамый бит инде, кызым.—Ничек әйтим, син бит эштә, — дип үпкәләргә җыенды кыз.—Ярар, әйдә, дуслар кунакка йөрешә инде ул, – дип ,сүзне икенче якка борырга тырышты Фәнис. – Сез кайсы мәктәпкә барасыз соң?—Илле тугызынчыга.—Бик яхшы, без дә шунда барабыз. Әйдәгез, утырыгыз, бергә барырбыз, – дип, машинасына таба ишарәләде Фәнис.—Юк, рәхмәт сезгә, без җәяү генә барырбыз инде – дип, Гөлгенә кызына таба борылып карады.Баксаң, Зәринә белән Ирек әллә кайчан машинаның арткы утыргычына кереп тә утырганнар икән. Кыз белән малайның олыларда эше юк, нәрсә турындадыр сөйләшеп утыралар. Аларны күреп алган Фәнис тагын авызын ерды , иреннәре арасыннан ап-ак тешләре җемелдәп алды. Гөлгенәнең болай ихлас елмаюны моңарчы бер дә күргәне юк иде, ул, каушап, башын читкә борды.—Гөлгенә, — Зәринә әнисенең исемен әйткәне бар иде аларга, — әйдә утырыгыз инде, Зәринәнең беренче уку көнендә күңеле төшмәсен.Ханымның килешми чарасы калмады, ул Фәнис янына алгы урындыкка кереп утырды.—Киттекме? – дип сорады Фәнис, машинасын кабызгач, артка таба борылып карап.—Киттек, – дип, икесе бергә җавап бирде кыз белән малай.Кузгалып киткәч, Фәнис, күз кырые белән генә карап, Гөлгенәгә эндәште.—Гөлгенә, карагыз әле, сез мәктәптән соң кич нишлисез?—Нигә аны сорыйсыз? Зәринә белән, бәйрәм көн итеп, Макдональдска бармакчы идек.—Макдональдс әйбәт инде ул, без менә улым белән аттракционнар паркына бармакчы идек. Әйдәгез, безнең белән. Мәктәптән кайтуга кереп алырмын сезне.Гөлгенәнең бүгенге көн өчен җыеп барган акчасы бар үзе, тик алай паркка да барырбыз дип уйламаган иде.
Минем дусларым
:Макнуна Хурамшина(Ямалова)
2) —Нәрсә, көне буе эшләп, бераз дус кызлар белән кафеда утырсам да ярамыймыни хәзер?
- Хатыннан җавап шундый булды.
Инде баланы әнисе карамагына тапшырмый чарасы калмады Фәниснең. Фәймә апа оныгын бакчадан үзе барып ала башлады. Фәнис кичен, эше беткәч, әнисенә кереп, Ирекне алып, өенә кайта аннары. Тик менә хатын дигәне әле кайтып кермәгән дә була. Розалия — чибәр хатын, кафеда, кызлар белән утырганда, аның янына ирләр, яшь егетләр килеп утыра башлады. Розалия тайгак юлга кереп китте. Менә бит ничек яши ул?! Рәхәтләнеп күңел ача, ир канаты акча эшли, аны киендерә, “для души” сөяркәләр бар. Их, рәхәт тормыш менә шундый була инде.
Фәнис аңышканда, хатыны аяк терәп эчә башлаган, семья дип ике утырып бер уйламый башлаган иде.
Ир:” Бәлки дәваланып карарсың”,- дип, хатынын туры юлга бастырырга тырышып карады. Тик барып чыкмады.
Розалия үзенең эчкече хатынга әйләнеп бетүен танымады. Фәниснең, улын алып, әнисе янына кире кайтудан башка чарасы калмады. Ирек беренче классны укып бетергән, җәй буе урамда диярлек, әбисенә алай мәшәкать тудырмады. Розалия, ире белән улы чыгып киткәнгә, артык борчылмады. Кафеда танышкан ирләрне туры квартирасына алып кайта торган булды.
Бүген беренче сентябрь. Зәринә беренче класска укырга бара. Җәй буе һаман кулына алып караган мәктәп формасын киде, ак алъяпкычын да киеп куйды. Әнисе чәчен матур итеп үрде, аннары ак бантикларын тагып куйды. Менә мәктәп сумкасын киясең дә булды, беренче класс укучысы буласың да куясың инде. Сумкасын әнисе үзем күтәреп барыйм дигән иде, Зәринә аяк терәп каршы төште, аның чынлап укучы булып күренәсе килде.
Кызның, көзге каршына басып, әйләнә-әйләнә көязләнүен читтән генә Гөлгенә күзәтеп торды. Менә бит аның да кызы үсеп җитте. Ялгыз башка читен булса да, кызын интернатка бирмәде. Әнә нинди зур булган инде! Бер туктамый такылдап тора.” Соңга калмыйк ,әйдә барыйк”,- дип ,әнисенең башын катырып бетерде. Җәй көне Ирек исемле малай белән дуслашкач, елап керүдән туктады кыз. Ирек бер малайга да Зәринәне кыерсытырга ирек бирмәде. Ул малайны Гөлгенәнең күргәне юк, тик шулай да “әйбәт малай булырга тиеш” дигән фикергә килде Гөлгенә.
—Әни, әйдә киттек инде, соңга калабыз бит, – инде йөзенче тапкыр Зәринә әнисенә эндәште.
