Адашкан куңел.Алтынчы булек.Техникумга укырга керү белән, Кәримә белән дуслашып китте Зинара.Кәримә бик тәртипле , әти- әниләре дә хәлле генә , ризыкны мулдан төяп жибәрәләр . Ризыктан өлеш чыгара Кәримә ,Зинара дустына. Октябрь бәйрәменә кунакка кайтканда, Зинара да кайтырга булды, дусты белән Чыршылы авылына . Кунак кызына күзләре төшкән егетләр күп , Илфат озата кайтты Зинараны . Серләре бик килеште яшь парларның . Илфат, Зинараның күңеленә бик хуш килде. Яңа ел бәйрәменә, тагын Чыршылыда ,Зинара кунакта иде . Яллар озак ка сузылды .Бу юлысы Зинара китеп тә тормады . Илфатка кияүгә үк чыгып калды . Зурлап туйлар да ясап тормадылар . Мулланы гына дәшеп, никах укыттылар да , Зинара ир хатыны булып куйды .Абыйсы ,урыс белән башын бәйләвенә каршы иде бит . Монда өйләнәм ,- диеп торучы булганда , кире какмады. Кайнана -кайната да юк, Зинараның төбен тамырын, эшләгән эшен тикшереп торырга . Андрей үзе дә өйләнәм ,- диеп ашкынып тормый , иде шул. Бик яхшы вариант булды Илфат, Зинара өчен. Биш яшькә олы булуы өчен дә борчылып тормады. -Тормышны тартырга, олырак булуы яхшырак та дыр әле, ир - атның .- Шундый фикер йөртте, әтисеннән беркайчан, йомшак сүз ишетми үскән, кыз бала.Белде Илфат ,Зинараның саф кыз түгел икәнен дә , авыры белән килгәнен дә.Кочагы бик кайнар шул яшь хатынның.Кабатланмас сихри, ләззәтле төннәр бүләк итә ир җанашына .Дәрте ташып тора , андый, кочакта эри торган хатын очраганы юк иде әле Илфатка .Узе дә бик изгеләрдән түгел Илфат . Хатыннар кочагын әз татымады , Зинараның килгәнен генә көтеп утырмады .Ә менә Зинараны, берничек тә кире кага алмады. Барлык ялгышларын, гафу итеп , Зинарага өйләнергә булды. Зинараның укуы, ярты юлда өзелеп калды. Кулына диплом да ала алмады. Абыйсының ышанычын аклый алмады, Зинара.Ят районның, юлы да булмаган, караңгы, ерак бер авылында, яшәргә калды яшь кыз.Фермага эшкә урнашты . Сыер савучылар кайда да кадерле , биш куллап эшкә алдылар үзен. Эшен җиренә җиткереп башкара. Авыр эш, - диеп сайланып тормый. Иптәшләре дә үз иттеләр, хуҗалар да яраттылар үзен. Холкы да начар түгел ,Зинараның. Юкка үпкәләп, кеше белән дә сүзгә килми. Матур гына эшләп, яшәп киттеләр яшьләр.Үз вакыты житкәч ,Ильшат та якты дөньяларга аваз салды . Кияүгә килгәненә ,җиде ай тулмаган да иде әле.Малайны үз баласы кебек, якын кабул итте Илфат. Эшкә бик җитез Зинарасы, чабып кына йөри . Бәбидән соң да , иркәләнеп ятып тормады . Сөте күп , бәбине дә яхшы карый. Имезә , тупырдап үсеп килә Ильшат . Юган керләре дә бик чиста , эшкә өйрәнгән, үзе яшь кенә булса да . Балачагы булмады да бит , Зинараның. Бар эшне дә, яшьтән эшләргә өйрәнеп үсте. Шуңа иркәләнүнең ни икәнен дә белми.Бәби тәпиен дә бик яхшылап юды Илфат . Аннан соң да ,чистай малаен кыстыргалап кайткалый башлады өйгә. Һәм әлбәттә, хатынга да өлеш чыгара шайтан суыннан . Ирнең үзенә генә күбрәк булып, каты исермәсен әле , -дип , ир белән тигез эчә башлады Зинара . Кисәтергә кеше юк. Ирнең әти - әниләре иртәрәк китеп барганнар бакый дөньяга .