Ольга Савельева.

Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.
Америкада, тиз ярдәм хезмәтенең телефон базасында, бер ирнең шалтыратуы язылып калган.Фаҗигага эләккән самолёттан.Юк ул сөйләми, ул кычкыра диярлек. Әйе, кычкыра, үзенең паникада икәнен яшерми, ачыргаланып кычкыра:
-911, минем тавыш сездә языла, шулай бит... Бездә катастрофа... Без төшәбез... Самолёт төшә!Элли... Минем хатыным Эля , ул авырлы. Эля... Эля, мин...мин кайта алмасам көчле бул Эля! Мин кайта алмасам да,мин синең белән һәм безнең туачак кызчыгыбыз белән булырмын!Мин гел яныгызда булырмын! Мин сине яратам... мин сезне...
Шул җирдә тавыш өзелә. Җан өзгеч хәл. Күзләремнән яшь бәреп чыкты. Кеше язмышлары.... Күз алдына китерү дә авыр... мөмкин түгел...
Ирексездән үземне шул ир урынына куям. Мин кемгә шалтыратыр идем икән дип уйлыйм... нәрсә дияр идем?!! Куркыныч.. Аллам сакласын! Тик шулай да, үзеңне шул урынга куеп карау кирәктер!Файдалыдыр!Әйе, кот очкыч... тик файдалы... бик файдалы. Шул вакыт безне борчыган тормыш мешәкәтләре әһәмиятен югалта-чүпкә әйләнә...
Кызым миннән,күптән алынган уенчык тимер юлын җыюымны сорый, хомякны утыртып йөртәм ди, ә минем һаман вакытым җитми.Миңа бу эш әлегә көтеп торыр сыман... Ә бит менә кайда ул- мөһим эш!
Бер вакыт минем бертуган энем югалды. Ул көнне иртән әни белән автобус тукталышына барганнар алар. "Сиңа бер сүз сөйлисем бар"-дигән ул әнигә. Шул чак әнинең автобусы килеп туктаган. Кеше күп, әни эшкә ашыга:"Кич сөйләшербез" дигән дә утырып киткән әни.Ә кич энем кайтмады... Бөтенләй кайтмады. Әни гомере буена шул чакны исенә төшереп әрнеде. Мәңгелек үкенү:"Белгән булсам... Белгән булсам ун автобусны үткәреп җибәргән булыр идем"-ди иде ул. Соңгы тапкыр, соңгы кат улын автобус тәрәзеннән күргән. Бу аның гомерлек йөрәк ярасы булып калды. "Белгән булсам..."
Әгәр бу синең соңгы самолёт икәнне белсәң... Соңгы очрашу икәнне белсәң, соңгы көнең икәнне..
Шуннан нәрсә? Нәрсә булса да үзгәрер идеме?
Ә бәлки менә шулай яшәү кирәктер ул, ә?!Соңгы көнең, соңгы минутың калган сыман.
Соң әйдәгез, киттек... Без самолётта. Каешларны каптырабыз.
Юк,юк... гомер юлларыгыз озын булсын!Тик шулай да,менә хазер яраткан кешеләрегезгә шалтыратыгыз да, иң мөһим сүзләрне әйтергә ашыгыгыз.Әйе, менә хәзер үк! Хазер үк!
Ольга Савельева.
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.

Комментарии