Альфира Кадырова-Гайфутдинова

ҖИЗ КОМГАН 10 БҮЛЕК
--------------------------
Юк инде, әллә ниләр уйлап утырма әле, дип сүкте ул үзен. Сынган гына булырга тиеш Аллаһ бирсә. Гипс салырлар да, эше бетәр.
Исән генә булсын. Иң мөһиме исәнлек, яралар бер төзәлә ул.
Операция бүлмәсендә җемелдәгән хәрефләргә карап, бераз утырды да, үзе эшли торган йөрәк отделениесенә кереп китте Марат.
Ярар, минем монда утырудан файда юк, диде ул, ышанычлы адымнар белән коридордан атлап. Соңрак кереп хәлен белермен . Үземнекеләр нишли микән әле анда..
Әнә шулай бер палатадан икенчесенә кереп, хәл белүгә, кабат хирургия бүлегенә ашыкты Марат.
Хәәзер, кызның хәлен генә беләм дә, кайтып китәсе булыр, диде ул елмаеп. Әти әйтмешли,чынлап та, булнис кошына әйләнеп барам бугай ату.
Ләкин коридорга аяк басам дигәндә генә, хирург үзе чыгып, күрешергә кулын сузды Маратка.
Сәләм, Илфатыч, диде ул, якын итеп. Кызны син күтәреп алып кергәнсең, диделәр...
Әйе, мин. Хәле ничек соң? Аягын саклап кала алдыгызмы?
Белмим, Марат, дөресен әйтергә кирәк. Ситуация бик сложный. Сөякләре бик каты чәрдәкләнгән. Булдыра алганча җыеп, гипс куйдык , куюын. Ләкин белмим, вакыт күрсәтә инде. Иртәгә карарбыз.
Кереп хәлен белеп чыксам, дигән идем.. Үзенең хәле ничек соң? Бик авыр түгелдер бит?
Юк, Илфатыч, хәле болай ярыйсы. Анда кереп файда юк,әле наркоздан айнып җитмәгән .Ял көнендә ял ит инде, иртәгә килерсең.
Наркозда әле дисең алайса. Ярар, исән-сау булсын. Үземнең дә бер ике авыр хәлдәге авыруым бар иде. Хәлләрен белешмичә йөрәк түзмәде.
Ну да, Марат, шуларны уйлап, йокламыйбыз да инде. Ярар, киттем әле мин, сау бул.
Яхшы, рәхмәт.
Марат реанимация бүлмәсе янына килеп, бераз уйланып торды да, кайтыр якка борылды. Иртәгә тек, иртәгә. Иң мөһиме аягын саклап калганнар...
Дүшәмбе көн иртүк палаталарда обход ясап йөри иде инде Илфатыч. Кайсына киңәшләрен бирде, кайсына өстәмә дарулар. Кәефе шәп, иреннәрендә елмаю.. Шушы тирә якка нур чәчкән елмаюы аркасында дуслары, авырулар яратып өлгерде дә инде аны. Кара керфекләр астына качкан кара күзләренә күпме гүзәл гашыйк булгандыр, санап китсәң, бармаклар җитмәс . Тик Марат кына боларның берсен дә күрмәде. Сөю хисләрен яраткан эше алыштырды аның. Ә бәлки, әбиләр әйтмешли, сөю сәгате сукмагандыр.
Марат шәфкать туташына күрсәтмәләр бирде дә, ап ак халат итәкләрен җилфердәтеп кичәге кызның хәлен белешергә ашыкты. Әллә нигә йөрәге дөпелдәп типте, күңеле җилкенде.
Кичә шулай күңел ашкынган иде. Менә бүген... Марат елмаеп кулларын халат кесәсенә тыкты. Нәрсә булды соң әле синең белән? дип, үз үзенә аптырады ул. Йөзенә бер күтәрелеп тә карамаган кыз өчен нигә бу кадәр борчылырга ди?
Постта утырган медсестра кыз белән исәнләшеп, реанимация ишеген ачты Марат. Тәәк, монсы олы апа, монысыы.. Әнә шулай, әкрен генә хәл белешеп, аягын күтәртеп куйган кыз янына атлады ул. Әһә, янында борчылып, матур гына апа кеше дә утыра, әниседер инде.
Марат башын селтәп кенә исәнләште дә, сүзсез генә, күзләрен йомып яткан кызга карады.
Хәле ничек, диде ул әкрен генә. Бик сызланмыймы?.. Менә бит, ә, ашыгулар кая илтә.
