7 ӨЛЕШ, ХИКӘЯ. Әсхия Абдуллина-Костикова Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килүе булдымы икән, шундый изге аш уздырырга ниятләгән көн искиткеч матур булып туды. Иртән сызылып кына алсу шәфакь беленгәндә күршеләренең ак әтәчләре киртәгә менеп аваз салды. Ул арада өй каршындагы албакчада әрәмәлек кебек таралып үскән чиялектә сандугачлар сайрый башлады. Кемнеңдер абзарында сарыклары уянып мәэлдәп тавыш бирде, күп тә үтми күрше-тирәнең сыер-сарыкларын көтүгә чыгарган тавышлары ишетелде. Төне буена йоклый алмыйча бер-яктан икенче якка боргаланып, үткәннәрен уйланып яткан Тәнзилә дә, Фәнзиләне уятмаска тырышып, яланаяк көе аяк очларына гына басып, баскычка чыкты. Болдырда шыпырт кына уйланып утырган Володяны күреп гаҗәпләнеп, Володя, син нишләп йокламыйсың? Бик иртә бит әле. Бар, кереп ят, рәхәтләнеп ял ит, диде. Әмма Володя башын гына чайкап, Нет, Танзиля, я выспался. При такой природе и при такой погоде грех долго спать. Вот так и сидел бы каждое утро и наслаждался спокойствием, пением птиц, радовался тихой деревенской жизни. Эхх, как же хорошо здесь у вас! Вот я только переживаю о Фанзиле, как обратно доедем до дома? -А ты не переживай. Вот вы более двадцати пяти лет прожили в этой самой Молдавии. Ну она же и не твоя родина,и ни Фанзили. Чего вы там засели то? В России сейчас хорошо же. Вот мы всю жизнь прожили в Татарстане и ничуть не жалеем. И не рыпаемся куда-либо уезжать. -Ну нас же тогда партия отправила работать в Молдавию. А против партии я не имел право идти. Я всю жизнь был и остаюсь в душе коммунистом. -Да ладно тебе. Коммунист. Вот эти самые твои коммунисты и раздербанили весь СССР. Кто был у власти, тот и разбогател, хапнул народное добро. А ты, что хапнул? Кипу бумаг? -Мне же, ты знаешь Танзиля, богатство не надо. Главное чтоб душа была богатой. -Ой, Володя, комик ты! Весь уже поседел, а все такой же наивный. Душа у него, видишь ли, богатая. Даже маму похоронить не смогли приехать. Ну честно, у вас же тогда и на хлеб денег не было, так ведь. Ну, скажи правду! -Были времена тяжелые, не спорю. Но сейчас все нормально. -Знаю я ваше все нормально. Эта ваша Молдавия вечно у России с протянутой рукой. Вот что, Володя я тебе скажу. Вы детей своих уже потеряли. Ой, извини, не потеряли, ну как это, у вас же и дочка и оба сына не живут в Молдавии. Ну для чего вы там сами то живете? Ты уже на пенсии, поди. И пенсия наверное в долларах, да. Фанзиля тоже уже на пенсии. Возвращайтесь на родину, ты же сам тоже местный, ну почти земляк же. Из Чебоксар же ты, если я не спутала. -Не спутала. Но мои корни еще в самом детстве оборвались. Я же, как знаешь, детдомовский. Какая уж там родина. И вспоминать то нечего. -Ээ, так не говори. Вот я тоже вроде все время думала, да не скаучаю я по родине, по своей деревне. Так думала, пока однажды не схватило мое дыхание. Мочи не было дышать, хотелось родного воздуха глотнуть, родной живительной воды испить. Вон чуть под лед не ушли ведь тогда, Слава Аллаху, добрые люди спасли и добро наше уберегли. -Конечно, иногда и мне хочется босиком возле речушки, где рос, побегать. Лазить по деревьям, воровать грачиные яйца, как в детстве. Хотя это конечно был большой грех. Но