Дөнья тәгәрмәче

Әлфия Ситдыйкова
Бу мизгелдә кызның башыннан, үзенең сәламәтлеге турындагы түгел, ә бригадада бергә эшләүче хезмәттәшләренә, цех җитәкчелегенә кыенлык китердем ахрысы дигән уй сызып үтте. Башкалар турында кайгыртып яшәргә күнеккән Мәдинә, киләчәктә минем белән ни булыр, дип уйлап та карамады. Шуңа күрә участок башлыгының:
– Хәзер бригадирны җибәрәм. Ул сине шифаханәгә озатып куяр. Пропускаңны бригадирга бирерсең. Көннәр куеп барырбыз. Бер-ике атна узганнан соң, авыртуларың басылгач кына килерсең эшкә! – дигән сүзләре белән килешеп, баш какты.
– Ни өчен йөк төягеч машинаның түбәсе бернәрсә белән дә капланмаган. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, ул капланган булырга тиеш. Ни өчен безне шундый погрузчиклар белән эшкә чыгарасыз?! – дип дәгъва белдерергә башына да килмәде.
Шәфкать туташы кызның аяк-кулларын, башын капшап караганнан соң, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртты. Шифаханәдә эш сәгате тәмамланып килә. Бригадир хатын озатуында, үз аягы белән килеп кергән кызның аяк-кулын тарткалап караган табиб: «Бер җирегез дә сынмаган, башыгызда гына йодрык кадәрле шеш, авыртса, башка көнне килерсез!» – дип, кызга справка язып бирде дә, саубуллашырга ашыкты. Бераз аксаклап йөргән кыз, баш әйләнүе басылгач, ике атна үтүгә эшкә чыкты. Цех җитәкчелеге бәхетсезлек очрагы хакында акт төзеп тә тормады. Ә гади авыл кызы ни эшләсен?!. Үзең гаепле, дигән карар белән килешергә туры килде. Ярый әле, әнисе әйтмешли, фәрештәләр канат җәеп үлемнән саклап калган. Ашыйсы ризыгы, эчәсе суы булса, кеше тимер астыннан да, таш астыннан да исән чыга икән.
Төшкә кергән сагыш
Мәдинә бай тарихлы, гүзәл табигатьле татар авылында туып, яшел яланнарда уйнап-тәгәрәп үскән кыз. Аның күңеле, чәчәк таҗларындагы чык тамчысының сафлыгын үзенә сеңдергән. Самими, садә кызның кешеләргә ышанучан беркатлы булуы маңгаена язылып куелган. Халык андыйлар турында юкка гына: «Эчендәге тышында», – дими шул.
Әтиләре алтын куллы балта остасы. Авылда аның кулы тимәгән, нинди дә булса корылма төзелмәгән ихата калды микән?! Кешелекле, ярдәмчел булуы өстенә, эчкерсез һәм гадел дә булды ул. Хәләл көч белән тапкан малның кадерен белеп, булганына шөкер кылып яшәгән әти-әниләре, балаларын үз үрнәгендә тәрбияләп үстерделәр. Күп балалы өйдә олысы кечесен карап үстерә, эш тә, аш та тигез бүленә. Һәркем үзенә тиешлесен белеп эшли. Кем дә булса тәртәгә типсә, бер сүз җитә.
– Әткәйгә әйтәм!
Шушы тылсымлы сүз барысын да үз урынынына куя. Кая ул әти-әнине борчу. Аларның керфек сирпеп бер каравы җитә, ни әйтергә теләгәннәре сүзсез дә аңлашыла.
– Хәлимә, өйләрне җыештырып бетергәч, чишмәгә барып кайт. Әнкәйләр эштән кайтуга, яңа чишмә суы белән самовар куярсың. Миргалим, син утын кис, апаем! Мин кайтуга әзер торсын. Тәбикмәк камыры куеп китәм, кайткач тиз генә пешерермен. Мәдинә апаем, унберенче яртыда мичкә ягып җибәрә торырсыз!
