Резидә Шәрифуллина

Рамай, роман
Унөченче бүлекнең дәвамы
Зариф та ул минутларны бик яхшы хәтерли. Алдагы көнне нигәдер эче пошты аның. Борчылырга сәбәп тә юк кебек. Телефон трубкасын алып, авылга, колхоз идарәсенә шалтыратты. Секретарь кыз Айсинә әнкәсе турында сораштыргач: “Хафизәттәйне кичә кич көтү кайтыр алдыннан күрдем. Өй каршында эскәмиядә утырып тора иде”, - дип тынычландырды. Тик теге шомлы тойгы күңелдән китмәде. Зариф җәйге ялын дүрт көнгә соңрак, әнкәсенең туксан яшьлек юбилеена туры китереп алырга җыенган булса да, тиз арада гариза язып, авылга китеп барды. Икенче көнне очып диярлек өйгә кайтып кергәндә әнкәсе, Аллага шөкер, табында үзе генә белгән үләннәрдән тәмләп чәй эчеп утыра иде. “Әнкәй!” дип кычкырып җибәрде ул, аны исән-сау күрүенә чиксез шатланып. Тик аның белән сөйләшкәндә күңеле барыбер сыкрап куя иде. Мунчалар кереп, чәйләп алгач, Зариф әнкәсенә:
- Әнкәй! Синең тагын өч көннән туган көнең, юбилеең була. Тиздән балалар да җыелышып кайтырлар. Әйдә, бәйрәм ясыйк әле үзеңә!
Бу фикерне Нәсим дә, Гайшә дә хуплап алдылар. Шунда ук ничек үткәрү турында план кора башладылар. Хафизәттәй барчасына да елмаеп карап торды да:
- Юк, оланнар, кирәкмәс, безнең яшьтә нинди туган көннәр үткәрү инде ул. Сезнең минем янда булуыгыз үзе зур бәйрәм! – диде.
Шулай да Хафизәттәйнең туган көненә табынны мул итеп әзерләргә булдылар. Халык таралышкач, әнкәсе Зарифны үзенә чакырып алды.
- Улым, сиңа әйтер сүзем бар, - дип башлады ул сүзен. - Бүген иртәдән бирле эчем пошып тора. Исән чакта әйтеп калыйм. Син Газизҗан белән минем мәхәббәт тарихын беләсең. Безнең эчкерсез саф хисләребез миңа гомер буена җитәрлек илаһи көч бирде. Мин бит аны һәр сәгать, һәр минут тоеп яшәдем. Әгәр ул бу дөньялардан китә калса, миңа монда яшәүләрнең мәгънәсе бетә. Ул юк икән, мин дә юк.
Зариф үз фикерен әйтмәкче булып, авызын гына ачкан иде, әнкәсе:
- Бүлдермә, улым, әйтеп бетерим, - диде. Аннан урыныннан торды, каршыдагы серванттан кечкенә генә агач тартмачык алып килде. Аның эченнән пөхтә итеп тукымага төрелгән... кайчандыр кыз чагында ук үзе чиккән, әле дә нәфислеген югалтмаган бик матур кулъяулык чыкты. Аның яртысын сугышка китәр алдыннан сөйгәне Газизҗанга бүләк иткән иде ул, ә икенче яртысын күз карасыдай үзендә саклады. Бу ике ярты бер- бөтен булып, оста итеп чигелгән зәңгәр чәчәк янында “Хафизә” дип язылган кулъяулыкны тәшкил итә иде. Бу кулъяулыкны күргәч, Зариф аптырап калды. Әйе, ул үзе аның яртысын Газизҗан абзыйдан алып кайтып биргән иде бит әнкәсенә. Димәк, онытмыйча, һаман саклый икән! Бераздан әнкәсе дәвам итте:
- Улым! Бу безнең дөньяда бер генә тапкыр була торган эчкерсез саф хисләребез билгесе. Сакла син аны, улым, югалтма! Башкалар да күрсеннәр. Никтер хәзер күп кенә яшьләр мәхәббәтләрен саклый алмый.
- Хәзер кайда соң ул кулъяулык? – дип сорады Нәфисә.
- Мәктәп музеена тапшырдым мин аны. Башкаларга гыйбрәт булсын дип. Язылышкан һәр яңа пар чәчәк алып килә янына. Шунда мәхәббәтләрен сакларга, мәңгегә бергә булырга вәгъдә бирәләр. Иртәгәсен белмим, ә бүгенгә кадәр шул көннән башлап аерылучылар юк диярлек авылыбызда.
- Әбекәйнең туган көнен бәйрәм итә алдыгызмы соң?