мы не осознавали этого. -Володя, я это серьезно говорю. Конечно, мы маму упустили, Аллах нам судья. Но я не хочу терять родное наше гнездо. Вашим детям из своей Америки там или Германии что до России, что до Молдавии летать – все равно. Сейчас времена и возможности такие,огого! -Ты Танзиля, смотри, Фанзили свои мысли не раскрывай, ато она и всерьез решит здесь остаться. -Һии, мин хатыным кая качты микән минем кочактан дип уйланып ятам, болар монда серләшеп утыра икән бит. Доброе утро, Володя! Ну как спалось? Тәнзилә өйгә кереп әкрен генә учак тергезеп җибәрде, әлектр плитәсенә олы кәстрүлгә аш утыртты, ул арада Фәнзилә дә уянып, чаршау артыннан башын чыгарып, Тәнзиләгә эшдәште. -Тәнзиләү, мин шундый рәхәт йокладым. Әйтерсең лә әнкәйнең кочагында ятам икән. Әнкәй әкрен генә аркамнан кагып, бәпләп йоклатты да, чәчләремнән сыйпап, тор бәбкәм, кояш чыга бит. Кояш чыкканны күргән кеше озын гомерле һәм бәхетле була дип уятты. Әнкәйнең кулыннан тотыйм дигән идем, ул тиз арада юкка чыкты. Шушы яшемә җитеп, мондый рәхәт йоклаганымны хәтерләмим. Булса да бала чакта уеннан арып кайтып йоклаган чакта гына булгандыр. -Әнкәебез шатланып ята торгандыр гүрендә. Кызларым кайтты, аш әзерлиләр, ди торгандыр. Ә бәлкем, үпкәләп ята торгандыр, исән чагымда кайтып хәлемне белергә вакыт тапмадылар. Хәзер үзләре картая башлагач, исләренә төшкән, кайтканнар, дип ачулана торгандыр. -Юк, Тәнзилә, әнкәй мәңге дә алай уйламас. Беркайчан беркемгә ачу-үпкә сакламады бит ул. Берәрсенән сүз ишетсә дә, и ялгыш әйткәндер, көйсез чагы булгандыр, җә, дип кенә куя иде бит. -Ә үзе гөлбәчкә кереп, альяпкычына күз яшьләрен сөртә иде, исеңдәме? -Исемдә Фәнзилә, барысы да исемдә. Их, нишләп кайтмадым икән дип йөрәгем сыза, сыкрый,, аңлыйсыңмы мине? Үкереп елыйсым килә, көчкә тыелып торам. -Алай итмә, Тәнзилә. Әйе, без бик зур гөнаһлы әнкәебез каршында. Әмма әнкәй күз яшьләрен бер дә яратмады. Үзең әйткәндәй, ул яшеренеп кенә, гөлбәчтә генә күз яшьләрен сөртә иде. Безгә авыр тоелмасын, дигәндер инде. Елап, без аның рухына авырлык китерербез. Син бит намазда, догаларың кабул булыр, иншалла. Мин дә өйрәнермен әле догалар. Капкадан җитез генә атлап күрше карчыгы кергәне күренде. Дога кылып, хәлләрне белешкәннән соң Корьән ашына чакырыласы әби-бабайларның исемлеген төзеп, Фәнзилә белән күрше карчыгы авыл урамы буйлап ашка дәшәргә чыгып та киттеләр. Назыйм белән Володя ишек алларын себереп, алгы якка авышкан абзарның коймасын рәтләп, баганаларын алыштыргач, ишек алды тагын да матурланып, гомер буена кеше яшәгән йорт кыяфәтенә керде. Чормадан табып алып төшкән куълюгычны да болдыр баганасына беркетеп куйдылар, бәрәңге бакчасына тамыр җибәргән чаган агачларын кисеп утын итеп өйделәр. Тыз-быз килеп аш өстәлен корып җитешүгә, капкада ап-ак яулык япкан карчык-корткалар, бераз сакал да җибәргән, башларына түбәтәй кигән абзый-агайлар күренде. Володя белән Назыйм һәрбер ир-ат белән ике куллап күрешеп, аларны өстәлнең түр башына утырттылар, ирләрдән бераз гына ара калдырып, карчыклар да өстәл артына утырышты. Авылның мулла агае йорт хуҗалары рухына Корән багышлап, олы мәҗлесне ачып җибәрде. Барысы да ашап-эчеп туклангач, озак итеп догалар кылынды, Тәнзилә белән Фәнзилә