РОЗА-КАКТУС

Р-га
Үзеңне яраттырмыйсың,
Үзең дә яратмыйсың.
"Миңа үрелеп булышма,
Башканы ярат!"-дисең.
Башкаларда эшем югын
Аңлап та, аңламыйсың.
Йөрәкне утлы сагышта
Яндырып алгалыйсың.
Фәрештәм, дип йөретә идем,
Аллама тиңли идем!
Ялгышып та күңелеңә
Кагылмый, тими идем.
Белмим нигә син дип янды
Йөрәгемнең яртысы?
Роза гөлем булмадың, син,
Кактус булдың ахырысы...

Нәҗип Исламов җырлый. Төнбоек бүләк итмә.

Комментарии