Комментарии
- 14 окт 2023 12:59Явгария ГалееваӘәмииин рәхмәт Сезгә
- 14 окт 2023 13:40Илюся Гареева (Гиниятуллина)
- 14 окт 2023 19:52Гузалия Хабирова (Киямова)️
- 14 окт 2023 20:15Файруза Валеева-Юмагулова
- 14 окт 2023 23:30Халима Мирхайдарова(Сафиуллина)
- 14 окт 2023 23:31Зария ШарифуллинаМатур эсэрлэр яза идегез ,кэтеп калабыз!!!
- 15 окт 2023 10:30Гульсима Абуталипова( Кашапова)Альфира сезнен язганнарны укырга бигеракта яратам,котеп калам
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Альфира Кадырова-Гайфутдинова
Ә ЙӨРӘК ЯШЬ...
----------------
Әле генә ачкан кебек идек,
Шатланышып мәктәп ишеген.
Эчләр катып көлә идек бит без,
Күрсәк берәр күлмәк тишеген.
Еллар узгач, инде куркып кына
Ачкан идек бием ишеген.
Сөенечтән кояш кебек балкып,
Тирбәттек без бала бишеген.
Балалар да үсте, инде оныклар бар,
Гомерләр дә юкка узмаган.
Ә йөрәк яшь, әйтерсең лә менә,
Картлык безгә кулын сузмаган
Сизелмичә генә еллар узган,
Ачтык бүген бәхет ишеген.
Ходай тагын бүләк итсен иде,
Җиде сигез гомер бишлеген.
Хөрмәтле укучыларым, Сезне барыгызны да бәхет ишекләрен ачу көне белән тәбрик итәм. Чынлап та, гомер сукмагыннан озак еллар шулай атлап бару зур бәхет бит ул. Сезгә тыныч тормыш, нык сәламәтлек телим. Тәрәз төбендәге яран гөлләребез әле биик озак шаулап чәчәк атып, бәхет теләп үссеннәр. Күңелләр гел шулай яшь калсын, юк бар борчулар искән җилдәй тиз генә узып китсеннәр.
- - - АЛЬФИРА - - -