Ринат МӨХӘММӘДИЕВ.

Беренче умырзая. Повесть (16)
Фаягөл, сискәнү авазы чыгарып, салам өеменә сикерде. Ишелеп төшкән салам астында ул шундук күренмәс тә булды. Куышлы уен белән мавыгып онытылган Рәхимҗан да дулкын булып ишелгән салам астына кереп чумды. Дулкын аны шундук эләктереп алды һәм кыз янына, аның кочагына илтеп салды. Муенында Фаягөлнең йомшак беләкләрен, аның җиңелчә ыңгырашуга охшаш еш-еш сулыш алуын, иреннәре кайнарлыгын тойды ул.
.
Кече басу астына печәнгә барышлый бүген дә юл уңаена чишмә суы тутырып алды Рәхимҗан. Җәйләүдә кызлар Ризван каеннары чишмәсе суын көтә. Көннең кызу чагында төшереп җиткерәсе иде үзләренә.
«Җәйләүдәге суны элек эчкән өчен дә рәхмәт, Карамалы яр чишмәсенең суы бидондагы сөтне суытыр өчен генә ярый», – дип сөйли иде хәзер сыер савучы кызлар. Аларга Ризван каеннарыныкы кирәк! Шуның белән бетсә бер хәл, бер көн Сапиятти сөйләгәннәрдән соң кайбер кызлар караңгы төшкәч чиләк-көянтә асып чишмәнең үзенә үк йөри башлаганнар, имеш... Исмәгыйле белән үпкәләшкән көнне, моңарчы колонкага йөрергә дә иренгән Нурсылу, дәрес булса, сыңар чиләк тотып, Ризван каеннары чишмәсенә төшкән...
Рәхимҗан, юл читендәге басуның мәһабәтлегенә сокланып, уйга чумып бара иде: әле кайчан гына арба тугымына җитмәгән кукуруз инде ат сыртыннан узып бара. Ә юлның икенче ягындагы бодайдан җилләр искән. Әле кичә генә комбайннар кермәгән дә иде, бүген рәт-рәт булып салам күбәләре генә утырып тора. Нәкъ әкияттәгечә – күз ачып йомганчы әйләндереп тә салганнар.
Шунда, искә төшереп, кесәсен капшады ул. Әле иртән генә почтальон хат биреп узган иде, укырга оныта язган. Хат Фаяздан иде: «Сәлам, Рәхимҗан! Бер көе яшәп яткан көн әле, малай. Завод белән тулай торак арасында йөреп, вакыт үтә дә китә. Буйдаклыктан да туйдым, өйләнәсе дә килми. Йөргән кызлар күп, күңел үз иткәне юк. Их, безнең умырзая җыеп йөргән чаклар... Хәтерли торгансыңдыр бит, малай. Ярый, хәзергә!»
Каядыр якында гына көлү авазы яңгырап китте. Йолдыз Кашка сискәнеп куйды. Егет тә, кабаланып, тавыш килгән якка текәлде. Кукуруз арасыннан аларның каршысына Фаягөл килеп чыккан икән, кулларында бер кочак кыр чәчәге – «зәңгәр тәтәй». Әйе, Нурлы Аланда бу чәчәкне зәңгәр тәтәй диләр.
– Ә–ә, син икәнсең... – диде егет, бер дә исе китмәгәндәй. Ә үзе бу очрашуга шатланган иде югыйсә.
– Менә, зәңгәр тәтәй җыйдым әле, безнең сыер аны бик тә ярата, – диде Фаягөл. Ләкин ул, күпме генә шаян һәм тыныч булырга тырышса да, кабалануын, дулкынлануын яшерә алмады. Сүзләренең җайсызрак чыгуыннан уңайсызланып, зәңгәр тәтәйдән дә болайрак зәңгәр күзләре белән бер чәчәккә, бер егеткә карады. Әйтерсең, Рәхимҗан алдында аның ниндидер гаебе бар.
– Ярый, алай булгач мин китәм. Печән дә чабасы бар, төшә торам, – дип, кулыннан ычкынган дилбегә очына үрелде егет. Ул үзе дә зәңгәр тәтәй белән зәңгәр күзләр арасында адашкан, онытылып калган кебек иде шул мәлдә.
– Бер ялгызымны калдырып, җәяү йөгертер идеңмени? – диде Фаягөл, якты елмаеп. Хуҗаларча тыныч кына башта ат арбасына чәчәкләрен китереп салды. Аннары, утыртасыңмы-юкмы дигән сыман, егетнең каршысына ук килеп аңарга зәңгәр нурларын бөркеде.
Егет Фаягөлгә туры карарга тырышты. Аның сөйкемле булып эчкә батып торган бит алмаларына, алардагы вак сипкелләргә игътибар итте. Аккошныкыдай йомшак муенны, җәйге юка күлмәк эченә түш турында гына кереп югалган серле сызыкларны да сыйдырган иде ул караш. Шул сызыкларның дәвамыдай ике ак күгәрченнең читлекләренә сыеша алмый иреккә ашкынып талпынуын да аермачык абайлады хәтта. Фаягөл исә, ниһаять, иркен сулыш алып, чаяланып, арбага, аның янәшәсенә менеп утырды.
– Я, – диде ул, чарасыз калган егетнең тыгыз беләгенә нәни бармаклары белән ипле генә кагылып, – ашыгадырыең түгелме?..
