Комментарии
- 20 мар 13:19Флера Шангареева️
- 20 мар 16:08Ахметова Альфия
- 20 мар 18:34Марьям Галимова) Гарифуллина
- 20 мар 18:34Марьям Галимова) Гарифуллина
- 20 мар 20:09Равиля Кайгулова
- 20 мар 20:09Амина Валитова-Халикова
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Әйтелмәгән сүзләр..
шигырьләр..
Шигырьләр ул, әйтелмәгән сүзләр,
Күңел түрләренә җыелган,
Мөлдерәмә тулгач күңелләрең,
Урын тапмый, инде, коелган..
Буранында адаштыган, кышлар,
Анда яши яшьлек язларың,
Йөгереп үткән шау чәчкәдә җәең,
Сагышларың сипкән көзләрең.
Бирәлмәгән тойгы, кайнар хисләр,
Күңелеңне назга ураган..
Әйтә алмый,тик тотлыгып калган,
Тормышыңнан, гүя урлаган.
Кемдер көткән..Көтеп арыгачтан.
Су таммаган гүя гөл сыман,
Сагышлары күзләренә сеңеп,
Карашларда калган, ак томан.
Вакыт үткән..Тормыш тынлыгында,
Түзә алмый, сусап күңелләр,
Күңелеңнән ага, чишмә сыман,
Әйтелмәгән сүздәй шигырьләр..
Рамзис Мишәр.