Комментарии
- 22 окт 09:37Алсу Ханнанова
- 22 окт 11:55Гульфия Исхакова - ВалиеваРэхмэт)
- 22 окт 14:15Нурания ЛазареваМатур козге шыгырь!Молодец,Голфия!!!
- 22 окт 14:32Ямиля Хурматуллина (Маннанова)Көз - көз инде ул....Ул инде -яз түгел!... Көз төсләре булса да алтын, Көзнең нурлары салкын!...Көз - көз инде...Аның күршесе- кыш инде...Җәмилә Кыйгыдан.
- 22 окт 15:04Гульфия Исхакова - Валиева ответила Ямиле Хурматуллиной (Маннановой)Көзнең дә дускаем төрле чагы була бит. Уңыш өлгергән чак.)
- 22 окт 15:05Гульфия Исхакова - Валиева ответила Нурании Лазаревойрәхмәт Нурания)
- 22 окт 15:21Ямиля Хурматуллина (Маннанова) ответила Гульфии Исхаковой - ВалиевойКөзен бәхәсләшер- урын юк... Көзләр биргән ризыклардан - һәрвакыт тамаклар - тук! Ашарга - барсы да бар ул...Күңелгә генә ризык җитешми...Монда гомри мизгелләрнең бер гаебе юк!...
- 22 окт 16:00Ямиля Хурматуллина (Маннанова) ответила Гульфии Исхаковой - ВалиевойРәхмәт! Көз матди муллык инде ул, Ходайның рәхмәте! Аллага шөкер, быел да сынатмады! Сезнең көз белән бәхәскә кереп булмый инде, Гөлфия ханым! Теләкләребез, һәр мизгелдә уртак калып, шатлыклары белән куандырсын, САУЛЫК ДИГӘН БАЙЛЫКТА, АМИН!
- 22 окт 16:18Гульфия Исхакова - Валиева ответила Ямиле Хурматуллиной (Маннановой)Шулай, рэхмэт Ямиля. Риза абыйнын туган якларына бездэн дэ кайнар сэламнэр житкерегез. Козге муллык булып торсын, муллыкта яшэргэ язсын.
- 22 окт 18:56Ямиля Хурматуллина (Маннанова) ответила Гульфии Исхаковой - ВалиевойАмин!
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Гульфия Исхакова - Валиева
Гөлфия Исхакова - Вәлиева
Көзге ямь
Көз, дисеңме? Аның да бит,
Яндырган чагы була.
Тоташ яңгыр!- дия күрмә,
Кояшы нурга күмә.
Әби чуагыннан хәтта –
Җаннар хискә күмелә.
Кара әле! Зәңгәр күктән –
Мәрҗән - тамчы түгелә.
Ә яфраклар!? Алтын, көмеш,
Көзгә баш игән таллар.
Табигатьнең кошкарыйдан –
Такыялар үргән чаклар.
Тулып пешкән һәм коелган,
Алма, виноград чоры.
Яшьләрнең кызыл туй ясап,
Сөюдән туган җыры.
Сары башаклар уңган чак,
Уңыш өлгергән вакыт.
Алтын көзләрдә һәр җаннан
Мәхәббәт тора саркып.