Комментарии
- Предыдущие комментарии
- В начало
- 28 мар 12:51Уныш это собирают урожай в поле, да действительно так, Унышлар телим,это как удача??? Так?
- 28 мар 12:58Удачи тебе Рэмзис, матур шигырьлэр яз, кунеленэ гел матур уйлар,матур сузлэр гэнэ килсен,Что такое душа, жанын тыныч,болсын, тынычлык урнашсын, телэк шул️️
- 28 мар 23:02Рамзис дөрес язган , чыннан да
татарча тәрҗемәсе юк удача сүзенең . - 29 мар 09:21УДАЧА-УҢЫШ дип уйлыйм.Татар телендә,бер сүзне берничә очракта кулланабыз бит.Фикерем ялгыш булса,ачуланмагыз.
(Безнең җир уңышлы,бик күп бирә уңышны.) - 29 мар 09:30все правильно думают, каждого своё, Татарский язык сложный, но он наш язык,,, Я не забыла свой язык спустя много лет, и горжусь
- 29 мар 10:50Я рад что вы не забыли свой язык.. ныне очень многие забывают, даже живя бок о бок со своим народом Знаете в чем бывает проблема, человек когда живет в чужбине, хотя и язык не забыть привыкает мыслить на том языке на котором больше общается..
- 29 мар 11:47Ярар инде!Сезгә иҗади уңышлар телимен.Русча әйткәндә,удачи!
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Җәл..
Ә җәл, күнегәбез бу тормышта,
Гел дә учны кысып тотарга,
Күпме генә малын тупласак та,
Гел азсынып, әзер йотарга.
Ә җәл, онытабыз үткәннәрнең,
Бик азына канәгать булганын,
Аз куаныч шатлык өстәгәннән,
Йөздә елмаюлар туганын.
Ә җәл, карап бары үзебезгә,
Башкаларны күрә алмыйбыз,
Барысы да сиңа тиеш сыман,
Гел юк җирдән, ачу саклыйбыз.
Ә җәл шундый, дәрәҗәгә атлап,
Артыбыздан бушлык үрәбез.
Югалтабыз, бик тә якыннарны,
Дөнья малын артык күрәбез.
Бик җәл була..Шундый әче сагыш
Улаганда җанда бушлыкка,
Бик җәл, аңламыйбыз Шайтан,
Байлык белән алдап җан йота..
Ә җәл кеше, бик соң гына аңлый,
Хаталарын, үткәч тормышы.
Ә бит бала чакта канатланып,
-Кеше булам! - диеп тырышты..
Рамзис Мишәр.