Организмга тимер җитмәвен кеше сизми.

Ләкин андый вакытта талчыгу, аппетит югалу, тиз ару күзәтелә. Организмдагы тимер күләмен кан анализы тапшырып белергә мөмкин. Тимергә кытлыкны аеруча вегетарианнар, операция ясатканнар кичерә. Бу микроэлемент шулай ук йөкле һәм бала имезүче хатыннарга җитми.
Кеше дөрес тукланса, организмга тимер җитәрлек кадәр керә. Бу уңайдан аеруча сыер яки бозау ите ашау файдалы. Тимер – балык, кош ите, бавырда да күп. Диңгез кәбестәсе, чия, шәфталу, кипкән инжир җимеше, йомырка сарысы, яшел төстәге яшелчәләр исә тимер үзләштерүне яхшырта... Тулырак мәгълүмат сайтта: https://nur.tatar/organizmga-timer-zhitmese/

Комментарии

Комментариев нет.