хәер таратырга керештеләр. Үзләре әзерләгән хәерлекләр белән бергә әниләренең ел ашында таратылып бетмәгән яулыкларын да таратырга булдылар. -Хөрмәтле кунакларыбыз, әбекәйләр, безнең әнкәебезне соңгы юлга да сез озаттыгыз, Аллаһының мең рәхмәтләре сезгә. Әнкәем үзе дә әзерләгән хәерләрен дә бирим әле сезгә. Дога кылганда әнкәебезне дә исегезгә алырсыз, дип Тәнзилә яулыклар төргәген өстәл почмагына куеп, Фәнзилә аларны һәр карчыкка тапшыра барды. Әнкәләренең кәшимир, полукәшимир, прастуй яулыклары белән беррәттән полушерсть дип йөртелүче кызыл розалы кара яулыгына да чират җитте. Фәнзилә яулыкны үзләренең койма күршесе, гомере буена әнкәләре белән бергә фермада эшләгән, соңгы минутларында җан тәслим кылганда авызына су каптырып торган күршесенә тапшырды. Биргән хәерләргә тагын догалар кылгач, күрше карчыгы хәер яулыкны кулы белән сыйпады да, нишләптер ачып карыйсы итте. Барысы да аһ итте. Яулык эченнән ике дәфтәр бите өстәлгә төште. Гади генә язулар түгел икәнен бар җыелган халык та аңлап алды. Мулла агай, шаулашмагыз берегез дә. Балалар, сез үзегез дә утырыгыз әле өстәл янына, дигәч, Тәнзилә белән Фәнзилә дә өстәл янына елышты. “Исәнмесез, минем бердәнберкәйләрем, Тәнзиләм һәм Фәнзиләм. Бу хатны укыганда мин инде исән булмам. Тик шулай да мин кулларымны икегезнең дә җилкәләрегезгә куеп, тын гына сезнең яныгызда басып торырмын. Балакайларым, мин моны сезгә, бәлкем, бала чакта ук әйтергә тиеш булганмындыр, белмим инде. Ә бәлкем, сез үзегез нидер сизенеп, шуңа күрә миңа үпкәләп тә яныма кайтмый башлагансыздыр. Мин һич тә үпкәләмәдем, сезгә, балалар. Һәркайсыгызның үз эше, үз дөньясы. Фәнзиләм, Тәнзиләм, мин сезнең икегезне дә үземнең газизләрем итеп үстерергә тырыштым. Дөресрәге, сез минем газиз балакайларым булдыгыз. Гомер буена. Нәрсә әйтергә теләгәнемне һаман яза алмыйча аптырыйм. Инде ничә төн йоклый алмыйм. Үлеп китәрмен дә, сез белми калырсыз дип кайгырам. Тәнзиләм, балам! Мин сине табучы анаң түгел бит. Син мине кичер инде зинһар өчен. Бәлкем мин кайчан да булса сиңа каты бәрелгәнмендер, рәнҗеткәнмендер. Фәнзиләгә караганда ныграк ачуланып ташлаганмындыр. Миңа бик авыр бу сүзләрне язуы. Ләкин син үз тамырыңны белергә тиеш. Мин Фәнзиләне табарга килгәндә син инде ике-өч көнлек булгансың. Синең газиз әнкәең бик яшь бала булган, бер яман ир-ат аны бозган, ә бәби табачагын ул беркемгә дә белдермәгән. Бәбекәем, берүк газиз әнкәеңә рәнҗи күрмә, ирсез бала табу ул чакта бик оят гамәл иде. Әнкәең, бичаракаем, ни эшләргә дә белмәгән, бер төнне баласының өстенә шушы ул заманда бик модалы, затлы саналган кызыл розалы кара яулыгын япкан да үзе больницадан чыгып качкан. Милиция белән авыллардан эзләтеп караганнар, тик беркаян да таба алмаганнар, чөнки ул яшь булса да чын исем фамилиясен, туган авылын яшергән. Шул китүдән юкка чыккан, бичара бала. Баласы ими сорап елап уянгач, карасалар, әнкәсе юк икән. Мин сөтле сыер кебек сөтле идем. Фәнзиләдән артып калганын сиңа, Тәнзиләм, имезә идем. Ул чакта авыллардан роддом дигән җиргә килеп йөрү юк иде. Җитмәсә ташу вакыты, юллар өзелгән чак. Әткәгез минем бер генә бала тапканымны белмәде дә, бахыр. Врачлар әллә икесен дә аласыңмы соң, дигәч, мин ике куллап ризалаштым. Шуннан баш