Ләкин,башка сораулар бирергә җитешмәде, нәкъ шул мизгелдә теге кыз күзләрен ачып, Илфатычка өздереп карамасынмы! Я, бер Аллам!
Егетне әйтерсең лә ток сукты, бер мизгелгә дөнья туктап калгандай булды. Нәрсә буу?
Юк, юк Марат, дип үзенә әмер бирде ул. Тагын пешәсең бит, үзеңне кулга ал.
Мине бер врач күтәреп алган, диделәр. Сезме әллә ул? Мин Зәлия булам.
Кап кара чәчләре тузгып җилкәсенә төшкән Зәлия, озын кара керфекләрен сирпеп Маратка елмайды. Ике бит уртасында баткан сөйкем чокырлары, кып кызыл иреннәр..
Моңа кадәр үзе кызларның башын әйләндереп йөргән егетнең, авызыннан чак сүзе чыкты.
Әйе, Зәлия, мин идем диде ул, кызарып. Берәү дә белмәс дигән идем, димәк әйткәннәр.
Хәлең ничек?
Ниһаять Марат үзен кулга алып, кызның аягына күз ташлады.
Авыртамы? диде ул, инәләр чыгып торган аякка карап. Төзәлер, бар да әйбәт булыр, Зәлия.Син әле яшь, бирешмә.
Шулай дигән булса да, аягының гөбе кебек шешеп, күгәреп киткәнен күреп, авыр хисләр урап алды Маратны. Госпитальдә ятканда күп күрде ул мондый аякларны. Төзәлүе икеле.
Маратның борчылуы йөзенә чыктымы шунда, Зәлия янында утырган хатын кыз куркып аңа карады.
Иптәш хирург, нәрсә әйтерсез. Сөякләре ялганыр бит? диде ул, Мараттан күзен алмыйча. Бик каты чәрдәкләнгән диделәр шул. Кызым кая шулкадәр ашыккан, кызыл утка килеп кергән бит... Сез дә монда эшлисезме?
Әйе, шушы больницада. Ләкин мин кардиолог. Исемем Марат була. Марат Илфатович.. Менә шулай, күрәчәк..
Марат сүзсез генә, шунда яткан әбинең шуып төшкән одеялын рәтләп куйды да, чыгар якка атлады .
Сау булыгыз,диде ул, кызга өздереп карап, Тагын керермен әле. Авыртма, Зәлия. Бар да яхшы булыр.
Ай күрде, кояш алды дигәндәй, әниле кызлы бер берсенә караштылар.
Нинди сөйкемле доктор, күрдеңме кызым? диде әни кеше. Шулкадәр сиңа охшаган, хәттә куркып киттем...
Әйе шул, әни, бигрәк матур ир егет . Шулай ук ошаган мени?Кызыык.. Мин аның кара күзләрен күреп, әллә нишләдем, әни. Шундый сөйкемле күзләр.
Ә бәлки әле өйләнмәгәндер дә. Күрсәң иде, сиңа ничек караганын. Түлке менә...
Нәрсә әни, я? Зәлия куркып аягына карады. Нәрсә түлке?
Марат Илфатович та хәйран аксаклый, аның да аягы белән нидер булган бугай.
Әә, белмим шул әни. Минем аягым гына төзәлә күрсен инде. Белмим, ул кызыл ут янганны ничек күрмичә калганмындыр.
Ашыгасың кызым. Ашыгаасыың.. Әкрен эшен бетерер, кызу үзен бетерер дип, әбиләр юкка гына әйтмәгәннәр, балакаем .
Исән сау аякка бассам, әкрен йөрермен инде, әни.
Зәлия, үзен күтәреп алган егетне уйлап күзләрен йомды. Әйе, бигрәк матур Марат. Шундый ирең булсааа.. Булмас шул инде, күптән өйләнгәрдер. Мондый акыллы, матур егетләрне тиз кулга алалар.
Зәлия уйлаган уйларда, Марат та йөзде. Бигрәк тә матур кыз, әллә үземә ошаган инде. Кара күзләр, кара чәч..Сөйкем чокырларына кадәр минеке кебек батып торалар. Бәлки безнең очрашу да юкка гына түгелдер әле..
Ләкин, Маратка озаклап хисләренә бирелеп торырга насыйп булмады.
Марат.. Марат Илфатович.. Әйдәгез, Тиз тиз, дип, тыны бетеп, янына медсестра кыз атылып керде. Бер кешене алып килделәр, инфаркт түгел микән?Әйдәгез, Марат Илфатович..
