Җирне ямьләп тагын язлар килдеКошлар кайтты туган якларгаКүңелемдә сагыш... Кошлар кебекСин дә кайтсаң иде яныма.Җырларымны сиңа арнасам даСине сагынып үксеп еласам даИшетмисең мине... ЮатмыйсыңСагышымны ничек басыйм соң...Алсуланып таңнар аткан чактаКарашларым офык артындаКүңелкәем һаман сине көтәКүңелкәем сине сагына.Җирне ямьләп тагын язлар килдеКошлар кайтты туган якларгаКүңелемдә сагыш... Кошлар кебекСин дә кайтсаң иде яныма.Рүзилә Гатауллина
Нигез ташы...
ЮКСЫНУ...
Җирне ямьләп тагын язлар килде
Кошлар кайтты туган якларга
Күңелемдә сагыш... Кошлар кебек
Син дә кайтсаң иде яныма.
Җырларымны сиңа арнасам да
Сине сагынып үксеп еласам да
Ишетмисең мине... Юатмыйсың
Сагышымны ничек басыйм соң...
Алсуланып таңнар аткан чакта
Карашларым офык артында
Күңелкәем һаман сине көтә
Күңелкәем сине сагына.
Җирне ямьләп тагын язлар килде
Кошлар кайтты туган якларга
Күңелемдә сагыш... Кошлар кебек
Син дә кайтсаң иде яныма.
Рүзилә Гатауллина