врач, авыл сәвитенә шалтыратып, сезнең авылдан игезәк бала тапкан ананы алырга машина җибәрегез дигән. Колхоз председателе машинасы белән кайтып кергәнемне дә мәңге онытмаячакмын. Атагыз беренче күрүдә үк икегезне дә бик яратты. Тезеннән дә тошермәде. Тик гомеркәе генә кыска булып чыкты. Газизкәйләрем, чын дореслек барыбер утта янмый, суда батмый. Бәлкем, Тәнзиләмнең әнкәсе дә гомере буена үкенеп, газиз баласын эзли торгандыр. Бу хатны укыдык та, без туганнар түгел икән дип аерылыша күрмәгез. Мин мәңге риза бәхил булмаячакмын, белеп торыгыз. Тәнзиләм, нәни кошчыгым минем. Син кан туганнарыңны таба алсаң, мин дә караңгы гүрләремдә тынычлап ятармын, иншалла. Бәхил булыгыз, бәбкәйләрем. Берүк миңа рәнҗемәгез”. Әй эчендә тынлык урнашты. Мичкә ягылудан өй эче кыза дип бераз ачып куелган ишек кенә, шыгырдап киң итеп ачылып китте. -Рәсимәкәебезның рухы тынычлап кайтып китте,- диде күрше карчыгы. –Балам, бу яулыкны син хәергә бирергә тиеш түгел. Газиз әнкәгез, Рәсимә әнкәгез аны гомере буена кадерләп саклаган. Бу бик кыймәтле яулык. Кызыл розалы кара яулык. Син бәлкем шушы яулык аша туганнарыңны да эзләп таба алырсың. Телвизордан әнә көн саен күрсәтеп торалар андый тапшыруларны. -Рәхмәт апа. Барыгызга да мең рәхмәт, кадерле авылдашларым. Безнең әнкәебезне, әткәебезне искә алып, зурлап килгәнегезгә без бик рәхмәтле. Мин барысын да аңладым. – Тәнзилә кызыл розалы кара яулыкны битенә терәп күзләрен йомып озак итеп иснәп торды, аннары күкрәгенә кысты. – Бала чактан ук мин бер сәер төш күрә идем. Ниндидер бер хатын мине эзәрлекли, өй артыннан качып карап тора да кулын болгап, үз янына чакыра, мин башта куркып янына бармыйм, имеш, куркам, аннары аякларым үзләреннән үзләре шул апага таба атлый башлый. Ул арада бу апа кычкырып бер урында әйләнә-әйләнә дә күккә күтәрелә дә юкка чыга. Үзе куркыныч итеп көлә. Мин бу төшне манма суга батып, куркынып уянам, әмма ни гаҗәптер, бу төшне күргәннән соң гел яхшы хәбәр алам. Язгы ташу вакытында авылга кайтырга чыккан төнне дә мин шул төшне күргән идем. Аллага шөкер, исән-сау котылдык. -Ә яулык? Аның нинди бәйләнеше бар бу төшеңә? – Фәнзилә, аптырап Тәнзиләгә карады. -Суксы авылын исеңә төшер әле. Без, монда кайтышлый, безне язгы ташудан коткаручыларны бәхилләтергә дип Суксу авылына кабат кердек. Шул авылда гаҗәеп бер тамашага юлыктык. Дөресрәге безне юлыктырдылар, таныштырдылар. Ул авылда сиксән яшьләрдәме икән, әллә олырактамы, Хәсәнша исемле карт яши икән. Мин имеш бик нык шул картка ошаганмын. Монысын, безне коткарган Габделбәрләргә килгән Гыйлмениса исемле әби әйтте. Без, чынлап та Габделбәрнеә хатыны Рауза белән бу бабай диимме соң, Хәсәнша агайларга да хәер бирергә кердек. Ярар, хәерен дә бирдек. Но... Минем күзем тәрәзә янындагы фоторамдагы фотоларга төште бит. Бер фото миңа бик таныш тоелды. Как будто мин ул апаны гомерем буена беләм, таныйм кебек иде. -Балалар, бу бик чеетерекле эш. Моны болай гына ерып чыга алмассыз. Шул телевизор аша тапсагыз гына инде. –Авыл мулласы да телевизор экраннары аша туганнарын табып таныштыру турындагы тапшырулардан хәбәрдар булып чыкты. Дәвамы бар.
Минем дусларым
:Макнуна Хурамшина(Ямалова)
КЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫК.
