30-чы мартта Мәүлида Рафкат кызы Ахтямованың ТУГАН КӨНЕ.

Мәүлидә ханым Красноуфимскийнең мәдәни Үзәгендә татар халык коллективы театрын 2012 елдан бирле җитәкли. Шулай ук бу театрда 2015 елдан бирле татар яшьләре студиясыда эшләп килә. Театрның соңгы еллардагы иҗат сезонында Рәилә Галиеваның «Аллаһ рәхмәте» исемле заманча дингә багышланан пьессасы зур уңышларга иреште. Хөрмәтле Мәүлидә ханым сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Иҗади тормышыңда зур уңышлар һәм ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез. Изге теләкләр белән Фәрид Нусратуллин 30.03.2024 ел.

Комментарии

Комментариев нет.