Миргалим ике энекәшен ияртеп, ишегалдына, утынлыкка чыкты. Балтасын селтәгән саен, тал утыны, канатлы кош кебек, оча да китә, оча да китә. Шуңа күрә утынлык тирәсендә чәчелеп яткан утыннарны энекәшләре җыеп, өемгә өеп баралар.
Көне буе эштә йөргән хуҗа белән хуҗабикә кайтуга аш пешкән, су китерелгән, кер юылган, өй җыештырылган, кечкенәләр каралган була. Мәктәптән кайтканнары инде чәйләп алырга өлгергәннәр. Өстәл янына утырып, өйгә бирелгән дәресләрен карыйлар. Язма күнегүләрне эшләп бетергәннәрнең китап укыйсы бар. Өйдә китап укымаган, китап геройлары белән дөнья гизмәгән кеше юк.
Мәдинәгә дә китап җене кагылган иде. Мәктәпне тәмамлаганчы ук авыл китапханәсендә укылмаган китабы калмады. Бер китапка тотынса, аерып алырмын димә. Аз гына буш вакыты булдымы, кышын карават астына, җәен бәрәңге арасына качып, яисә өй түбәсенә яки агач башына менеп утыра да, китапның эчтәлеген аңына сеңдерә. Шуның өчен шелтә алган чаклары да бихисап булды. Тик шелтәдән курку да укудан биздерә алмады. Китап белән башка дөнья, башка киңлекләр ачылды.
Ә кышларын, эш беткәннән соң кич утырулар! Күрше апалар кул эшләрен тотып килеп керә. Менә шунда инде дөньяның рәхәте. Ак яулыклы әби-апаларның сүз байлыгына шаккатып, аларның телләреннән өзелеп төшкән энҗе-мәрҗәннәрне күңелгә дисбе итеп тезүләр үзе ни тора!
– Кызымны әйтәм әле, Әхмәтсафа малае белән очрашып йөри бит. Гел колагына тукып торам: «Намусыңны сакла берүк! Намус – күлмәк түгел, пычранса, юып киеп булмый!» – дип. Үз балаңа ышанмаудан түгел, малайкаем, әйтеп торсаң да таманга туры килә хәзерге яшьләргә.
– Ие шул, хәзер бит яшьләр икенче. Әдәп базарда сатылмый дигәндәй, күлмәк итәкләре дә кыскарды. Егетләрнең дә күзләре уйнап тора. Аллакаем сакласын!
– И-и-и, син әйтәсеңме аны, мин әйтимме?! Ирнеке итәктә, баланыкы йөрәктә. Берүк балакайларыбыз исән була күрсен, тәүфыйклары арткыры!
– Без үскәндә, киндер күлмәк белән чабатадан башканы күрмәдек. Егетләр дә тәртипле булдылар. Хәзер яшьләр икенче, рәхәттә яшиләр! Тәүфыйкларын югалтмасалар, бәхетләре дә булыр, Алла боерса!
Балалар хакында гәпләшкән апалар, үзләре дә сизмичә, яшьлек чорларына әйләнеп кайталар. Йөзләренә электр лампасыннан төшкән яктылык нуры сибеләме, бит очларына алсулык йөгерә, күзләрендә очкын кабына.
– Без яшь чакта уеннар да башка төрле була иде. Ул аулак өйләр дисеңме, кичке уеннарны әйтәсеңме!
– Әйе шул! Әле һаман да истә аулак өйгә җыелган чаклар. Сез дә хәтерлисездер әле. Берсендә ботка пешереп сыйланырга булдык. Кем нинди ярма алып килгәндер, анысы истә калмаган. Ботка шундый тәмле булып пеште. Әлүмин табактагы ботканың уртасына чокыр ясап, майны эретеп салдык та, тезелешеп утырып, агач кашык белән тәмләп ашыйбыз. Аның тәме-е-е! Әле һаман да авызда саклана.
– Ә егетләр килгәч, аларны сыйлаганыбыз исегездәме? Ботка алай күп тә калмаган иде. Буш май савытына су өстәдек тә, ботканың нәкъ уртасына ясалган чокырга салдык. И тотындылар тегеләр мактап ашарга. Үзләре: «Тач май гына, малайкаем, тач май гына! Ай-яй-яй, кызлар майны жәлләмәгәннәр! Мондый ботканы күптән ашаган юк иде, рәхмәт, сылукайлар!» – дип безне мактыйлар. Чаршау артында эчебез катып көләбез. Тәки ашап бетергәнче, суга манып ашаганнарын сизмәделәр.
