13 апр 2023

Әллә ниләр булды араларга,

Сөйләшмибез, хәл дә белмибез.
Өй турыннан узып барган чакта,
Хәл белергә хәтта кермибез.
Кинәт кенә дөнья үзгә булды,
Чит-ят итә туган туганны.
Әллә кемнәр аша ишетәбез,
Гаиләсендә ниләр булганны.
Күрше белән күптән дуслык бетте,
Ярар инде дибез, түзәрлек.
Туган булып туган аралашмый,
Гарьлегеңнән егылып үләрлек.
Һәркайсыбыз хәзер үзе генә,
Туганлык дип җан да атмыйбыз.
Авырлыгы бар дип ишетсәк тә,
Ярдәм итәм диеп чапмыйбыз.
Сөенече булса, шатланмыйбыз,
Ярар диеп, кенә узабыз.
Мәҗлесләргә килгән кешеләрдән
Туганны да хәзер сызабыз.
Әллә дөнья шулай үзгәрдеме,
Әллә байлык каплый күзләрне?!
Оныттык шул инде туган гына
Якын кеше дигән сүзләрне.
Әби-бабай һәрчак әйтә иде:
Туганнан да якын булмастыр.
Янәшәңдә дуслар күп булса да,
Туган кебек кеше тумастыр.
Оныттык шул әби-бабай сүзен,
Бер көн белән генә яшибез.
Салкыннарда тәннәр генә түгел,
Күңел белән ахры өшибез.
Дуслар безгә хәзер кадерлерәк,
Туганнарны искә алмыйбыз.
Иң якыны туган икәнлеген,
Ул юк булгач кына аңлыйбыз.
Исән чакта ешрак аралашыйк,
Булмасыннар безнең серебез.
Араларга биек киртәләрне,
Кормыйк әле, әйдә, үзебез.
Туган өчен бергә сөеник без,
Шатлыкларын бергә бүлешик.
Бер югалткач, кире кайтулар юк,
Исән чакта күбрәк күрешик.
Авырлыгын бергә күтәрик тә,
Сагышларын бергә таратыйк.
Туганнарны дошман күрми генә,
Бар булмышы белән яратыйк!
Гөлчәчәк Хафизуллина

Комментарии