Чыга башласам юлга,Әнкәм, дим, укы бер дога.Хызыр Ильяс юлдаш булсынга,Йөргән юлларым уңсынга.Әнкәм, дим, балам авырса,Ышанам, шифасы тия,Берәр дога укысана,Догаларың көчкә ия.Күңелсез уйлар басканда,Әнкәм, дим, укы бер дога.Күңелем сафлансынга,Өй эче нурга тулсынга.Шатлык килгән чакта,Әнкәм, дим, укы бер дога.Куанычым сүнмәсенгә,Бәхетем бетмәс булсынга.Замана яхшырган саен,Дөньялар мәшәкатьле.Әнкәм догалары беләнТормышым бәрәкәтле.Әнкәм, дим, укы бер дога.Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк22.11.19
Сания Шарипова (Яруллина)
Әнкәм, укычы бер дога
Чыга башласам юлга,
Әнкәм, дим, укы бер дога.
Хызыр Ильяс юлдаш булсынга,
Йөргән юлларым уңсынга.
Әнкәм, дим, балам авырса,
Ышанам, шифасы тия,
Берәр дога укысана,
Догаларың көчкә ия.
Күңелсез уйлар басканда,
Әнкәм, дим, укы бер дога.
Күңелем сафлансынга,
Өй эче нурга тулсынга.
Шатлык килгән чакта,
Әнкәм, дим, укы бер дога.
Куанычым сүнмәсенгә,
Бәхетем бетмәс булсынга.
Замана яхшырган саен,
Дөньялар мәшәкатьле.
Әнкәм догалары белән
Тормышым бәрәкәтле.
Әнкәм, дим, укы бер дога.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
22.11.19