Җылы сөт белән тагын авырга узды Зинара . Тагын бер малай бүләк итте ир җанашына .Озак көттермәде, кызлары да туды өченчегә . Илнар , Илмира. исемнәре куштылар .Әллә шайтан суы башын бутады, әллә дәрте шулай көчле булдымы , бер ир кочагы гына җитми Зинарага , башка кочакларны да үз итә башлады. Балаларның үзләрен генә бикләп калдырып ,чыгып китү аңа берни тормый. Бер көнне, почта килгәч, утларга түләргә почтага китте. Балаларның үзләрен генә бикләп калдырды. Җитмәсә газ плитасында , аш та пешә калды. Почтага кереп, түләп чыккач ,ахирәт дуслар очырады. Берсенең туган көне икән , шуны билгеләп алдылар . Өйдә калган балалар да онытылды , газ өстендә пешә калган, аш та онытылды ,эчкә шайтан суы кергәч. Үзләрен күкнең җиденче катында кебек хис итеп, рәхәтләнеп күңел ачтылар, шешәдәш дуслар.Балаларның берсенә биш яшь , икенчесенә өч яшь иде .Өйдә пожар чыгып икесе дә янып үлде. Кешеләр җыелып, утны сүндерергә тырышканда кайтты Зинара . Елап ут эчләренә кермәкче булды , балаларны коткарырга, соңа калды шул ! Өйне ут чорнап алган иде инде. Үзен дә кертмәделәр ут эченә . Тотып калдылар.Олы улы Ильшат мәктәп тә калды , ул укырга кергән иде инде.Менэ ир эчсә бер бәла, хатын эчсә йорт яна,- дигәннәр .Аллаһ сакласын ! Дөрләп янды йортлары . Бер нәрсәсез урамда калдылар .Колхоз яшәп торырлык йорт бирде үзләренә . Мәрхәмәтле кешеләр тормыш кирәк яраклары ташыды .Ходай җан биргәнгә, җүн бирермен,- дигән .Тәүфыйкъ,- дигәннәре генә үз итми шул, бу семьяны, нишләптер бик читтә йөри . Сабак алырлык күпме сынау килде дә бит ! Шайтан күбрәк үз итә шул үзләрен . Әллә шайтан юлын ,үзләре үз итәме?Ана сөте белән кергән шул, шундый тәртипсез тормыш.Онытылыр бераз хәсрәтем , -диеп авыз иткән саен аракыдан , күбрәк ялгыш жибәрә бара Зинара.Жәй көне чуваш авылыннан көтүче килде авылларына .Зинара шуның белән очраша башлады . Төннәрен дә очрашалар , көндезләрен дә кача -поса елгалар аша барып кайта, хәлен белергэ чираттагы мәхәббәтенең.Ире кыйнап та карый . Юк ,юлга салынырга уйламый да.Чуваш Коляның да, хатыны , уллары бар үз авылында .Зинарадан шактый гына олы да үзе көтүче.Коля да бик үз итә Зинараны . Көтүдән җыелган бар акчасын, яшь сөяркәгә тапшыра бара . Зинараның ирдә дә гамь калмады , улы Илшат турында да тирән китеп уйлап тормый . Ире бик еш тотып кыйный үзен. Акчасын да йортка бик кайтармый шул, Илфат . Илфатның да сөяркәләре юк түгел. Икесе ике төрле рәхәт сөрә. Һәрхәлдә, үзләре шулай уйлый, семья членнары.Ике куллап риза Зинара, көтүче Коля хатыны булырга.Көзлеген көтү тәмамлангач ,ияртеп кайтты Зинараны көтүче Коля. Көтүче хатыны Надяның, нинди кичерешләр кичерүе, Зинараны тамчы да борчымады . Керфеген дә какмый кайтып керде чуваш авылына , чуваш йортына .Балаларын, кирәк яракларын җыйды да , Ульян шәһәренә барып урнашты Надя.Олы улы Ильшат, әтисе Илфат белән калды. Геннар буенча, үз әтисе булмаса да.Менә тагын ничә кешенең язмышы җимерелде .Дәвамы бар .Кафия Вахитова Низамутдинова.
Минем дусларым
:Макнуна Хурамшина(Ямалова)
Кафия Вахитова-Низамутдинова
Адашкан куңел.