– И, ачның хәлен тук белми дигәндәй, туйганчы ашаган бар идеме соң?! Авызга тәгам ризык керсә дә, күңел күтәрелеп, яшисе килеп китә торган иде шул. Булганда бер уч арыш, яисә борчак куырып, кесәгә саласың да, таңнан кырга йөгерәсең. Җирен дә сөрдек, урагын да урдык, урманын да кистек. Күрде инде башкайлар.
– Әйтерең бармы?! Кычыткан ашын, юасын, балтырганын ашап тамак туйдымыни? Ул алабута ипиенең ни тәме юк, ни ашыйсы килүне басмый торган иде ич. Җан асрарга ярады инде, рәхмәт төшкере. Ярый да сыеры булган кеше сөт эчеп тамагын туйдырды.
– Сугыш чоры авырлыкларын да, ачлыгын да, ялангачлыгын да күрсәтте язмыш. Аллага шөкер, бирешмәдек. Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламады. Дөньялар гына имин булсын! Ачлыктан, афәтләрдән Үзе сакласын берүк!
– Шулай булса да, күңелле яшәдек. Тамак ачлыгын җыр белән җиңдек. Киндер күлмәкне манып, төсен яңартып, аякка чабата кигән килеш тә уйнап-биеп кенә йөрдек. Авырлыклар яшьлек белән сизелмәгәндер инде күрәсең.
Яшьлеккә кайтып килгән апалар, әбиләр җайлап кына ирләре хакында сөйләшүгә күчәләр.
– Әле үземнекен әйтәм. Кичә бераз салып кайткан. Салам эскертен тарттырырга барган иде. Салкынны сәнәк белән генә җиңә алмаганнар күрәсең. Синеке дә кызмача идеме?
– Алай сиздермәде. Яманга күнсәң, әрәм булырсың. Балалар өйдә чакта бик күрсәтмәскә тырыша, кайта да ята. Ардым дигән була. Бәлки ул да «йоткандыр».
– Йә, ярар инде, бераз гына капмас кеше буламы? Ирләрегезне юкка чыгарып, тел озайтып утырмагыз. «Сугыштан исән-сау кайтсалар, өрмәгән җиргә дә утыртмас, ни эшләсә дә сүз әйтмәс идек!» – дигәнегезне оныттыгызмыни?!
– Син әйтәсеңме аны, минме, малайкаем! Сугыштан соң утырып калмаганга сөенешеп яшик. Тәгәрәшеп балалар үсеп килә. Әнә, Мөнирәнең егете әйләнеп кайтмады, чит җирләрдә ятып калды. Кыз көе гомер кичерә. Берәүне дә якын китермәде үзенә. Һаман Хәлилен көтеп яши.
– Ни эшлисең инде? Тәкъдир китабына шулай язылган булгандыр, язмышы шулдыр.
– Минеке бу арада төннәр буена сызланып чыга. Яралары сызлап интектерә. Җитмәсә: «Төшемдә гел шул сугышта өзелеп калган аягымны күрәм», – ди. Ни хикмәттер! Ничәмә еллар үтте инде, онытылмаса онытылмас, басылмаса басылмас икән!
– Тән сызлану нәрсә ул! Җан сызлауга түзеп булмый шу-у-ул. Сугыш беткәнгә күпме еллар үтте, кайтмый калганнарны уйлап, йөрәк чирлегә әйләнде бит күбебез. Бер генә йортның да капкасын какмый калмады, каһәр суккыры! Ходаем яңадан күрсәтмәсен. Илләребез имин булсын.
Шулай гаилә, авыл, дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә ничә пар оекбаш, ничә пар бияләй бәйләнеп бетә. Каба белән йон алып кичлеккә кергән күрше әби-апалар буш кабаларын тотып, эрләнгән җеп йомгакларын, бәйләнгән оек-бияләйләрен яулыкларына төйнәп, култык астына кыстырып, өйләренә чыгып китәләр. Җәйләрен кул эше тотарга вакыты булмаган авыл хатыннары, кыш буе шулай гомер йомгакларын сүтеп-үреп рәхәтләнә.