Рәхимҗанның дилбегә какканын да көтми кузгалып китте Йолдыз Кашка. Егет бер яны белән Фаягөлнең җылы иңбашын, ярым ялангач беләген һәм күлмәк итәкләрен тоеп барды. Ат кисәгрәк тартылган саен селкенеп куйган Фаягөл, кисмәктән су чәчрәүне сәбәп итеп, аңар тагы да елыша төшә иде. Рәхимҗанга торган саен рәхәт тә, уңайсыз да була барды. Фаягөлнең түгәрәкләнеп торган билләренә ике куллап ябышасы, аны үзенә таба суырып аласы һәм туйганчы, күзләреннән яшьләр чәчрәп чыкканчы кочаклыйсы, иркәлисе килде шунда. Әмма, кулындагы дилбегәне кая куярга, ни эшләтергә белми аптырады. Ике куллап, чытырдатып дилбегәгә ябышкан иде ул.
Тормыш тәҗрибәсе ягыннан егеттән бер баскычка өстен торган Фаягөл барын да күреп, тоеп торды, әлбәттә. Егетне шулай күзәтүе кызык та, кызганыч та иде аңарга. Ниһаять, дилбегәне үз кулына алыр вакыт җиткәнлеген чамалап, атны ул үзе туктатты.
– Рәхимҗан, – дип пышылдады кыз, сизелер-сизелмәс дәрәҗәдә ипле бер хәрәкәт ясап, һәм кулларын бер-бер артлы егетнең муенына сузды. Күзләреннән тагын зәңгәр яктылык бөркелде аның.
Егетнең беләкләренә ташкын булып кинәт кенә кан йөгерде, җегәр тулды. Кызны кочагына аласы, күтәреп офыкларга кадәр алып китәсе, күтәреп йөртәсе килде аның. Әмма көпә-көндез һәм юл уртасында бу турыда уйлау мәмкииме соң... Үз уйларыннан үзенә үк оят тоелды Рәхимҗанга. Берәм-берәм үзен Фаягөлнең сарылып торган кулларыннан арындырды ул. Ә кыз үпкәләмәде һәм берни сиздермәде. Рәхимҗаннан кружка сорады, кисмәктән су чумырып алды да, сусаган иреннәренә сак кына тидереп, бер-ике мәртәбә йотып куйды. Ә күзләре һаман егеттә булды. Сынап карый идеме ул, әллә үртәпме?..
Шунда Фаягөл яңадан бер кат балкып куйды. Күз иярмәс җәһәтлек белән кинәт кенә дилбегәне тартып атны куалады һәм кружка төбендә калган салкын суны Рәхимҗанның чуендай кызган тәненә сибеп, арбадан сикереп төште һәм йөгереп китеп барды. Арба өстендә калай кружка гына тәгәрәп калды. Бу хәрәкәтләр шул тикле көтелмәгән арада булды ки, кызның кай арада һәм ни рәвешле шулай шаяруын абайламый да калды Рәхимҗан. Үпкәләү булдымы бу, үртәүме?.. Яңа урылган бодай басуына, чишмә челтерәгән сыман, көлү авазы таралды, алтын сары камыллар өстеннән йөгерде ул көлү.
Салкын тамчылар егетне айнытып җибәрде. Ул аны-моны уйлап тормыйча, кинәт өермәгә, пәри туена охшаш җәһәтлек белән үзе дә кружкага кисмәктән су чумырып алды һәм бәхетле көлү авазына ияреп, кыз артыннан чабып китте.
Артыннан Рәхимҗанның куып килүен шундук эчке бер сизенү белән тоеп алды Фаягөл. Адымнарын тагы да ешайтып, яшь кәҗә бәтиедәй уйнаклап, тигез рәт булып тезелгән бодай саламы күбәләре арасыннан йөгереп үтте.
– Миңа су сибүче син идеңме?... – дип кабатлый-кабатлый поши сыман дәү-дәү атлап куып килгән Рәхимҗан аңарга тиз якынлашты.
Алай гына тоттырырга теләмәде Фаягөл. Әмма егет гел якынлашып ук җиткән иде инде. Кыз, җитез хәрәкәт ясап, куып килүче су сибим дигәндә генә салам күбәсенең икенче ягына кереп кача. Егет тагын куып җитә, кыз, кинәт борылыш ясап, икенче читкә тайпыла. Егет сипкән су тигәндерме-юкмы, шундый борылышларның берсендә Фаягөл, сискәнү авазы чыгарып, салам өеменә сикерде. Ишелеп төшкән салам астында ул шундук күренмәс тә булды. Куышлы уен белән мавыгып онытылган Рәхимҗан да дулкын булып ишелгән салам астына кереп чумды. Дулкын аны шундук эләктереп алды һәм кыз янына, аның кочагына илтеп салды. Муенында Фаягөлнең йомшак беләкләрен, аның җиңелчә ыңгырашуга охшаш еш-еш сулыш алуын, иреннәре кайнарлыгын тойды ул. Салам өстенә сикергәндә җил ачып җибәргән күлмәкләрне дулкын берьюлы читкә бәреп атты. Бер-беренең йөрәк тибешеннән башка һични ишетмәде һәм тоймады алар.
Фаягөлнең йомшак иркәләү тавышыннан гына күзен ачты Рәхимҗан. Юл читендә күпме гомер үзләрен туктап калган җигүле ат көтеп тора. Ә юлда тузан күтәрелгән... Йөрәге «жу-у» итеп куйды егетнең. Алар турыннан гына җиңел машинада колхоз рәисенең узып барышы икән. Машинасын акырынайта төшсә дә, бәхеткә каршы, туктатмады, юлын дәвам итеп китеп барды.
(Дәвамы бар)

Комментарии

Комментариев нет.