- Әй, кызым, булмады шул! Иртән табында безнең белән әйбәт кенә сөйләшеп утырган иде әнкәй, өйләдән соң кинәт кенә йөрәк өянәге тотты. Аның гомумән беркайчан да йөрәк авыруы белән интеккәне булмады. Ә монда бернинди укол да ярдәм итмәде. Авыртуы көчле булса да, йөзе якты иде аның. Мин әнкәйнең кулларын тотып, баш очында утырдым. Шуңа күрә, пышылдап әйткән соңгы сүзләрен ачык ишеттем: “Бәхил булыгыз, балакайлар, мин Газиҗаным янына китәм...” Әйткән иде бит: “Әгәр Газизҗан үлсә, минем монда яшәвемнең мәгънәсе калмый”- дип. Бакыйлыкка икесе бер көнне күчкәннәр булып чыга!
- Чынлап та, аларның мәхәббәтенә таң калырлык !
- Ә Айсылу... кияүгә чыктымы соң?
- Юк, ул гомер буе сине көтеп яшәде. “Чын мәхәббәт бер генә була”, - дия торган иде. Сораучылар күп булды, барысын да кире какты. Мин, һичшиксез, Зарифым белән күрешәчәкмен! “– дип тукыды. Әле хәзер дә шулай. Ә синең гаиләң, балаларың бармы?
- Ике игезәк балам – Айнур белән Айгөл. Әнкәләре яшьли үлде. 1950-нче елны Себердә сөргендә чакта мине коткарам дип, үзе янды. Балаларның инде үз гаиләләре, биш оныгым үсеп килә.
- Димәк, минем энем, сеңелкәшем, бертуганнарымның улы һәм кызлары бар? Гомерем буе, тагын туганнарым булса ярар иде, дип хыялландым.
- Әйе. Алар да синең кебек бик матур да, бик акыллы да. Мин сезне таныштырырмын. Ә үзеңнең гаиләң бармы, кызым?
- Бар, ирем белән ике малай, бер кыз үстердек. Өлкәне Берлинда университетта укый, кече малай белән кыз – колледжда. Болай әйбәт укыйлар.
Шул вакыт Стокһольм-Мәскәү рейсына теркәлү игълан иттеләр.
- Бу минеке. Менә нәрсә, кызым, - Зариф түш кесәсеннән блокнотын алды, тиз генә кәгазьгә адрес, телефон номерын язып, кызына сузды, үзе дә аның мәгълүматларын язып алды.
Аерылышу авыр иде. Әмма бу аерылышу алда күпме шатлык вәгъдә итә! Мәскәүдә кайбер ашыгыч эшләр төгәлләп, тиз арада алар янына килергә сүз биреп, Зариф тагын бер кат бердәнбер мәхәббәтенең җимеше - Нәфисә кызын кысып кочаклады да, яшьле күзләрен сөртергә дә онытып, теркәлү урынына юнәлде. Нәфисә икенче катка менеп, тәрәзәдән әткәсе утырган лайнер зәңгәр күктә ак болытлар арасына кереп югалганчы карап торды. Әлегәчә шушы соңгы бер сәгать эчендә узып үткән вакыйгалар аңа бары тик төш кебек кенә күренә иде. Үзенең самолетына утыргач та, Нәфисә кат-кат әткәсенең һәр сүзен, һәр карашын күз алдына китерде.
Рәхәт иде аңа. Яңа чыккан кояш кебек балкып елмайган йөзендә көмеш яшь бөртекләре күргән кешеләр аңа аптырабырак карап үтәләр иде. Менә хәзер әнкәсенә ничек бу шатлыклы хәбәрне җиткерергә дип баш ватты ул. Мөмкин кадәр йомшаграк итеп әйтер ул аны. Башта бераз әзерләргә кирәк булыр, югыйсә, әнкәсенең йөрәге чыдамас.
Май кояшыдай балкып кайтып кергән кызын күргәч, Айсылуның йөрәге талпынып куйды:
- Кызым, әллә бәхет кошы тотып кайттың инде? – диде ул, үзе дә елмая-елмая, Нәфисәсен кочаклаганда.
- Әй, әнкәй! Берьюлы икене тоттым – берсе сиңа, әнкәй, ә берсе үземә.
- Әйдә, бәхет кошы тотучы, башта юынып ал, аннары өчпочмак белән чәй эчәрбез. Юлдан соң ачыккансыңдыр. Аннан симпозиумың турында да сөйләрсең.
- Әнкәй, нинди өчпочмак, нинди симпозиум ди ул! Әйттем бит, мин ике бәхет кошы тоттым!
- Я, алайса сузма, сөйлә.
Әнкәсе кулындагы өчпочмак тулы тәлинкәне өстәлгә куйды да, урындыкка утырды.
- Бүген менә берничә сәгать элек кенә Стокһольм аэропортында мин... әткәйне очраттым!
- Нәрсә дидең? – көтелмәгән бу хәбәрдән кинәт торып басканын Айсылу сизми дә калды.
