ан авазы.

Шигырь , хикәя, афиша, киңәшләр
Теш сызласа, нишләргә?
Теш авыртуы – иң таралган авыруларның берсе. Табибка күренергә курыксагыз, алдагы рецептлар сезнең өчен.
Теш сызласа, нишләргә?
Тоз, сарымсак һәм сода катнашмасыннан ясалган теш пастасы әзерләгез. Моның өчен башта сарымсакны иттарткычтан чыгарабыз. Бер савытка әзер сарымсакны салабыз, янына тоз, сода һәм 10 тамчы водород перекисе өстибез. Килеп чыккан пастаны теш щеткасына сылап, тешләрне яхшылап чистартабыз. Моны көненә бер-ике тапкыр эшләргә кирәк.
Шулай ук канәфер яфрагы да теш авыртуы белән көрәшә. Бер-ике яфракны чәйнәгез дә тешегезгә басып торыгыз. Авырту басылыр!
Тагы бер рецепт: пычак очына гына төелгән куркума, тоз һәм аз гына су алып, барысын бергә болгатабыз. Мамыкны шунда юешләтеп, шуны тешкә куябыз.
Гидропирит (водород перикисе) 1,5 һәм 2 граммлы таблеткаларда даруханәләрдә сатыла. 2 таблетканы ярты стакан суга салабыз. Килеп чыккан эремә белән авызны чайкыйбыз. Аны күбек барлыкка килгәнче, түземлегегез күпмегә җитә, шулкадәр авызыгызда тотыгыз. Аннары монысын төкереп, яңа порцияне кабабыз. Моны кимендә 20 минут буена эшләргә кирәк. Авырту юкка чыга, иң мөһиме – гидропирит яңа булсын!
Сәламәт булыйк, дуслар! Авырмыйк, чирләмик

Комментарии

Комментариев нет.