Көнбатышка,сугыш иленә.Поезд югалганчы озата бардыЯшь пәрдәсе эленде күзенә.Санаулы көн үтте мизгел кебекКүрмәгән күк булды баласын.Кемнәр аңнар,кем соң килеп бәйләр?Йөрәгендәге авыр ярасын!Поезд китте,ана басып калды,Уй һәм сагыш булды дуслары.Ниләр көтә алда,билгесезлекКайчан бетәр соң бу сугышлары?!Тыныч кына кайчан йоклар анаБетмәс борчулардан арынып?Күпме телгәләнер йөрәккәеЕрактагы улын сагынып?Авыр,моңсу хисләр генә барыОзата кайтты газиз ананы.Бер Раббымнан ялынып сорады ул,-Саклап йөртче минем баламны!-Юлларында юлдаш булсын догамТашламачы Раббым,улымны.Көз аеның җылы кояшы даҖылыта алмый бүген җанымны.И син Раббым,ишет ана зарынТынычлыкны кайтар илемә.Аралачы борчу-хәсрәтләрдәнАвыр йөкләр салма иңенә.Барчабызның теләге бер бүген-Туктасын ла иде бу сугыш.Исән-имин кайтсын ил-улларыУсал булма син безгә язмыш!22.09.2023Гөлназ Шарипова
Газиз улын кабат озатты ана
Көнбатышка,сугыш иленә.
Поезд югалганчы озата барды
Яшь пәрдәсе эленде күзенә.
Санаулы көн үтте мизгел кебек
Күрмәгән күк булды баласын.
Кемнәр аңнар,кем соң килеп бәйләр?
Йөрәгендәге авыр ярасын!
Поезд китте,ана басып калды,
Уй һәм сагыш булды дуслары.
Ниләр көтә алда,билгесезлек
Кайчан бетәр соң бу сугышлары?!
Тыныч кына кайчан йоклар ана
Бетмәс борчулардан арынып?
Күпме телгәләнер йөрәккәе
Ерактагы улын сагынып?
Авыр,моңсу хисләр генә бары
Озата кайтты газиз ананы.
Бер Раббымнан ялынып сорады ул,
-Саклап йөртче минем баламны!
-Юлларында юлдаш булсын догам
Ташламачы Раббым,улымны.
Көз аеның җылы кояшы да
Җылыта алмый бүген җанымны.
И син Раббым,ишет ана зарын
Тынычлыкны кайтар илемә.
Аралачы борчу-хәсрәтләрдән
Авыр йөкләр салма иңенә.
Барчабызның теләге бер бүген-
Туктасын ла иде бу сугыш.
Исән-имин кайтсын ил-уллары
Усал булма син безгә язмыш!
22.09.2023
Гөлназ Шарипова