7 ӨЛЕШ, ХИКӘЯ.
Әсхия Абдуллина-Костикова
Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килүе булдымы икән, шундый изге аш уздырырга ниятләгән көн искиткеч матур булып туды. Иртән сызылып кына алсу шәфакь беленгәндә күршеләренең ак әтәчләре киртәгә менеп аваз салды. Ул арада өй каршындагы албакчада әрәмәлек кебек таралып үскән чиялектә сандугачлар сайрый башлады. Кемнеңдер абзарында сарыклары уянып мәэлдәп тавыш бирде, күп тә үтми күрше-тирәнең сыер-сарыкларын көтүгә чыгарган тавышлары ишетелде. Төне буена йоклый алмыйча бер-яктан икенче якка боргаланып, үткәннәрен уйланып яткан Тәнзилә дә, Фәнзиләне уятмаска тырышып, яланаяк көе аяк очларына гына басып, баскычка чыкты. Болдырда шыпырт кына уйланып утырган Володяны күреп гаҗәпләнеп, Володя, син нишләп йокламыйсың? Бик иртә бит әле. Бар, кереп ят, рәхәтләнеп ял ит, диде. Әмма Володя башын гына чайкап, Нет, Танзиля, я выспался. При такой природе и при такой погоде грех долго спать. Вот так и сидел бы каждое утро и наслаждался спокойствием, пением птиц, радовался тихой деревенской жизни. Эхх, как же хорошо здесь у вас! Вот я только переживаю о Фанзиле, как обратно доедем до дома?
-А ты не переживай. Вот вы более двадцати пяти лет прожили в этой самой Молдавии. Ну она же и не твоя родина,и ни Фанзили. Чего вы там засели то? В России сейчас хорошо же. Вот мы всю жизнь прожили в Татарстане и ничуть не жалеем. И не рыпаемся куда-либо уезжать.
-Ну нас же тогда партия отправила работать в Молдавию. А против партии я не имел право идти. Я всю жизнь был и остаюсь в душе коммунистом.
-Да ладно тебе. Коммунист. Вот эти самые твои коммунисты и раздербанили весь СССР. Кто был у власти, тот и разбогател, хапнул народное добро. А ты, что хапнул? Кипу бумаг?
-Мне же, ты знаешь Танзиля, богатство не надо. Главное чтоб душа была богатой.
-Ой, Володя, комик ты! Весь уже поседел, а все такой же наивный. Душа у него, видишь ли, богатая. Даже маму похоронить не смогли приехать. Ну честно, у вас же тогда и на хлеб денег не было, так ведь. Ну, скажи правду!
-Были времена тяжелые, не спорю. Но сейчас все нормально.
-Знаю я ваше все нормально. Эта ваша Молдавия вечно у России с протянутой рукой. Вот что, Володя я тебе скажу. Вы детей своих уже потеряли. Ой, извини, не потеряли, ну как это, у вас же и дочка и оба сына не живут в Молдавии. Ну для чего вы там сами то живете? Ты уже на пенсии, поди. И пенсия наверное в долларах, да. Фанзиля тоже уже на пенсии. Возвращайтесь на родину, ты же сам тоже местный, ну почти земляк же. Из Чебоксар же ты, если я не спутала.
-Не спутала. Но мои корни еще в самом детстве оборвались. Я же, как знаешь, детдомовский. Какая уж там родина. И вспоминать то нечего.
-Ээ, так не говори. Вот я тоже вроде все время думала, да не скаучаю я по родине, по своей деревне. Так думала, пока однажды не схватило мое дыхание. Мочи не было дышать, хотелось родного воздуха глотнуть, родной живительной воды испить. Вон чуть под лед не ушли ведь тогда, Слава Аллаху, добрые люди спасли и добро наше уберегли.
-Конечно, иногда и мне хочется босиком возле речушки, где рос, побегать. Лазить по деревьям, воровать грачиные яйца, как в детстве. Хотя это конечно был большой грех. Но мы не осознавали этого.
-Володя, я это серьезно говорю. Конечно, мы маму упустили, Аллах нам судья. Но я не хочу терять родное наше гнездо. Вашим детям из своей Америки там или Германии что до России, что до Молдавии летать – все равно. Сейчас времена и возможности такие,огого!
-Ты Танзиля, смотри, Фанзили свои мысли не раскрывай, ато она и всерьез решит здесь остаться.
