Бер дә туктамыйГөмерләр үтә,Тик күңел генәНәрсәдер көтә.Әле сүнмәгәнБезнең учакларКүңел түрендәБәхетле чаклар.Сизми калынаТиз үтә гөмер,Ул учакларданКала тик күмер.Янган учактанҖылы алмадык,Мәхәббәт татынТоя алмадык.Аерым киткәнбезЮлларны бутапАңлашмаганбызЧатында туктап.УчагыбыздаКалса да күмерБергә чакларныСагыныр күңел.Флюр Абдракипов
Флюр Абдракипов
Буталган юллар
Бер дә туктамый
Гөмерләр үтә,
Тик күңел генә
Нәрсәдер көтә.
Әле сүнмәгән
Безнең учаклар
Күңел түрендә
Бәхетле чаклар.
Сизми калына
Тиз үтә гөмер,
Ул учаклардан
Кала тик күмер.
Янган учактан
Җылы алмадык,
Мәхәббәт татын
Тоя алмадык.
Аерым киткәнбез
Юлларны бутап
Аңлашмаганбыз
Чатында туктап.
Учагыбызда
Калса да күмер
Бергә чакларны
Сагыныр күңел.
Флюр Абдракипов