2-че апрельдә Югары Пышманың "Имам Исмәгыль әл-Бухари" исемендәге Бакыр мәчетендә Урал мөхтәсибәтенең тантаналы Ифтары узды.

Бу авыз ачу мәҗлесендә ике йөздән күбрәк хөрмәтле дин кардәшләр, Югары Пышма депутатлары һәм дин әһелләре катнаштылар. Кунаклар арасында Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Югары Пышма мэры Иван Соломин һәм тугандаш - Үзбәкстан, Әзербайҗан,Таҗикстан илләренең Свердловск өлкәсендәге консуллары катнаштылар. Чыгыш ясаучылар арасында икътисад фәннәре докторы, профессор Закирова Элина Рафик кызы, Дагестан диаспорасы вәкиле һәм башкалар иде. Рамазан аенда шушындый изге, саваплы эшләргә алынып, ул гамәлләрне мәгънә һәм итагатьлек белән башкарып чыгучы Урал мөхтәсибәте хәзрәтләренә, Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе ЦРО рәисенең Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Артур хәзрәт Мухутдиновка һәм табын әзерләүчеләргә Аллаһының рәхмәтләре булсын!

Комментарии