-Һии, мин хатыным кая качты микән минем кочактан дип уйланып ятам, болар монда серләшеп утыра икән бит. Доброе утро, Володя! Ну как спалось?
Тәнзилә өйгә кереп әкрен генә учак тергезеп җибәрде, әлектр плитәсенә олы кәстрүлгә аш утыртты, ул арада Фәнзилә дә уянып, чаршау артыннан башын чыгарып, Тәнзиләгә эшдәште.
-Тәнзиләү, мин шундый рәхәт йокладым. Әйтерсең лә әнкәйнең кочагында ятам икән. Әнкәй әкрен генә аркамнан кагып, бәпләп йоклатты да, чәчләремнән сыйпап, тор бәбкәм, кояш чыга бит. Кояш чыкканны күргән кеше озын гомерле һәм бәхетле була дип уятты. Әнкәйнең кулыннан тотыйм дигән идем, ул тиз арада юкка чыкты. Шушы яшемә җитеп, мондый рәхәт йоклаганымны хәтерләмим. Булса да бала чакта уеннан арып кайтып йоклаган чакта гына булгандыр.
-Әнкәебез шатланып ята торгандыр гүрендә. Кызларым кайтты, аш әзерлиләр, ди торгандыр. Ә бәлкем, үпкәләп ята торгандыр, исән чагымда кайтып хәлемне белергә вакыт тапмадылар. Хәзер үзләре картая башлагач, исләренә төшкән, кайтканнар, дип ачулана торгандыр.
-Юк, Тәнзилә, әнкәй мәңге дә алай уйламас. Беркайчан беркемгә ачу-үпкә сакламады бит ул. Берәрсенән сүз ишетсә дә, и ялгыш әйткәндер, көйсез чагы булгандыр, җә, дип кенә куя иде бит.
-Ә үзе гөлбәчкә кереп, альяпкычына күз яшьләрен сөртә иде, исеңдәме?
-Исемдә Фәнзилә, барысы да исемдә. Их, нишләп кайтмадым икән дип йөрәгем сыза, сыкрый,, аңлыйсыңмы мине? Үкереп елыйсым килә, көчкә тыелып торам.
-Алай итмә, Тәнзилә. Әйе, без бик зур гөнаһлы әнкәебез каршында. Әмма әнкәй күз яшьләрен бер дә яратмады. Үзең әйткәндәй, ул яшеренеп кенә, гөлбәчтә генә күз яшьләрен сөртә иде. Безгә авыр тоелмасын, дигәндер инде. Елап, без аның рухына авырлык китерербез. Син бит намазда, догаларың кабул булыр, иншалла. Мин дә өйрәнермен әле догалар.
Капкадан җитез генә атлап күрше карчыгы кергәне күренде. Дога кылып, хәлләрне белешкәннән соң Корьән ашына чакырыласы әби-бабайларның исемлеген төзеп, Фәнзилә белән күрше карчыгы авыл урамы буйлап ашка дәшәргә чыгып та киттеләр.
Назыйм белән Володя ишек алларын себереп, алгы якка авышкан абзарның коймасын рәтләп, баганаларын алыштыргач, ишек алды тагын да матурланып, гомер буена кеше яшәгән йорт кыяфәтенә керде. Чормадан табып алып төшкән куълюгычны да болдыр баганасына беркетеп куйдылар, бәрәңге бакчасына тамыр җибәргән чаган агачларын кисеп утын итеп өйделәр. Тыз-быз килеп аш өстәлен корып җитешүгә, капкада ап-ак яулык япкан карчык-корткалар, бераз сакал да җибәргән, башларына түбәтәй кигән абзый-агайлар күренде. Володя белән Назыйм һәрбер ир-ат белән ике куллап күрешеп, аларны өстәлнең түр башына утырттылар, ирләрдән бераз гына ара калдырып, карчыклар да өстәл артына утырышты. Авылның мулла агае йорт хуҗалары рухына Корән багышлап, олы мәҗлесне ачып җибәрде. Барысы да ашап-эчеп туклангач, озак итеп догалар кылынды, Тәнзилә белән Фәнзилә хәер таратырга керештеләр. Үзләре әзерләгән хәерлекләр белән бергә әниләренең ел ашында таратылып бетмәгән яулыкларын да таратырга булдылар.
