Рахманов легенда шәхес,Аны бар дөнья белә.Поэма, шигырь, романнарБик күп язырга була...Сугышта ул күпне күргән,Чик сакчысы да булган.Тормыш тәҗрибәсе белән,Барлык яктан да уңган...Белем укытучы булгач,Безне һәрчак укытты.Эш буенча сабак бирде,Һәр яклап та өйрәтте.Баш хәрефле укытучы,Галим-педагог иде.Күпне белгән политолог,Ихлас тарихчы булды.Тәлгат Лотфулла улыбызКремльгә барып җитте.Ике катлы йортлар салып,Яркәйне шәһәр итте!Мәскәүдә күп еллар буеБезнең депутат булды.Районны алга чыгарды,Ил өчен күп эшләде...Намуслы, воҗданлы булды.,Бар көчен илгә бирде.Көне-төне эш кайгыртып,Халык өчен яшәде...Кешеләрне дәртләндерде,Һәрчак алга өндәде.Тырышканны күрә белде,Күңел җылысын бирде.Кешелекле, игелекле,Гадел, әдәпле булды.Яшьләрне тәрбияләде,Юмарт, ярдәмчел иде.Игътибарлы һәм ягымлы,Мөләем йөзле булды.Кайчагында кырыс кына,Астан да карый белде...Тынгысыз җитәкче булгач,Безгә тынгы бирмәде.Төнлә килеп чыгар иде,Ял итүне белмәде.Барысына да җитеште,Халык белән сөйләште.Аны якын, туган күреп,Күп кеше киңәшләште.Халыкны бик нык яратты,Яшәү шартын яхшыртты.Зур хәстәрлек күргән өчен,Халык та хөрмәт итте...Тәҗрибәсен уртаклашты,Бик киң күңелле булды.Чит илләрдән, өлкәләрдәнВәкилләр күпләп килде...Без, шул чорда яшәгәннәр,Сагынып искә алабыз,Йөз дә биш еллыкка арнап,Җыр, шигырьләр язабыз!Файлас Муллагалиев,1969-78 елларда "Игенче" колхозы председателе.
Людмила Хамидуллина(Султанова)
Геройга 105 яшь!
Рахманов легенда шәхес,
Аны бар дөнья белә.
Поэма, шигырь, романнар
Бик күп язырга була...
Сугышта ул күпне күргән,
Чик сакчысы да булган.
Тормыш тәҗрибәсе белән,
Барлык яктан да уңган...
Белем укытучы булгач,
Безне һәрчак укытты.
Эш буенча сабак бирде,
Һәр яклап та өйрәтте.
Баш хәрефле укытучы,
Галим-педагог иде.
Күпне белгән политолог,
Ихлас тарихчы булды.
Тәлгат Лотфулла улыбыз
Кремльгә барып җитте.
Ике катлы йортлар салып,
Яркәйне шәһәр итте!
Мәскәүдә күп еллар буе
Безнең депутат булды.
Районны алга чыгарды,
Ил өчен күп эшләде...
Намуслы, воҗданлы булды.,
Бар көчен илгә бирде.
Көне-төне эш кайгыртып,
Халык өчен яшәде...
Кешеләрне дәртләндерде,
Һәрчак алга өндәде.
Тырышканны күрә белде,
Күңел җылысын бирде.
Кешелекле, игелекле,
Гадел, әдәпле булды.
Яшьләрне тәрбияләде,
Юмарт, ярдәмчел иде.
Игътибарлы һәм ягымлы,
Мөләем йөзле булды.
Кайчагында кырыс кына,
Астан да карый белде...
Тынгысыз җитәкче булгач,
Безгә тынгы бирмәде.
Төнлә килеп чыгар иде,
Ял итүне белмәде.
Барысына да җитеште,
Халык белән сөйләште.
Аны якын, туган күреп,
Күп кеше киңәшләште.
Халыкны бик нык яратты,
Яшәү шартын яхшыртты.
Зур хәстәрлек күргән өчен,
Халык та хөрмәт итте...
Тәҗрибәсен уртаклашты,
Бик киң күңелле булды.
Чит илләрдән, өлкәләрдән
Вәкилләр күпләп килде...
Без, шул чорда яшәгәннәр,
Сагынып искә алабыз,
Йөз дә биш еллыкка арнап,
Җыр, шигырьләр язабыз!
Файлас Муллагалиев,
1969-78 елларда "Игенче" колхозы председателе.