ИМАМЕТДИН СӘЙФУЛЛИН ҺӘМ МӘГАРИФ ЭШЛЕКЛЕЛӘРЕ СӘЙФУЛЛИННАР.

Бөтен гомерен татар һәм башкорт халыкларының мәгърифәтен күтәрү-агарту эшенә багышлаган күренекле татар педагогы Имаметдин Җәлалетдин улы Сәйфуллиннын да исеме тарих битләрендә урын алырга тиеш.
Имаметдин Сәйфуллин 1855 елның 3(16) ноябрендә Иске Килим авылында туган (хәзерге Башкортстан республикасы). Аның әтисе Җәләлетдин хәзерге Татарстанның Әгерҗе районына керә торган Балтач авылының крепостной крестьяны була. Җәләлетдин агай үзе алпавытның кучеры булып хезмәт иткән.
Имаметдин кечкенәдән бик зиһенле бала булып үскән. Аның зирәклегенә, хуҗалары булган — алпавыт Г. И. Тәвкилев тә игътибар итеп, аңа Оренбургтагы Татар укытучылар мәктәбенә укырга керүенә булышлык иткән. Сәйфуллин бу мәктәпне 1877 елда бик яхшы билгеләр белән тәмам итә һәм земстволар карамагында булган рус-татар һәм рус-башкорт башлангыч мәктәпләрендә укыту эшенә керешә... дәвамын сайттан укый аласыз https://nur.tatar/imametdin-seyfullin-megarif-eshleklelere-seyfullinnar-dinastiyase-hakynda/

Комментарии

Комментариев нет.