Кеше китте диеп хушлашмагыз,

Очрашырбыз әле тегендә.
Я тәмугта, я эләгеп булса
Оҗмахларның 7 күгендә.
Кеше килә - китә, бар да гади,
Барыбыз да шунда барасы.
Җиргә гомерлеккә килгән сыман
Кыланма син адәм баласы...
Кеше белмәс диеп алданмагыз,
Кеше белми, Ходай беләчәк.
Өстән генә түгел, һәр гамәлне,
Хәрбер уйны эчтән күрәчәк.
Җитми диеп артык тырышмагыз
Җитәчәк бит 2 кочак җир.
Саранланма, артык булганнарын
Мохтаҗларга бүлеп алып бир.
Ә башкалар диеп акланмагыз,
Хәркем җирдә үзе җаваплы.
Кешеләргә күрсәтим дип түгел,
Үзең өчен эшлә савапны.
Җир гаделсез диеп борчылмагыз
Бар да гадел, хәркем үләчәк.
Түрәме син, баймы, хәерчеме,
Ходай барсын җиргә күмәчәк.
Кем булышыр диеп теләнмәгез,
Дус - танышлар бар да калачак.
Иномарка машинада түгел,
Анда хәркем җәяү барачак.
Мин яшь әле диеп, шатланмагыз,
Бәлки булмас та ул иртәгә.
Матур сүзлэреңне әйтеп кал син,
Балаларга, дуска, иркәңә.
Үлем җиткән кебек яшәү кирәк,
Рәнҗетмичә җирдә беркемне.
Яшәү язсын, ләкин көтмәгәндә
Китәчәкбез бердәнбер көнне..
Үләсе бар диеп, уфтанмагыз
Шатланыгыз, озатып калсалар..
Үлгәчтен дә сине дога укып
Елый - елый искә алсалар...
Лэйлэ Дэулэтова

Комментарии