—Әйдә, барабыз инде кызым, вакыт. – Гөлгенә, кызын җитәкләп, ишеккә юнәлде.
Тулай торак коридорын үткәндә, күршеләрнең матур итеп киенгән Зәринәгә күзләре төште.
—Ай-яй, шулай матур итеп киенеп, нинди зур кыз бара икән дип торабыз, Зәринә икән бит. Кая бара икән ул бүген сумкалар асып? – дип сораган булдылар.
—Укырга барам, мәктәпкә, — кызның үзенә шулай яратып эндәшүләренә күңеле булды.
—Шулаймыни? Зур үскәнсең икән инде, “биш”кә генә укы, яме матурым, –дип, күршеләр кызның аркасыннан кагып калдылар.
Урамга чыккач, ана белән кыз бераз күзләрен ачып-йомып тордылар. Тулай торакның коридорындагы караңгыга ияләшкән күзләрен сентябрьнең якты кояшы чагылдырды. Көне бик җылы һәм кояшлы бүген, агачлар да сары яфракка төренгәннәр, урамда көз исе. Шул чак Зәринә, каршыдагы йорт ягына карап, кемгәдер кул изәде.
—Кем бар анда, кызым?
—Ирек. Әнә, ул да әтисе белән мәктәпкә бара, әтисе машинасын кабызган.
Гөлгенә кызы күрсәткән якка күз салды. Ак машина янында урта гәүдәле бер ир кайнаша. Мыегы да бар икән. Аның янында басып торган малай ,алар ягына таба карап, кулын изәп тора иде.
—Әни, әйдә, алар янына барабыз, — Зәринә, әнисен җитәкләп, шулар янына сөйри башлады.
—Ярамас, кызым, таныш булмаган кешеләр янына бару.
—Таныш ич инде ул. Ирек бит, әйдә инде, әни.
—Ярамас, кызым, әниләре чыкса орышыр.
—Юк аларның әниләре. Ирек:” Әни безнең белән тормый, ул күп итеп аракы эчә,”- диде.
Чарасыздан кызы җитәкләп сөйрәүгә биреште Гөлгенә, кызы әйдәгән якка таба атлап китте.
—Исәнмесез, – дип, тартынып кына исәнләште ул Фәнис белән. – Менә кызым сезнең улыгызны күреп алды да, әйдә-әйдә дип, сезнең янга алып килде.
—Беләбез, беләбез без ул Зәринә дигән кызны, – Фәнис, шаярып, Зәринәгә күзен кысты. – Укырга барабызмыни, дус кеше?
—Әйе, беренче класска, – дип җавап бирде кыз.
—Сез минем кызымны беләсезмени? – дип сорады Гөлгенә.
—Белмичә, улымның дусты бит ул, безгә кунакка да кергәне бар аның.
—Шулаймыни әле? Ник миңа әйтмичә, кешегә кереп йөрисең әле син? – дип, Гөлгенә кызының кулыннан тартты.
—Орышмагыз инде аны. Әни бик чакыргач кына керә иде, бик акыллы кыз ул Зәринә, — Фәнис, тагын шаярып, Зәринәгә күзен кысты.
—Әйтми—нитми алай ярамый бит инде, кызым.
—Ничек әйтим, син бит эштә, — дип үпкәләргә җыенды кыз.
—Ярар, әйдә, дуслар кунакка йөрешә инде ул, – дип ,сүзне икенче якка борырга тырышты Фәнис. – Сез кайсы мәктәпкә барасыз соң?
—Илле тугызынчыга.
—Бик яхшы, без дә шунда барабыз. Әйдәгез, утырыгыз, бергә барырбыз, – дип, машинасына таба ишарәләде Фәнис.
—Юк, рәхмәт сезгә, без җәяү генә барырбыз инде – дип, Гөлгенә кызына таба борылып карады.
Баксаң, Зәринә белән Ирек әллә кайчан машинаның арткы утыргычына кереп тә утырганнар икән. Кыз белән малайның олыларда эше юк, нәрсә турындадыр сөйләшеп утыралар. Аларны күреп алган Фәнис тагын авызын ерды , иреннәре арасыннан ап-ак тешләре җемелдәп алды. Гөлгенәнең болай ихлас елмаюны моңарчы бер дә күргәне юк иде, ул, каушап, башын читкә борды.
—Гөлгенә, — Зәринә әнисенең исемен әйткәне бар иде аларга, — әйдә утырыгыз инде, Зәринәнең беренче уку көнендә күңеле төшмәсен.
Ханымның килешми чарасы калмады, ул Фәнис янына алгы урындыкка кереп утырды.
—Киттекме? – дип сорады Фәнис, машинасын кабызгач, артка таба борылып карап.
—Киттек, – дип, икесе бергә җавап бирде кыз белән малай.
Кузгалып киткәч, Фәнис, күз кырые белән генә карап, Гөлгенәгә эндәште.
—Гөлгенә, карагыз әле, сез мәктәптән соң кич нишлисез?
—Нигә аны сорыйсыз? Зәринә белән, бәйрәм көн итеп, Макдональдска бармакчы идек.
—Макдональдс әйбәт инде ул, без менә улым белән аттракционнар паркына бармакчы идек. Әйдәгез, безнең белән. Мәктәптән кайтуга кереп алырмын сезне.
Гөлгенәнең бүгенге көн өчен җыеп барган акчасы бар үзе, тик алай паркка да барырбыз дип уйламаган иде.