Алтынчы булек.
Техникумга укырга керү белән, Кәримә белән дуслашып китте Зинара.Кәримә бик тәртипле , әти- әниләре дә хәлле генә , ризыкны мулдан төяп жибәрәләр . Ризыктан өлеш чыгара Кәримә ,Зинара дустына. Октябрь бәйрәменә кунакка кайтканда, Зинара да кайтырга булды, дусты белән Чыршылы авылына . Кунак кызына күзләре төшкән егетләр күп , Илфат озата кайтты Зинараны . Серләре бик килеште яшь парларның . Илфат, Зинараның күңеленә бик хуш килде. Яңа ел бәйрәменә, тагын Чыршылыда ,Зинара кунакта иде . Яллар озак ка сузылды .
Бу юлысы Зинара китеп тә тормады . Илфатка кияүгә үк чыгып калды . Зурлап туйлар да ясап тормадылар . Мулланы гына дәшеп, никах укыттылар да , Зинара ир хатыны булып куйды .
Абыйсы ,урыс белән башын бәйләвенә каршы иде бит . Монда өйләнәм ,- диеп торучы булганда , кире какмады. Кайнана -кайната да юк, Зинараның төбен тамырын, эшләгән эшен тикшереп торырга . Андрей үзе дә өйләнәм ,- диеп ашкынып тормый , иде шул. Бик яхшы вариант булды Илфат, Зинара өчен. Биш яшькә олы булуы өчен дә борчылып тормады. -Тормышны тартырга, олырак булуы яхшырак та дыр әле, ир - атның .- Шундый фикер йөртте, әтисеннән беркайчан, йомшак сүз ишетми үскән, кыз бала.
Белде Илфат ,Зинараның саф кыз түгел икәнен дә , авыры белән килгәнен дә.
Кочагы бик кайнар шул яшь хатынның.Кабатланмас сихри, ләззәтле төннәр бүләк итә ир җанашына .Дәрте ташып тора , андый, кочакта эри торган хатын очраганы юк иде әле Илфатка .Узе дә бик изгеләрдән түгел Илфат . Хатыннар кочагын әз татымады , Зинараның килгәнен генә көтеп утырмады .Ә менә Зинараны, берничек тә кире кага алмады. Барлык ялгышларын, гафу итеп , Зинарага өйләнергә булды. Зинараның укуы, ярты юлда өзелеп калды. Кулына диплом да ала алмады. Абыйсының ышанычын аклый алмады, Зинара.
Ят районның, юлы да булмаган, караңгы, ерак бер авылында, яшәргә калды яшь кыз.
Фермага эшкә урнашты . Сыер савучылар кайда да кадерле , биш куллап эшкә алдылар үзен. Эшен җиренә җиткереп башкара. Авыр эш, - диеп сайланып тормый. Иптәшләре дә үз иттеләр, хуҗалар да яраттылар үзен. Холкы да начар түгел ,Зинараның. Юкка үпкәләп, кеше белән дә сүзгә килми. Матур гына эшләп, яшәп киттеләр яшьләр.
Үз вакыты житкәч ,Ильшат та якты дөньяларга аваз салды . Кияүгә килгәненә ,җиде ай тулмаган да иде әле.
Малайны үз баласы кебек, якын кабул итте Илфат. Эшкә бик җитез Зинарасы, чабып кына йөри . Бәбидән соң да , иркәләнеп ятып тормады . Сөте күп , бәбине дә яхшы карый. Имезә , тупырдап үсеп килә Ильшат . Юган керләре дә бик чиста , эшкә өйрәнгән, үзе яшь кенә булса да . Балачагы булмады да бит , Зинараның. Бар эшне дә, яшьтән эшләргә өйрәнеп үсте. Шуңа иркәләнүнең ни икәнен дә белми.
Бәби тәпиен дә бик яхшылап юды Илфат . Аннан соң да ,чистай малаен кыстыргалап кайткалый башлады өйгә. Һәм әлбәттә, хатынга да өлеш чыгара шайтан суыннан . Ирнең үзенә генә күбрәк булып, каты исермәсен әле , -дип , ир белән тигез эчә башлады Зинара . Кисәтергә кеше юк. Ирнең әти - әниләре иртәрәк китеп барганнар бакый дөньяга .