-Хөрмәтле кунакларыбыз, әбекәйләр, безнең әнкәебезне соңгы юлга да сез озаттыгыз, Аллаһының мең рәхмәтләре сезгә. Әнкәем үзе дә әзерләгән хәерләрен дә бирим әле сезгә. Дога кылганда әнкәебезне дә исегезгә алырсыз, дип Тәнзилә яулыклар төргәген өстәл почмагына куеп, Фәнзилә аларны һәр карчыкка тапшыра барды. Әнкәләренең кәшимир, полукәшимир, прастуй яулыклары белән беррәттән полушерсть дип йөртелүче кызыл розалы кара яулыгына да чират җитте. Фәнзилә яулыкны үзләренең койма күршесе, гомере буена әнкәләре белән бергә фермада эшләгән, соңгы минутларында җан тәслим кылганда авызына су каптырып торган күршесенә тапшырды. Биргән хәерләргә тагын догалар кылгач, күрше карчыгы хәер яулыкны кулы белән сыйпады да, нишләптер ачып карыйсы итте.
Барысы да аһ итте.
Яулык эченнән ике дәфтәр бите өстәлгә төште. Гади генә язулар түгел икәнен бар җыелган халык та аңлап алды. Мулла агай, шаулашмагыз берегез дә. Балалар, сез үзегез дә утырыгыз әле өстәл янына, дигәч, Тәнзилә белән Фәнзилә дә өстәл янына елышты.
“Исәнмесез, минем бердәнберкәйләрем, Тәнзиләм һәм Фәнзиләм. Бу хатны укыганда мин инде исән булмам. Тик шулай да мин кулларымны икегезнең дә җилкәләрегезгә куеп, тын гына сезнең яныгызда басып торырмын. Балакайларым, мин моны сезгә, бәлкем, бала чакта ук әйтергә тиеш булганмындыр, белмим инде. Ә бәлкем, сез үзегез нидер сизенеп, шуңа күрә миңа үпкәләп тә яныма кайтмый башлагансыздыр. Мин һич тә үпкәләмәдем, сезгә, балалар. Һәркайсыгызның үз эше, үз дөньясы. Фәнзиләм, Тәнзиләм, мин сезнең икегезне дә үземнең газизләрем итеп үстерергә тырыштым. Дөресрәге, сез минем газиз балакайларым булдыгыз. Гомер буена. Нәрсә әйтергә теләгәнемне һаман яза алмыйча аптырыйм. Инде ничә төн йоклый алмыйм. Үлеп китәрмен дә, сез белми калырсыз дип кайгырам. Тәнзиләм, балам! Мин сине табучы анаң түгел бит. Син мине кичер инде зинһар өчен. Бәлкем мин кайчан да булса сиңа каты бәрелгәнмендер, рәнҗеткәнмендер. Фәнзиләгә караганда ныграк ачуланып ташлаганмындыр. Миңа бик авыр бу сүзләрне язуы. Ләкин син үз тамырыңны белергә тиеш. Мин Фәнзиләне табарга килгәндә син инде ике-өч көнлек булгансың. Синең газиз әнкәең бик яшь бала булган, бер яман ир-ат аны бозган, ә бәби табачагын ул беркемгә дә белдермәгән. Бәбекәем, берүк газиз әнкәеңә рәнҗи күрмә, ирсез бала табу ул чакта бик оят гамәл иде. Әнкәең, бичаракаем, ни эшләргә дә белмәгән, бер төнне баласының өстенә шушы ул заманда бик модалы, затлы саналган кызыл розалы кара яулыгын япкан да үзе больницадан чыгып качкан. Милиция белән авыллардан эзләтеп караганнар, тик беркаян да таба алмаганнар, чөнки ул яшь булса да чын исем фамилиясен, туган авылын яшергән. Шул китүдән юкка чыккан, бичара бала. Баласы ими сорап елап уянгач, карасалар, әнкәсе юк икән. Мин сөтле сыер кебек сөтле идем. Фәнзиләдән артып калганын сиңа, Тәнзиләм, имезә идем. Ул чакта авыллардан роддом дигән җиргә килеп йөрү юк иде. Җитмәсә ташу вакыты, юллар өзелгән чак. Әткәгез минем бер генә бала тапканымны белмәде дә, бахыр. Врачлар әллә икесен дә аласыңмы соң, дигәч, мин ике куллап ризалаштым. Шуннан баш врач, авыл сәвитенә шалтыратып, сезнең авылдан игезәк бала тапкан ананы алырга машина җибәрегез дигән. Колхоз председателе машинасы белән кайтып кергәнемне дә мәңге онытмаячакмын. Атагыз беренче күрүдә үк икегезне дә бик яратты. Тезеннән дә тошермәде. Тик гомеркәе генә кыска булып чыкты.