- Әйттем бит - икене! Берьюлы икене! - Дулкынлана-дулкынлана, Нәфисә әткәсе белән булган бүгенге очрашуны бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Икесе өчен дә бу хәбәр бик мөһим иде. Һәрберсенең күңелендәге иң ерак почмакларында яшереп саклаган якын кешесе белән күрешү өмете бер дә бушка булмаган икән бит! Бу өмет гомер буе һәркайсын иң авыр минутларда саклап калды, яшәргә көч-илһам бирде. Димәк, хәзер аларны алда бәхетле очрашулар көтә?!
Икесе дә, хисләренә бирелеп, озак кына дәшми тордылар.
Әнкәсен мондый хәлдә берүзен генә калдырып китәргә йөрәге җитмәде Нәфисәнең. Телефоннан шалтыратып, иренә һәм эшенә бер атнага тоткарлануы турында хәбәр итте.
Кичке аш вакыты җитте. Әнкәсе бик яратып ашый торган токмачлы аш пешерде, токмачын да нәзек итеп үзе кисте. Тәлинкәләргә ашны бүлүе генә булды, кинәт телефон шалтырады.
- Бу миңа! Минекеләр сагыналар, күрәсең, - дип төрепкәне йөгереп барып алды Нәфисә. - Алло!
Чыбыкның теге башында бик дулкынланып һәм кинәт карлыгып киткән тавыш:
- Алло! Исәнме, кызым Нәфисә! – дип аваз салды.
Бу дулкынлану Нәфисәгә дә күчте. Никтер телефон төрепкәсен кулы белән каплап:
- Әнкәй! Бу Рәсәйдән әткәй шалтырата! – дип, шатланып, кычкырып җибәрде.
Исән-сау кайтып җитүләрен сораштыргач, Зариф:
- Кызым, әнкәң яныңдамы? – дип сорап куйды.
- Әйе, әткәй, хәзер төрепкәне аңа бирәм.
Айсылу калтыранган куллары белән төрепкәгә үрелде. Аның кинәт күз аллары караңгыланып китте, башы әйләнде. Егылмас өчен телефон аппараты янындагы кәнәфигә утырды.
- Алло! – дип кенә эндәшә алды ул көчсез тавышы белән.
- Алло! Айсылу җаным! Аллага мең шөкер, сезне таптым! Бик бәхетле мин бүген, Айсылу!
- Без сине гомер буе көттек. Кайда булдың еллар буе, Зариф?
- Мин дә сезне еллар буе көтеп, яратып яшәдем, бәгърем. Күрешкәч, барысын да сөйләшербез, яме! Мин хәзер сезне беркайчан да югалтмам!
Шул вакыт телефонистка сөйләшү вакыты тәмамлану турында кисәтте. Зариф алар янына тиздән килергә вәгъдә иттте дә, саубуллаштылар.
Тиз арада килеп җитәм дип әйтүе генә җиңел шул. Профессор, күренекле галим булуына карамастан, кирәкле документлар артыннан шактый чабарга туры килде Зарифка. Алманиягә командировкага барырга көчле дәлил табарга, институт ректорын күндерергә, визасын эшләргә һ.б, һ.б. Ниһаять, менә бүген ул утырган самолет Франкфуртка очты. Салонда утырган килеш сөйгәне Айсылу белән беренче танышу көннәреннән алып соңгы хушлашу минутларына кадәр һәрбер мизгелне күз алдыннан кичерде. Айсылуны искә төшергән саен, аның йөрәге сыкрап куя иде. “Җанкисәге онытмады микән Зарифын? Байтак еллар узды бит, ярты гасыр”. Ни хикмәт, Айсылуны да нәкъ шул сораулар борчый иде: “Ничек икән Зарифы? Нәфисәгә, хатыным үлде, дип әйтсә дә, белмәссең ир-ат халкын!”
Зарифны каршы алырга аэропортка Айсылу Нәфисә белән килде. Менә самолетның төшеп утыруы турында хәбәр иттеләр. Айсылуның йөрәге күкрәгенә сыя алмыйча очып китәрдәй булып, шашынып тибә башлады. Ул әле чәчен төзәткәләп куя, әле күлмәк итәген сыйпаштыра – дулкынлануы чиктән ашкан иде.
Беренче пассажирлар күренде. Каршы алучылар шатланып, якыннарын көтә башладылар. Айсылу аны шунда ук танып алды. Пөхтә итеп киенгән, инде чәчләренә чал кергән дәрәҗәле ир-ат, елмаеп, аларга таба юнәлде. Шул ук таныш адымнар...
- Исәнме, кызым! Исәнме, Айсылу!
Айсылуның тез буыннары йомшарды. Егылып китмәс өчен кызының кулына тотынмакчы иде, шулчак... үзе дә сизмәстән Зарифның кочагына килеп эләкте. Илле ел буе бер-берсен көтеп яшәгән йөрәкләр бергә кушылды, бербөтен булып тибә башлады. Бу минутта бәхетнең барлыгына тулысынча инанган ике яр тормышның барлык каршылыкларын җиңеп чыгарга сәләтле иде.
Дәвамы бар...

Комментарии