***

Онытырга тиеш идем күптән,
Ә мин һаман сиңа тартылам.
Соңлап килгән киек каз шикелле,
Үтеп киткән язлар артыннан
Ә мин һаман сиңа тартылам...
Үкенечләр дә юк, өметләр дә,
Бер тамгасыз китә бу Сөю.
Тик мин беләм, еллар узгач кына
Җанны теләр сине юксыну.
Онытырга тиеш бит мин сине,
Онытылырга тиеш үзем дә.
Тик ничек соң, һәр-бер торышыңны
Күреп торгач еллар йөзендә?..
Хәтирәләр җанга тагылырлар,
Метеор кебек көлгә калганчы.
Бер тамгасыз сөю икән, дисәм,
Һәр-бер күзәнәге аның исән,
Йөрәкләрдә икән тамгасы!

*** - 839164025844
Нәҗип Исламов җырлый. ОНЫТЫЛМЫЙ ИКӘН.
  • Нәҗип Исламов - Әйткән идең

Комментарии