Газизкәйләрем, чын дореслек барыбер утта янмый, суда батмый. Бәлкем, Тәнзиләмнең әнкәсе дә гомере буена үкенеп, газиз баласын эзли торгандыр. Бу хатны укыдык та, без туганнар түгел икән дип аерылыша күрмәгез. Мин мәңге риза бәхил булмаячакмын, белеп торыгыз. Тәнзиләм, нәни кошчыгым минем. Син кан туганнарыңны таба алсаң, мин дә караңгы гүрләремдә тынычлап ятармын, иншалла. Бәхил булыгыз, бәбкәйләрем. Берүк миңа рәнҗемәгез”.
Әй эчендә тынлык урнашты. Мичкә ягылудан өй эче кыза дип бераз ачып куелган ишек кенә, шыгырдап киң итеп ачылып китте.
-Рәсимәкәебезның рухы тынычлап кайтып китте,- диде күрше карчыгы. –Балам, бу яулыкны син хәергә бирергә тиеш түгел. Газиз әнкәгез, Рәсимә әнкәгез аны гомере буена кадерләп саклаган. Бу бик кыймәтле яулык. Кызыл розалы кара яулык. Син бәлкем шушы яулык аша туганнарыңны да эзләп таба алырсың. Телвизордан әнә көн саен күрсәтеп торалар андый тапшыруларны.
-Рәхмәт апа. Барыгызга да мең рәхмәт, кадерле авылдашларым. Безнең әнкәебезне, әткәебезне искә алып, зурлап килгәнегезгә без бик рәхмәтле. Мин барысын да аңладым. – Тәнзилә кызыл розалы кара яулыкны битенә терәп күзләрен йомып озак итеп иснәп торды, аннары күкрәгенә кысты. – Бала чактан ук мин бер сәер төш күрә идем. Ниндидер бер хатын мине эзәрлекли, өй артыннан качып карап тора да кулын болгап, үз янына чакыра, мин башта куркып янына бармыйм, имеш, куркам, аннары аякларым үзләреннән үзләре шул апага таба атлый башлый. Ул арада бу апа кычкырып бер урында әйләнә-әйләнә дә күккә күтәрелә дә юкка чыга. Үзе куркыныч итеп көлә. Мин бу төшне манма суга батып, куркынып уянам, әмма ни гаҗәптер, бу төшне күргәннән соң гел яхшы хәбәр алам. Язгы ташу вакытында авылга кайтырга чыккан төнне дә мин шул төшне күргән идем. Аллага шөкер, исән-сау котылдык.
-Ә яулык? Аның нинди бәйләнеше бар бу төшеңә? – Фәнзилә, аптырап Тәнзиләгә карады.
-Суксы авылын исеңә төшер әле. Без, монда кайтышлый, безне язгы ташудан коткаручыларны бәхилләтергә дип Суксу авылына кабат кердек. Шул авылда гаҗәеп бер тамашага юлыктык. Дөресрәге безне юлыктырдылар, таныштырдылар. Ул авылда сиксән яшьләрдәме икән, әллә олырактамы, Хәсәнша исемле карт яши икән. Мин имеш бик нык шул картка ошаганмын. Монысын, безне коткарган Габделбәрләргә килгән Гыйлмениса исемле әби әйтте. Без, чынлап та Габделбәрнеә хатыны Рауза белән бу бабай диимме соң, Хәсәнша агайларга да хәер бирергә кердек. Ярар, хәерен дә бирдек. Но... Минем күзем тәрәзә янындагы фоторамдагы фотоларга төште бит. Бер фото миңа бик таныш тоелды. Как будто мин ул апаны гомерем буена беләм, таныйм кебек иде.
-Балалар, бу бик чеетерекле эш. Моны болай гына ерып чыга алмассыз. Шул телевизор аша тапсагыз гына инде. –Авыл мулласы да телевизор экраннары аша туганнарын табып таныштыру турындагы тапшырулардан хәбәрдар булып чыкты.
Дәвамы бар.