Җылы сөт белән тагын авырга узды Зинара . Тагын бер малай бүләк итте ир җанашына .
Озак көттермәде, кызлары да туды өченчегә . Илнар , Илмира. исемнәре куштылар .
Әллә шайтан суы башын бутады, әллә дәрте шулай көчле булдымы , бер ир кочагы гына җитми Зинарага , башка кочакларны да үз итә башлады. Балаларның үзләрен генә бикләп калдырып ,чыгып китү аңа берни тормый. Бер көнне, почта килгәч, утларга түләргә почтага китте. Балаларның үзләрен генә бикләп калдырды. Җитмәсә газ плитасында , аш та пешә калды. Почтага кереп, түләп чыккач ,ахирәт дуслар очырады. Берсенең туган көне икән , шуны билгеләп алдылар . Өйдә калган балалар да онытылды , газ өстендә пешә калган, аш та онытылды ,эчкә шайтан суы кергәч. Үзләрен күкнең җиденче катында кебек хис итеп, рәхәтләнеп күңел ачтылар, шешәдәш дуслар.
Балаларның берсенә биш яшь , икенчесенә өч яшь иде .Өйдә пожар чыгып икесе дә янып үлде. Кешеләр җыелып, утны сүндерергә тырышканда кайтты Зинара . Елап ут эчләренә кермәкче булды , балаларны коткарырга, соңа калды шул ! Өйне ут чорнап алган иде инде. Үзен дә кертмәделәр ут эченә . Тотып калдылар.
Олы улы Ильшат мәктәп тә калды , ул укырга кергән иде инде.
Менэ ир эчсә бер бәла, хатын эчсә йорт яна,- дигәннәр .Аллаһ сакласын ! Дөрләп янды йортлары . Бер нәрсәсез урамда калдылар .
Колхоз яшәп торырлык йорт бирде үзләренә . Мәрхәмәтле кешеләр тормыш кирәк яраклары ташыды .Ходай җан биргәнгә, җүн бирермен,- дигән .Тәүфыйкъ,- дигәннәре генә үз итми шул, бу семьяны, нишләптер бик читтә йөри . Сабак алырлык күпме сынау килде дә бит ! Шайтан күбрәк үз итә шул үзләрен . Әллә шайтан юлын ,үзләре үз итәме?Ана сөте белән кергән шул, шундый тәртипсез тормыш.Онытылыр бераз хәсрәтем , -диеп авыз иткән саен аракыдан , күбрәк ялгыш жибәрә бара Зинара.
Жәй көне чуваш авылыннан көтүче килде авылларына .Зинара шуның белән очраша башлады . Төннәрен дә очрашалар , көндезләрен дә кача -поса елгалар аша барып кайта, хәлен белергэ чираттагы мәхәббәтенең.Ире кыйнап та карый . Юк ,юлга салынырга уйламый да.
Чуваш Коляның да, хатыны , уллары бар үз авылында .Зинарадан шактый гына олы да үзе көтүче.Коля да бик үз итә Зинараны . Көтүдән җыелган бар акчасын, яшь сөяркәгә тапшыра бара . Зинараның ирдә дә гамь калмады , улы Илшат турында да тирән китеп уйлап тормый . Ире бик еш тотып кыйный үзен. Акчасын да йортка бик кайтармый шул, Илфат . Илфатның да сөяркәләре юк түгел. Икесе ике төрле рәхәт сөрә. Һәрхәлдә, үзләре шулай уйлый, семья членнары.
Ике куллап риза Зинара, көтүче Коля хатыны булырга.
Көзлеген көтү тәмамлангач ,ияртеп кайтты Зинараны көтүче Коля. Көтүче хатыны Надяның, нинди кичерешләр кичерүе, Зинараны тамчы да борчымады . Керфеген дә какмый кайтып керде чуваш авылына , чуваш йортына .
Балаларын, кирәк яракларын җыйды да , Ульян шәһәренә барып урнашты Надя.
Олы улы Ильшат, әтисе Илфат белән калды. Геннар буенча, үз әтисе булмаса да.
Менә тагын ничә кешенең язмышы җимерелде .
Дәвамы бар .
Кафия Вахитова Низамутдинова.