Мәдинә дә әнкәсенең: «Олы кеше сүзен тыңлап утырмагыз!» – дигән сүзләрен колагы яныннан уздырып җибәреп, мич арасында тын да алмыйча посып утыра-утыра, олылардан ишетеп туплаган хәзинәне күңел сандыгына сала барды.
Сары күбәләк
– И-и-и, бәбекәем, кайтып җиттеңмени?! Нәрсә белән кайттың? Юлда озак җәфаланмадыңмы?
– Юк, әнкәй! Күрше авыл кешесе туры килде. Менә авыл башына кадәр алып кайтты.
– Рәхмәт инде, яхшы бәндә очраган. Кем баласы булды микән?
– Әй, сорамадым инде, үзе әйтмәгәч.
– Йә, ярар, кызым. Кулларыңны ю. Самоварым кайнап утыра. Хәзер чәй ясыйм. Әллә ничә көн борыным кычытып йөрде. Күчтәнәч ашарга булган икән. Төшемдә дә су күргән идем. Берәрегез кайтырсыз дип юраган идем аны, юраганым юш килде. Әйдә, бәбекәем, җитеш табында булганыннан. Үзеңнең күчтәнәчеңнән дә авыз ит, озын гомерле булырсың. Хәзер атаң да кайтып җитәр. Малайлар әрәмәлеккә киткәннәр иде, алар да озакламас.
Менә шулай сөйләнә-сөйләнә, әнисе сөенеченнән балкып, кызын сыйлы өстәл белән каршылады. Ана белән кыз гәпләшә-гәпләшә рәхәтләнеп сыйландылар.
Әрәмәгә киткән энекәшләре кайтып керүгә Мәдинәне кочаклап алдылар, Шау-гөр килеп күрештеләр дә, чәй өстәле янына килеп утырдылар. Мичтән генә чыккан, күпереп пешкән кайнар ипине әниләре, сындыргалап, өстәл уртасындагы зур тәлинкәгә куя тора. Малайларның җитез куллары бер-бер артлы ипи кисәкләрен эләктереп алалар да, өстенә калын итеп маргарин ягып авызларына шудыралар. Әрәмә һавасын исни-исни «миннек»лек каен ботакларын сындырган чагында ук, корсакларына оялаган «көчек»ләр ачыккан күрәсең. «Уфалла» арбасына төяп алып кайткан себеркене бәйләргә тотынганчы, шулай авыз тәмен басалар. Эшләп кайткач, ризыкның тәме дә арта шул.
Мәдинә мунчада хуш исле мәтрүшкә кушып бәйләнгән каен себеркесе белән чабынып, шәһәр кереннән арынды. Яңа туган сабыйдай чистарынып чыкканда, әнисенең самовары көйле җыр сузып, өстәл өстендә янәдән кукыраеп утыра иде. Лимон, кара җимеш салып ясалган чәй эчкәннән соң, чәчләрен киптереп, бизәнеп-ясанды да, кичке уенга чыгарга җыенды. Авылдашларын, сыйныфташларын сагынырга да өлгергән кызның күңеле инде күптән клубта.
Гадәттәгечә, клуб яшь-җилкенчәк белән тулы. Җәй көне читтән кайтучылар да күбәя. Алар арасында чираттагы ялларын авылда уздыручылар да, башка авылдан кызлар күзләргә килгән егетләр дә бар. Мәдинәне дус кызлары әйләндереп алды. Шәһәр тормышы турында сораштырганнан соң, клуб идәненең тузанын кагып, рәхәтләнеп биеделәр. Сары төстәге ефәк күлмәк кигән Мәдинә бөтерелеп биегән чакта, очып китәргә талпынган күбәләккә охшап кала. Ишек янында басып кызларның биегәнен күзәтеп торучы таныш булмаган егет, кыздан күз дә алмый.
Әлфия Ситдыйкова

Дөнья тәгәрмәче - 946730064567

Комментарии