Я, Римма, оча алмыйм бит, йөгерергә дә аякта протез..
Марат булдыра алганча кызуланып медсестра артыннан ашыкты. Ир кешеме, хатын-кызмы, диде ул атлап барышлый, ничә яшьләр тирәсе. Нигә скорый хәбәр итмәгән?
Скорый белән килмәде ул, эшеннән алып килгәннәр. Заводта хәле авырайган..
Ничә яшьләр тирәсе?.. Хатын-кызмы?
Бу соравын биргәндә Марат палатада иде инде. Римма кан басымы күпме, Лена син система әзерлә дип, тиз тиз күрсәтмәләр бирде ул. Хәтта каршында бик-бик якын кешесе ятканын да абайламыйча, үзенең бар белгәнен эшкә җикте. Беренче ярдәм күрсәтте, уколлар кададылар.
Бары кризис узгач кына, каршында яшьлек мәхәббәтен күреп, лык итеп караватка утырды Марат.
Йөзенә кызыллык йөгерде, бит мускуллары тартышты. Моның булуы мөмкин түгел. Әллә тагын төш күрәм инде.?Марат үзе дә сизмәстән аягын чеметеп алды. Юк, төш түгел бу, чынбарлык. Әйе, менә чынлап та аның каршында ничә еллар өзелеп сөйгән, бер күрергә зар елаган Сабирасы ята. Ак яулыгы күзләренә кадәр төшкән, ябык йөзе агарып киткән. Кайчандыр яратып үпкән кып кызыл иреннәр кибеп, зәңгәрләнеп калганнар..
Моны күргән шәфкать туташы куркып хезмәттәшенә кычкырды :Лена, йөгер су алып кер, докторга авыр. Үзе Маратның пульсын барлый башлады. Тиз инде, Лена..
Юк, юук кирәкми, Лена, бар да тәртип. Мин болай гына.. Марат, елмаерга тырышып, караваттан торды. Мин болай гына,диде ул, нәрсә әйтергә дә белмичә ... Система куегыз... Римма..
Аңына килгән хатын-кыз да, ниһаять күзләрен ачты. Хәлсез караш белән башта яшькелт стенага карады. Акка буялган түшәмгә... Һәм менә ул көтелмәгән очрашу.. Мараат... Сиин? Каршында кайчандыр сары сагышка салып киткән авыл егетен күреп, Сабираның озын керфекләре яшькә чыланды.
Марат? .. диде ул, күзләренә кадәр төшеп торган яулыгын күтәреп . Димәк, димәк.. Син монда эшлисең? Врач булып эшләгәнеңне ишеткән идем шул.
Әйе, Сабира, монда эшлим...
Шул вакыт әңгәмәне өзеп, коридорда берәүнең; сестра, сестра, дигән тавышы ишетелеп китте. Система беттее, Римма..
Кызлар барыгыз әле, диде Марат тыныч кына . Бер обход ясап алыгыз. Кирәк булсагыз эндәшермен.
Алар чыгып китүгә, урындык алып, Сабира янына утырды Марат.
Исеңдәме, Сабира, диде ул, елмаеп. Теге кичтә, врач булып эшли башлагач, син килерсең әле, дигән идем.
Мараат, баш авырта дипме?
Сабира хәлсез кулы белән, йөрәк турысын сыпырып куйды. Ләкин, кадерлем, баш түгел, йөрәк авырта әле монда.
Бар да әйбәт булыр Сабира. Кризис узды , бераз ял итеп, лечение алгач терелерсең Аллаһ бирса. Ә тормышта хәлләрен ничек?
Марат берничә сүз белән генә Сабираның хәлләрен сорашты. Ләкин, менә бу вакытта кайчандыр акылдан яздыра язган сөю хисенең сүрелгәнен аңлады Марат. Мәһәббәт сүнми дә, сүрелми дә диләр, дип Сабирага карап карап алды ул. Сүнә икән, сүрелә.. Менә хәзер Сабира да яраткан яшьлек мәһәббәте түгел, ә яраткан сеңлесе, якын дусты гына булып калды түгелме соң?
Ләкин шул вакыт : Мин сине шундый яраткан идем, Сабира, ә син мине ташладың да киттең, дигәнен үзе дә сизмичә калды Марат. Әллә әйтә алмыйча калган сүзләр баш төрттеме, әллә үпкә хисеме. Аңламады. Шушы минутларда әйтергә тиеш түгел икәнен аңы белән аңласа да, телен тыя алмады ул.
Дәвамы бар.

Комментарии

Комментариев нет.